Маттай 21:1—46
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Битфәгиягә: Зәйтүн тавындагы бу авылның исеме, бәлки, «беренче инҗир җимешләре йорты» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән барлыкка килгән. Ул Иерусалим белән Битания арасында, Зәйтүн тавының көньяк-көнчыгыш битендә, аның бер тау түбәсе янында урнашкан һәм Иерусалимнан якынча 1 км ераклыкта булган дип санала. (Мк 11:1; Лк 19:29; А7 кушымт., 6 нчы картаны кара.)
бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын: Маттай хәбәрендә генә ике хайван: ишәк һәм ишәк баласы искә алына (Мк 11:2—7; Лк 19:30—35; Ях 12:14, 15). Гайсә ишәк баласына гына атланган, шуңа күрә, күрәсең, Марк, Лүк һәм Яхъя бер генә хайванны телгә алган. (Мт 21:5 кә аңлатманы кара.)
пәйгамбәр аша әйтелгән... сүзләр үтәлсен өчен: Мт 21:5 тәге өземтәнең беренче өлеше, күрәсең, Иш 62:11 дән, ә икенчесе Зк 9:9 дан алынган. (Мт 1:22 гә аңлатманы кара.)
Кыз Сионга: Яки, Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә әйтелгәнчә, «Сион кызына». Изге Язмаларда шәһәрләр еш кына хатын-кыз образында сурәтләнә я аларга карата хатын-кыз җенесен белдергән сүзләр кулланыла. Бу сүзтезмәдә «кыз» шәһәрнең үзен я шәһәр халкын аңлатырга мөмкин. Сион исеме еш кына Иерусалим шәһәренә карата кулланылган.
юаш: Яки «басынкы». (Мт 5:5 кә аңлатманы кара.)
ишәккә... ишәк баласына: Мт 21:2, 7 дә ике хайван искә алынса да, Зк 9:9 дагы пәйгамбәрлектә бер генә хайванга атланган патша турында әйтелә. (Мт 21:2 гә аңлатманы кара.)
ишәкне һәм ишәк баласын: Мт 21:2, 5 кә аңлатмаларны кара.
ишәк баласына атланды: Сүзгә-сүз «аларга атланды». Ягъни өс киемнәренә.
Давыт Улын: Монда бу сүзләр халык төркеме Гайсәнең Давыт нәселеннән булганын һәм аның вәгъдә ителгән Мәсих буларак ролен таныган икәнен күрсәтә. (Мт 1:1, 6; 15:25; 20:30 га аңлатмаларны кара.)
коткар, ялварып үтенәбез: Сүзгә-сүз «хосанна». Бу грек төшенчәсе «коткар, дога кылабыз» я «коткар, зинһар» дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсеннән барлыкка килгән. Монда бу төшенчә, Аллаһыга дога кылып, коткару я җиңү сорап үтенү буларак кулланыла; ул «зинһар, җиңү бир...» дип бирелергә мөмкин. Вакыт узу белән бу төшенчә догаларда һәм мактау сүзләрендә кулланыла башлаган. Бу еврей сүзтезмәсе Зб 118:25 тә кулланыла; шушы шигырь Пасах бәйрәме вакытында җырлана торган Халлел мәдхияләренә кергән. Шуңа күрә бу сүзләр шушы очракта җиңел генә кешеләрнең исләренә төшкән. Давыт улын коткару турындагы бу догага Аллаһы, мәсәлән, Гайсәне үледән терелтеп җавап биргән. Гайсә үзе Мт 21:42 дә язылган сүзләрендә Зб 118:22, 23 не өземтә итеп китерә һәм аны Мәсихкә куллана.
Йәһвә: Зб 118:25, 26 дан алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
шау-гөр килә башлады: Яки «селкенә (дулкынлана) башлады». Шәһәрдә яшәүчеләр арасындагы ыгы-зыгыны белдергән мондагы грек фигыле сүзгә-сүз җир тетрәү я давыл нәтиҗәләрен сурәтләр өчен кулланыла (Мт 27:51; Ач 6:13). Тамырдаш грек исеме сейсмо́с «давыл» я «җир тетрәү» дип тәрҗемә ителә (Мт 8:24; 24:7; 27:54; 28:2).
Гыйбадәтханәгә: Бу, бәлки, гыйбадәтханәнең Мәҗүсиләр ишегалды буларак билгеле өлеше булгандыр. (Ә11 кушымт. кара.)
