Маттай 11:1—30

11  Гайсә, үзенең 12 шәкертенә үгет-нәсыйхәт бирүен тәмамлагач, башка шәһәрләрдә өйрәтер өчен һәм вәгазьләр өчен юлга чыкты.+ 2  Төрмәдә утыручы Яхъя+ исә Мәсихнең кылган эшләре турында ишеткәч, аңа үз шәкертләре аша+ 3  мондый сорау җиткерде: «Килергә тиешле Зат синме, әллә башка берәүне көтикме?»+ 4  Гайсә аларга мондый җавап бирде: «Барыгыз, күргәннәрегезне һәм ишеткәннәрегезне Яхъяга сөйләгез:+ 5  сукырлар күрә башлый,+ аксаклар йөри, махаулылар+ тазарына, чукраклар ишетә, үлгәннәр терелеп тора, ә ярлыларга яхшы хәбәрне сөйлиләр.+ 6  Миннән шикләнмәүче* бәхетле».+ 7  Яхъя шәкертләре юлга чыккач, Гайсә халыкка Яхъя турында сөйли башлады: «Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз?+ Җилдән тирбәлгән камышнымы?+ 8  Нәрсә карарга бардыгыз соң? Бай кием кигән кешенеме? Бай кием кигән кешеләр патша сарайларында яши бит. 9  Соң, нәрсә дип анда бардыгыз? Пәйгамбәрне күрергә дипме? Әйе, сезгә шуны әйтәм: Яхъя — ул пәйгамбәр. Әмма ул башка бар пәйгамбәрләрдән күпкә бөегрәк.+ 10  „Менә! Мин синең алдыңнан хәбәрчемне* җибәрәм, һәм ул синең юлыңны әзерләячәк!“ — дип язылган сүзләр аның турында.+ 11  Сезгә хак сүз әйтәм: хатын-кыздан туган кешеләр арасында Чумдыручы Яхъядан бөегрәк һичкем булмады, әмма күкләр Патшалыгында иң кечесе дә аңардан бөегрәк.+ 12  Чумдыручы Яхъя көннәреннән алып бүгенгә хәтле исә кешеләр күкләр Патшалыгына бар көчләрен куеп омтылалар һәм омтылучылар аңа ия булалар.+ 13  Чөнки пәйгамбәрләр язмалары да, Канун да Яхъяга кадәр пәйгамбәрлек иткәннәр.+ 14  Ышанырга теләсәгез дә, теләмәсәгез дә, шуны белегез: ул — „килергә тиешле Ильяс“.+ 15  Колагы булган тыңласын.+ 16  Бу буынны кем белән чагыштырыйм соң?+ Ул базар мәйданында үзләре белән уйнаган иптәшләренә болай дип кычкырып утыручы балаларга охшаш: 17  „Без сезгә флейта уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез кайгырып күкрәгегезгә сукмадыгыз“. 18  Менә Яхъя килде, ашамый, эчми,+ ә кешеләр: „Ул җенле“,— диләр. 19  Адәм Улы килде, ашый да, эчә дә,+ ә кешеләр: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты“,— диләр.+ Ә зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә».+ 20  Аннан соң ул үз кодрәтле эшләренең күбесен күргән шәһәрләрне тәүбәгә килмәгәннәре өчен шелтәли башлады:+ 21  «Кайгы сиңа, Хорази́н! Кайгы сиңа, Битсәи́дә! Чөнки сездә башкарылган кодрәтле эшләр Тир белән Сидонда башкарылган булса, алар матәм киеме киеп һәм көлгә утырып күптән инде тәүбә итәрләр иде.+ 22  Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Тир белән Сидонга+ сезгә караганда җиңелрәк булачак.+ 23  Ә син, Кәпернау́м,+ күккә кадәр күтәрелерсең дип уйлыйсыңмы? Юк! Син Кабергә төшәчәксең,+ чөнки синдә башкарылган кодрәтле эшләр Сәдүмдә башкарылган булса, ул әле дә торган булыр иде. 24  Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: Хөкем көнендә Сәдү́м җиренә сиңа караганда җиңелрәк булачак».+ 25  Шунда Гайсә болай диде: «Атам, күкнең һәм җирнең Хуҗасы, сине барысы алдында данлыйм, чөнки син боларны зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирдең.+ 26  Әйе, и Атам, чөнки син моны яхшы дип таптың. 27  Атам миңа барысын да тапшырды.+ Угыл турында Атадан башка һичкем төгәл белми.+ Ата турында да Улыннан һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем дә төгәл белми.+ 28  Эштән йончыганнар,* авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. 29  Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез,* чөнки мин юаш,+ басынкы күңелле,+ һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. 30  Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Миндә киртә тапмаучы».
Яки «фәрештәмне».
Я, бәлки, «Алҗыганнар; Арыганнар».
Яки «минем шәкертләрем (өйрәнүчеләрем) булыгыз».

