Маттай 22:1—46
Искәрмәләр
мисаллар: Яки «гыйбрәтле хикәяләр». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара).
туйга кия торган кием: Бу туй патша сараенда үткәнгә, патша, бәлки, үз кунакларына бу мәҗлес өчен махсус кием биргән булгандыр. Алай булса, шул киемне кимәү зур хөрмәтсезлек билгесе булган.
тешләрен шыкырдатачак: Мт 8:12 гә аңлатманы кара.
бәйләнер өчен сәбәп эзләргә: Сүзгә-сүз «аны тозакка эләктерергә», кошны ятьмәгә эләктергәндәй. Вг 9:12 дә Септуагинтада «тозак ярдәмендә тоту; тозакка эләктерү» дигән мәгънә йөрткән еврей сүзен белдерер өчен, аучылык белән бәйле шул ук грек төшенчәсе кулланыла. Фарисейлар ялагайлану һәм хәйләле сораулар ярдәмендә Гайсәдән үзенә каршы кулланырлык сүзләр әйттерергә тырышкан (Мт 22:16, 17).
Һируд тарафдарлары: Сүзлекне кара.
кайсарга: Яки «императорга». Гайсә җирдә хезмәт иткәндә, Рим императоры — Тиберий булган. Ләкин «кайсар» сүзе идарә итүче императорны гына түгел, ә Рим дәүләте хакимиятен һәм аның законлы вәкилләрен дә аңлатырга мөмкин. Аларны Паул «өстен торучы хакимлек», ә Петер «патша» һәм аның «идарәчеләре» дип атаган. (Рм 13:1—7; 1Пт 2:13—17; Тит 3:1; сүзлекне кара.)
салым: Бу еллык салым, бәлки, бер динарга, ягъни бер көнлек эш хакына тиң булган. Римлылар аны халык исәбе алу буенча исемлеккә кертелгән бар кешеләрдән түләткән (Лк 2:1—3).
Икейөзлеләр: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.
динар: Кайсарның сурәте төшерелгән римлыларның бу көмеш тәңкәсе римлылар яһүдләрдән җыйган еллык «салымны» түләр өчен кулланылган булган (Мт 22:17). Гайсә көннәрендә авыл хуҗалыгы эшчесенә 12 сәгать эшләгәне өчен бер динар түләгәннәр. Һәм Мәсихче Грек Язмаларында еш кына динар берәр хезмәт я товар бәясен күрсәтер өчен кулланыла (Мт 20:2; Мк 6:37; 14:5; Ач 6:6). Исраилдә төрле бакыр һәм көмеш тәңкәләр, шул исәптән Тирда сугылган көмеш тәңкәләр, кулланышта булган; соңгылары гыйбадәтханә хакына салым түләр өчен кулланылган. Әмма римлылар җыйган салымны түләр өчен, кешеләр, күрәсең, кайсарның сурәте төшерелгән көмеш динарны кулланган. (Сүзлекне һәм Ә14 кушымт. кара.)
күрсәтелгән һәм... исеме язылган: Ул вакытта киң кулланылган динарның алгы ягында лавр веногы кидерелгән Рим императоры Тиберийның башы сурәтләнгән һәм латинча «Илаһи Августның улы Кайсар Тиберий Август» дип язылган булган. Тиберий б. э. 14—37 елларында идарә иткән. (Шулай ук Ә14 кушымт. да кара.)
кайсарныкын — кайсарга: Монда һәм параллель урыннарда Мк 12:17 һәм Лк 20:25 тә язылган җавабында гына Гайсә Рим императорын искә ала. «Кайсарныкын» бирү Рим хакимияте башкарган хезмәт өчен түләүне һәм шулай ук андый хакимияткә күрсәтелергә тиеш хөрмәт белән чагыштырмача буйсынуны үз эченә ала (Рм 13:1—7).
Аллаһыныкын Аллаһыга: Бу кешенең Аллаһыга ихлас күңелдән гыйбадәт кылуын, аны бөтен җаны белән яратуын һәм аңа тулы, тугры буйсынуын үз эченә ала (Мт 4:10; 22:37, 38; Рс 5:29; Рм 14:8).