сатучыларның... барысын куып чыгарды: Лк 19:45 кә аңлатманы кара.
акча алмаштыручыларның: Ул вакытта күптөрле тәңкәләр кулланышта булган, ләкин, күрәсең, аларның бер генә төре гыйбадәтханә файдасына һәр ел җыела торган салымны түләр өчен я корбанга китереләсе хайваннарны сатып алыр өчен яраклы булган. Шуңа күрә Иерусалимга юл тоткан яһүдләргә үзләре кулланган акчаны алмаштырырга кирәк булган. Акча алмаштыручылар үз хезмәтләре өчен чиктән тыш зур бәя сораган. Күрәсең, шул сәбәп аркасында Гайсә аларның шөгыльләрен талауга тиңләштергән.
юлбасарлар оясына: Яки «караклар оясына (мәгарәсенә)». Монда Гайсә Ир 7:11 не искә алган. Сәүдәгәрләр корбанга китереләсе хайваннарны сатудан гаделсез табыш алганга, ә акча алмаштыручылар үз хезмәтләре өчен чиктән тыш зур бәя сораганга, Гайсә, күрәсең, аларны «юлбасарлар» дип атаган. Гайсәнең шулай ук Йәһвәнең дога кылу йорты, ягъни гыйбадәт кылу урыны, сәүдә үзәгенә әйләндерелгәнгә ачуы чыккан.
Гыйбадәтханәдә: Бу, бәлки, Мәҗүсиләр ишегалдын күрсәтәдер. (Мт 21:12 гә аңлатма белән чагыштыр.) Маттайның хәбәрендә генә гыйбадәтханәдә аның янына сукырлар белән аксакларның килгәне һәм аның аларны, нәкъ элегрәк эшләгәнчә, савыктырганы искә алына (Мт 15:30). Кайберәүләр әйткәнчә, яһүдләрнең ышанулары буенча сукырлар белән аксакларга гыйбадәтханәнең кайбер өлешләренә керергә рөхсәт ителмәгән. Әмма Еврей Язмаларында андый тыю турында әйтелми. Һәрхәлдә, Маттайның хәбәре шуңа игътибар итәдер: Гайсәнең җирдәге хезмәтенең соңгы көннәрендәге ашкынуы гыйбадәтханәне чистарту белән генә чикләнмәгән; ул шулай ук анда үзе янына килгән сукырлар белән аксакларны савыктырган. (А7 кушымт. кара.)
Давыт Улын коткар, ялварып үтенәбез: Мт 21:9 га аңлатманы кара.
Битаниягә: Бу Зәйтүн тавының көнчыгыш-көньяк-көнчыгыш битендә, Иерусалимнан якынча 3 км ераклыкта урнашкан авыл булган (Ях 11:18). Бу авылда Марта, Мәрьям һәм Лазар яшәгән, һәм аларның йорты, күрәсең, Гайсәнең Яһүдиядә туктала торган төп урыны булган (Ях 11:1). Бүген анда гарәп телендә «Лазар урыны» дигән мәгънә йөрткән авыл тора.
агачта яфрактан башка берни тапмагач: Елның ул вакытында инҗир агачы гадәттә җимешләр бирмәгән, шулай да агачта яфраклар булган, ә бу гадәттә беренче җимешләрнең булуына билге булган. Агачта яфрак кына булганга, Гайсә аның бернинди уңыш китерергә җыенмаганын һәм шуңа күрә ялгыш фикер тудырганын белгән. Шунлыктан ул аны, җимеш бирми торган агач булганга, каһәрләгән, һәм ул корыган.
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
өлкән руханилар: Мт 2:4 кә аңлатманы кара.
өлкәннәре: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.
Тегесе: „Бармыйм“,— дигән: Кайбер грек кулъязмалары бу гыйбрәтле хикәядәге (Мт 21:28—31) ике угыл, аларның җаваплары һәм эшләре турындагы мәгълүматны икенче тәртиптә китерә. («Инҗил. Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең элекке чыгарылышын кара.) Бу мисалның төп фикере үзгәрмәгән, ләкин мондагы язылышны күбрәк кулъязмалар раслый.
салым җыючылар: Мт 5:46 га аңлатманы кара.
мисал: Яки «гыйбрәтле хикәя». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)
манара: Ул йөзем бакчаларын караклардан һәм хайваннардан саклау өчен кулланылган. Аннан тирә-як яхшы күренгән (Иш 5:2).