Искәрмәләр

өйрәтер... һәм вәгазьләр: Мт 4:23 кә аңлатманы кара.

башка шәһәрләрдә: Күрәсең, шул өлкәдәге (Гәлиләя) яһүди шәһәрләр күздә тотыла.

Мәсихнең: Мәгънәсе «майланган зат». Монда «Мәсих» титулы алдында грек телендә билгелелек артикле тора. Шулай итеп Гайсәнең вәгъдә ителгән Мәсих булганы, махсус рольне үтәр өчен майланганы күрсәтелә. (Мт 1:1; 2:4 кә аңлатмаларны кара.)

Килергә тиешле Зат: Ягъни, Мәсих (Зб 118:26; Мт 3:11; 21:9; 23:39).

махаулылар: Мт 8:2 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Махау; махаулы» кара.

Менә!: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.

хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.

Чумдыручы: Яки «Суга чумдыручы; Суга батырып алучы». (Мт 3:1 гә аңлатманы кара.)

кешеләр... бар көчләрен куеп омтылалар... омтылучылар: Монда кулланылган ике тамырдаш грек сүзе тәвәккәллек белән эш итү яки көч кую дигән төп мәгънә йөртә. Кайбер Изге Язмалар тәрҗемәчеләре аларны тискәре мәгънәдә (көч кулланып эш итү яки көч кулланудан газап чигү мәгънәсендә) аңлаган. Әмма контекст һәм бу грек сүзләренең фигыль формасының Лк 16:16 дагы бердәнбер кулланышы шуны күрсәтә: бу сүзләрне уңай мәгънәдә — «берәр нәрсәгә ашкынып омтылу; тырышып эзләү» мәгънәсендә аңлау акылга ятышлы. Бу сүзләр, күрәсең, Чумдыручы Яхъяның вәгазен кабул иткән кешеләрнең тәвәккәл эшләрен һәм тырышлыкларын аңлата. Бу аларга Патшалык әгъзалары булып китәргә мөмкинлек биргән.

пәйгамбәрләр язмалары да, Канун да: Монда гына «Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында» (Мт 5:17; 7:12; 22:40; Лк 16:16) дигән сүзтезмәнең гадәттәге сүзләр тәртибе үзгәртелгән. Ап-ачык, аларның төп мәгънәсе бер үк. (Мт 5:17 гә аңлатманы кара.) Әмма монда, күрәсең, Язмаларның пәйгамбәрлекләр китабы булуына күбрәк басым ясала. Монда хәтта Канун да пәйгамбәрлек иткән дип әйтелә, бу анда пәйгамбәрлекләр барлыгын ассызыклый.

Ильяс: «Минем Аллаһым — Йәһвә» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан.

кайгырып күкрәгегезгә сукмадыгыз: Изге Язмалар язылган вакытта кешеләр тирән кайгы я гаеп белән үкенү хисе белдерер өчен, гадәттә куллары белән кат-кат күкрәкләренә суккан (Иш 32:12; Нм 2:7; Лк 23:48).

ашамый, эчми: Бу, күрәсең, Яхъяның фидакарь тормыш рәвешен аңлата. Шул исәптән ул ураза тоткан һәм нәзирләргә бирелгән таләпне үтәгән: исерткеч эчемлекләрдән тыелган (Сн 6:2—4; Мт 9:14, 15; Лк 1:15; 7:33).

Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.

салым җыючыларның: Мт 5:46 га аңлатманы кара.

зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә: Монда зирәклек эшләргә ия булган итеп сурәтләнә. Зирәклекнең эшләре, ягъни Чумдыручы Яхъя һәм Гайсәнең эш-гамәлләре, бу ике кешегә каршы әйтелгән гаепләүләрнең ялган икәнен дәлилли. Гайсә, асылда, болай ди: «Тәкъва эшләргә һәм тәртипкә карагыз, һәм сез бу гаепләүләрнең ялган икәнен аңларсыз».

