Маттай 17:1—27
Искәрмәләр
Искәрмәләр
биек тауга: Монда, бәлки, Филипия Кайсариясе янындагы Хәрмун тавы турында сүз барадыр. (Мт 16:13 кә аңлатманы кара.) Аның биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 2 814 м кадәр җитә. Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе Хәрмун тавы очларының берсендә булгандыр. (Ә10 кушымт. кара.)
аның кыяфәте үзгәрде: Яки «аның күренеше үзгәрде». Шул ук грек фигыле (метаморфо́о) Рм 12:2 дә очрый.
мин аны хуплыйм: Яки «мин аннан канәгать». (Мт 3:17; 12:18 гә аңлатмаларны кара.)
тавыш: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, кешеләргә Йәһвәнең тавышы өч очракта ишетелгән; бу андый очракларның икенчесе. (Мт 3:17; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
тезләнде: Борынгы вакытларда Якын Көнчыгышта тезләнү, аеруча дәрәҗәсе югарырак кешеләргә берәр үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, хөрмәт билгесе дип саналган.
эпилептик: Мт 4:24 кә аңлатманы кара.
Иманыгыз зәгыйфь: Бу грек сүзтезмәсе Мт 6:30; 8:26; 14:31; 16:8; Лк 12:28 дә «иманга зәгыйфь» дип тәрҗемә ителгән төшенчә белән тамырдаш. Гайсәнең үз шәкертләре бөтенләй имансыз булган дип түгел, ә иманнарын ныгытырга кирәк дип әйтәсе килгән. (Мт 6:30; 8:26 га аңлатмаларны кара.)
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
горчица орлыгы хәтле генә: Яки «горчица орлыгыдай кечкенә». (Мт 13:31, 32 гә аңлатмаларны кара.
Кайбер борынгы кулъязмаларда: «Шулай да андый рухларны дога белән һәм ураза тотып кына куып чыгарып була»,— дип язылган. (Мк 9:29 га аңлатманы кара.) Ләкин бу сүзләр борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда юк, һәм алар Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше түгел икәне ачык. (А3 кушымт. кара.)
Кәпернаумга: Мт 4:13 кә аңлатманы кара.
ике драхмалык салым: Сүзгә-сүз «ике драхмалык тәңкә». (Ә14 кушымт. кара.) Салымнар ярдәмендә гыйбадәтханәдә төрле эшләр башкарылган (Чг 30:12—16). Күрәсең, Гайсә көннәрендә һәр җитлеккән яһүд ир кешесе, гореф-гадәт буенча, гыйбадәтханә хакына билгеле бер күләмдә еллык салым түләгән.
угыллар салым түләүдән азат: Гайсә көннәрендә патша гаиләсенең әгъзалары салым түләүдән азат булган.
кармак: «Кармак» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе Мәсихче Грек Язмаларында бу урында гына очрый. Ул, күрәсең, җеп очындагы суга салынган җимле кармакны аңлата. Грек Язмаларының башка урыннарында, балыкчы җайланмалары искә алынганда, сүз ятьмә турында бара.
көмеш тәңкә: Сүзгә-сүз «статир». Тетрадрахма булып санала. (Ә14 кушымт. кара.) Ул дүрт драхмага, бер шәкылгә тиң булган; нәкъ шул кадәр акча ике кеше гыйбадәтханә хакына салым түләргә тиеш булган (Чг 30:13).
Медиаматериал
Хәрмун тавының биеклеге 2 814 м җитә, һәм аның янында Филипия Кайсариясе урнашкан булган. Бу тау — Израиль тирәсендә иң биек тау. Аның карлы түбәләре су парларын конденсацияләп, мул итеп чык булдыра. Моның ярдәмендә корылык чорында үсемлекләр кибеп бетми (Зб 133:3). Хәрмун тавының эрегән карлары Үрдүн елгасын туендырып торуда төп роль үти. Гайсәнең кыяфәте, бәлки, Хәрмун тавында үзгәргәндер (Мт 17:2).
Вәгъдә ителгән җирнең төньяк чигендә урнашкан Хәрмун тавы берничә таудан тора. Аларның иң югарысының биеклеге диңгез өсте тигезлегеннән 2 814 м. Бу таулар Антиливан тау тезмәсенең көньяк өлешен тәшкил итә. Гайсәнең кыяфәте, бәлки, Хәрмун тавында үзгәргәндер.