куллануга биреп: Бу беренче гасырдагы Исраилдә гадәти хәл булган. Шушы мисалда йөзем бакчасының хуҗасы, яхшы уңыш алыр өчен, бар кирәклесен әзерләгән.
коточкыч үлемгә: Яки «явыз үлемгә». Хөкем хәбәрен көчәйтү өчен, грек текстында, сүз уйнату кулланылып, тамырдаш сүзләр кабатлана: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен явыз үлемгә дучар итәчәк».
Язмаларда: Еш кына Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын күрсәтер өчен кулланыла.
иң мөһим почмак ташы: Яки «төп таш». Зб 118:22 дәге еврей сүзтезмәсе һәм монда кулланылган грек сүзтезмәсе сүзгә-сүз «почмак башы» дигәнне аңлата. Аны төрлечә аңлап булса да, ул, күрәсең, ике стена бергә нык торсын өчен, алар тоташкан урында өстә урнаштырылган ташны белдерә. Гайсә бу пәйгамбәрлекне өземтә итеп китергән һәм аны, үзен «иң мөһим почмак ташы» дип атап, үзенә кулланган. Берәр бинаның иң өске ташы күренгән кебек, Гайсә Мәсих тә майланганнардан торган мәсихче җыелышның — рухи гыйбадәтханәнең — баш ташы булып тора.
Йәһвә: Зб 118:22, 23 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
Медиаматериал
Бу кыска видеоролик ярдәмендә Иерусалимга алып баручы юлдан сәяхәт итеп була. Ул көнчыгыштан, хәзерге Ат-Тур авылыннан (Изге Язмаларда искә алынган Битфәгиягә туры килә дип санала) Зәйтүн тавы түбәләренең берсенә алып бара. Битфәгиянең көнчыгыш ягында, Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә Битания урнашкан булган. Иерусалимда булганда, Гайсә үз шәкертләре белән гадәттә Битаниядә кунган. Бүген Битания урынында Аль-Азария (Эль-Эйзария) дигән авыл урнашкан. Ул гарәп телендә «Лазар урыны» дигән мәгънә йөртә. Гайсә, һичшиксез, анда Марта, Мәрьям һәм Лазар йортында тукталган (Мт 21:17; Мк 11:11; Лк 21:37; Ях 11:1). Аларның йортыннан Иерусалимга юл тотканда, Гайсә бу видеороликта күрсәтелгән маршрут белән баргандыр. Б. э. 33 елының 9 нисанында Гайсә, ишәк баласына атланып, Зәйтүн тавы аша Иерусалимга барыр өчен, бәлки, Битфәгиядән кузгалгандыр.
1. Битаниядән Битфәгиягә алып баручы юл
2. Битфәгия
3. Зәйтүн тавы
4. Кидрон үзәне
5. Гыйбадәтханә тавы
Ишәк атлар ыругыннан булган тактояклы хайван. Ул аттан кечерәк гәүдәсе, кыскарак ялы, озынрак колаклары һәм очында чук булган нечкә койрыгы белән аерылып тора. Ишәкне аңгыра һәм үҗәт дип санасалар да, чынлыкта ул аттан акыллырак. Һәм ул чыдам хайван. Ир-атлар да, хатын-кызлар да һәм хәтта күренекле исраиллеләр дә ишәккә атланып йөргән (Йш 15:18; Хк 5:10; 10:3, 4; 12:14; 1Иш 25:42). Давыт улы Сөләйман, патша итеп майланыр өчен, үз атасының качырына — ишәк белән биянең кушылуыннан туган хайванга атланып барган (1Пат 1:33—40). Шуңа күрә Сөләйманнан бөегрәк Гайсәнең, Зк 9:9 дагы пәйгамбәрлекне үтәп, Иерусалимга атка атланып түгел, ә ишәк баласына атланып кергәне бик урынлы булган.
Исраилдә йөземне, аның төренә һәм җирле климат шартларына карап, август һәм сентябрь айларында җыйганнар. Аны гадәттә известьташ чаннарга я кыяда уеп ясалган изгечләргә салганнар. Йөземне гадәттә ир-атлар, җырлар җырлап, яланаяк изгәннәр (Иш 16:10; Ир 25:30; 48:33).
1. Яңа җыелган йөзем
2. Йөзем изгеч
3. Канау
4. Йөзем суы җыела торган савыт
5. Балчыктан ясалган шәраб чүлмәкләре