матәм киеме: Кеше үлү яки берәр фаҗига булу сәбәпле киелә торган кара төстәге кием.

Кәпернаум: Мт 4:13 кә аңлатманы кара.

күккә: Монда образлы кулланыла һәм бик хупланган дәрәҗәне күрсәтә.

Кабергә: Грекча га́дес, ягъни кешеләрнең гомуми кабере. (Сүзлектән «Кабер» кара.) Монда, Кәпернаум кичерәчәк хурлыкны күрсәтер өчен, образлы кулланыла.

сиңа: Монда сүз Кәпернаум шәһәре турында бара.

җиңелрәк булачак: Лк 10:12 гә аңлатманы кара.

балаларга: Яки «балаларга хас сыйфатлар чагылдырган кешеләргә», ягъни басынкы, өйрәнергә әзер кешеләр.

авыр йөк күтәреп: Гайсә үзенә килергә чакырган кешеләр борчылулар һәм эш аркасында авыр йөк күтәреп йөргәндәй булган. Аларның Йәһвәгә гыйбадәтләре Муса канунына өстәлгән кеше йолалары аркасында йөккә әйләнгән (Мт 23:4). Хәтта көч бирергә тиеш булган Шимбә дә йөк булып киткән (Чг 23:12; Мк 2:23—28; Лк 6:1—11).

мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен: «Яңарту» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе элекке хәлгә кайтыр һәм көч җыяр өчен (2Кр 7:13; Флм 7) ял итүне дә (Мт 26:45; Мк 6:31), авыр эшне җиңеләйтүне дә аңлатырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, Гайсәнең «камытын» кию (Мт 11:29) ял итүне түгел, ә хезмәт итүне күздә тоткан. Гайсәнең сүзләре шуны аңлата: ул арыган кешеләр үзенең җиңел уңайлы йөген кияргә теләсеннәр өчен аларны җанландыра һәм көчләрен яңарта.

Минем камытымны киегез: Гайсә «йөк» сүзен күчмә мәгънәдә: хакимлеккә һәм җитәкчелеккә буйсыну мәгънәсендә кулланган. Ул Аллаһы үзенә кидерткән ике яклы камытны күздә тоткан булса, ул үз шәкертләрен үзе белән шул камытны кияргә чакырып, аларга ярдәм итеп торачак. Шулчак бу сүзтезмәне: «Минем белән камытымны киегез»,— дип тәрҗемә итеп булыр иде. Ә Гайсә үзе башкаларга кидерәчәк камыт күздә тотылса, монда Мәсихнең шәкерте буларак аның хакимлегенә һәм җитәкчелегенә буйсыну турында сүз бара. (Сүзлектән «Камыт» кара.)

юаш: Мт 5:5 кә аңлатманы кара.

басынкы күңелле: «Басынкы» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе басынкы һәм тыйнак булу сыйфатын белдерә. Кешенең образлы йөрәгенең торышы аның холкында һәм Аллаһы белән башка кешеләргә карата карашында чагыла.

җаннарыгызны: Яки «үзегезне». (Сүзлектән «Җан» кара.)

Медиаматериал

Патша сарайлары
Патша сарайлары

Гайсә «патша сарайларында» (Лк 7:25; Мт 11:8) яши торган кешеләр турында әйткәндә, бу аның тыңлаучыларына Бөек Һируд төзегән күп кенә зиннәтле сарайларны хәтерләткәндер. Бу фоторәсемдә ул Әрихәдә төзегән кышкы сараеның бер өлешенең генә калдыклары күрсәтелгән. Бу корылмада колонналы кабул итү залы булган; аның озынлыгы 29 м, ә киңлеге 19 м. Күп кенә бүлмәләр колонналы ишегалларына чыккан, шулай ук анда җылыту һәм суыту системалары үткәрелгән мунча булган. Сарай күп яруслы бакча белән тоташтырылган булган. Бу сарай Чумдыручы Яхъя үз хезмәтен башлаганчы берничә дистә ел элек күтәрелгән фетнә вакытында яндырылгандыр. Аны Һируд улы Архелай яңадан төзегән булган.

Сөяктән ясалган флейта
Сөяктән ясалган флейта

Изге Язмалар язылган чорда флейталар камыштан, хуш исле камыштан һәм хәтта сөяктән я фил сөягеннән ясалган. Флейта иң киң таралган музыка коралларының берсе булган. Аны шатлыклы вакыйгаларда, мәсәлән, мәҗлесләрдә һәм туйларда уйнаганнар (1Пат 1:40; Иш 5:12; 30:29), һәм бу балаларның урамдагы уеннарында чагылган. Кайгылы вакытларда да флейта уйнаганнар. Ялланган елаучылар булган җирдә еш кына сагышлы көйләр уйнаган флейтачылар да булган. Монда күрсәтелгән флейта кисәге Иерусалимда римлылар гыйбадәтханәне җимергән вакытта барлыкка килгән таш катламында табылган. Аның озынлыгы якынча 15 см, һәм ул, күрәсең, сыер я үгез аягының сөягеннән ясалган.

Базар мәйданы
Базар мәйданы

Монда күрсәтелгәнчә, кайбер базарлар юл буйлап урнашкан булган. Сатучылар урамда еш кына шулкадәр күп товарлар куйган, хәтта андагы хәрәкәткә комачаулаган. Җирле кешеләр анда өй әйберләре, чүлмәкләр, кыйммәтле пыяла савытлар, шулай ук азык-төлек сатып ала алган. Суыткычлар булмаганга, кешеләргә һәр көн базарга барып, ашамлыклар сатып алырга кирәк булган. Монда сатып алучыларга сатучылардан я башкалардан яңалыклар белергә, балаларга уйнарга һәм эшсез кешеләргә үзләрен яллауларын көтәргә мөмкинлек булган. Базар мәйданында Гайсә авыруларны савыктырган, ә Паул вәгазьләгән (Рс 17:17). Ә тәкәббер канунчылар һәм фарисейлар халык булган андый урыннарда үзләрен күрүләрен һәм сәламләүләрен яраткан.

Кәпернаум, Хоразин һәм Битсәидә
Кәпернаум, Хоразин һәм Битсәидә

Бу видеороликта күрсәтелгән күренеш Офер күзәтү мәйданчыгыннан төшерелгән; ул Гәлиләя диңгезенең төньяк-көнчыгыш яры янында урнашкан. Борынгы Кәпернаум урнашкан булган дип фаразланган урыннан (1) Хоразинга (2) кадәр якынча 3 км гына булган. Кәпернаум, күрәсең, Гайсә үзенең Гәлиләядә ике елдан күбрәк башкарган зур хезмәте дәвамында туктала торган төп шәһәр булган. Рәсүлләр Петер һәм Әндри Кәпернаумда яшәгән, шулай ук Маттайның да салым җыю урыны шул шәһәрдә я аның янында урнашкан булган (Мк 1:21, 29; 2:1, 13, 14; 3:16; Лк 4:31, 38). Петер, Әндри һәм Филип чыгышлары белән якындагы Битсәидәдән (3) булган (Ях 1:44). Гайсә шушы өч шәһәрдә я алар янында күп могҗизалар кылган. (А7-В кушымтадагы карта 3Ә һәм А7-Г кушымтадагы карта 4 кара.)

Хоразин һәм Битсәидә
Хоразин һәм Битсәидә

Хоразин һәм Битсәидә шәһәрчекләре Кәпернаум янында урнашкан булган. Кәпернаум шәһәрен Гайсә, күрәсең, Гәлиләядә ике елдан артык вакыт дәвамында башкарган зур хезмәте вакытында, тору урыны итеп кулланган. Бу ике шәһәрчектә яшәгән яһүдләр Гайсәнең башкарган кодрәтле эшләрен күргән. Андый эшләр Тир белән Сидонда яшәгән потка табынучы кешеләрне тәүбә итәргә дәртләндерер иде. Мәсәлән, Битсәидә тирәсендә Гайсә 5 000 нән күбрәк кешене могҗизалы рәвештә ашаткан, ә соңрак бер сукыр кешене савыктырган (Мт 14:13—21; Мк 8:22; Лк 9:10—17).

Камыт
Камыт

Агач камытның бер төре төрле йөкләрне асып йөртү өчен кеше җилкәсенә салына торган борыс я җайланма булган. Икенчесе берәр нинди йөкне тартыр өчен ике хайванның муенына салына торган агач борыс я җайланма булган.