бирегез: Сүзгә-сүз «кайтарыгыз». Тәңкәләр кайсар боеруы буенча сугылган булган. Шуңа күрә аның бу тәңкәләрнең ниндидер өлешен кайтаруны таләп итәргә хокукы булган. Ләкин кайсарның кешедән тормышын үзенә багышлауны таләп итәргә хокукы булмаган. Аллаһы кешеләргә «тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне биргән» (Рс 17:25). Шунлыктан кеше үз тормышын һәм җан-тән белән бирелгәнлеген Аллаһыга гына «кайтара» ала; Аллаһының гына җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итәргә хакы бар.
үлеләрнең терелүен: Монда кулланылган грек сүзе ана́стасис сүзгә-сүз «күтәрелү; тору» дигәнне аңлата. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында якынча 40 тапкыр үлеләрнең терелтелүенә карата кулланыла (Мт 22:31; Рс 4:2; 24:15; 1Кр 15:12, 13). Септуагинтада Иш 26:19 да ана́стасис сүзенең фигыль формасы кулланыла; ул «Синең үлеләрең яшәр» сүзтезмәсендә «яшәргә» дигән еврей фигылен күрсәтә. (Сүзлекне кара.)
энесе: Изге Язмаларда үлгән кешенең олыракмы яки кечерәкме икәне төгәл әйтелмәгән.
энесе аның хатынына өйләнде: Мк 12:21 гә аңлатманы кара.
Язмаларны: Еш кына Аллаһы тарафыннан рухландырылган бөтен Еврей Язмаларын күрсәтер өчен кулланыла.
үлгәннәрнең терелүе: Мт 22:23 кә аңлатманы кара.
Аллаһының... [дигәнен]: Монда Гайсә Муса белән Йәһвә арасында якынча б. э. к. 1514 елда булган сөйләшү турында әйтә (Чг 3:2, 6). Ул вакытта Ибраһим инде 329 ел, Исхак 224 ел, ә Ягъкуб 197 ел үле булган. Шулай да Йәһвә: «Мин аларның Аллаһысы идем»,— дип түгел, ә: «Мин аларның Аллаһысы»,— дип әйтә (Мт 22:32).
Ул — үлеләрнең түгел... Аллаһысы: Борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмалар бу язылышны раслый. Ләкин кайбер кулъязмаларда «Аллаһы» сүзе кабатлана һәм болай тәрҗемә ителергә мөмкин: «Аллаһы — үлеләрнең Аллаһысы түгел». Кайбер тәрҗемәләрдә шулай язылган да. Еврей телендәге Мәсихче Грек Язмаларының бер тәрҗемәсендә (Б кушымт. Й18 дип атала) бу шигырьдә тетраграмматон кулланыла һәм болай дип бирелергә мөмкин: «Йәһвә — үлеләрнең Аллаһысы түгел». (Чг 3:6, 15 белән чагыштыр.)
ә тереләрнең Аллаһысы: Мк 12:27 гә аңлатманы кара.
эндәшмәслек: Бу грек фигыле (сүзгә-сүз «борынчык кидерү») «сүзсез калдыру» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу сүзтезмә, хәйләле сорау бирелгәнгә, бик туры килгән. Гайсәнең җавабы шулкадәр көчле булган, саддукейлар бернәрсә дә җавап бирә алмаган (1Пт 2:15).
Йәһвәне: Кн 6:5 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. (Б кушымт. кара.)
йөрәгең: Бу төшенчә, символик мәгънәдә кулланылганда, кешенең тулаем эчке дөньясына кагыла. Әмма «җан» һәм «акыл» белән бергә искә алынганда, ул, күрәсең, таррак мәгънә йөртә һәм башлыча кешенең теләкләрен һәм хис-тойгыларын аңлата. Монда кулланылган өч сүз (йөрәк, җан һәм акыл) бер-берсеннән мәгънәләре буенча тулысынча аерылып торган сүзләр түгел. Аларның кайбер уртак яклары бар, һәм алар, бергә кулланылганда, Аллаһыны тулысынча бирелеп яратырга кирәк икәнен бик яхшы ассызыклый.
җаның: Яки «бөтен барлыгың». (Сүзлекне кара.)
акылың: Ягъни фикерләү сәләтләре. Кеше Аллаһы турында белем алыр өчен һәм аны яратуда үсәр өчен үзенең акыл сәләтләрен кулланырга тиеш (Ях 17:3; Рм 12:1). Монда Кн 6:5 тән өземтә китерелгән. Кн 6:5 тә еврей телендәге төп нөсхәдә өч төшенчә: йөрәк, җан һәм кодрәт кулланыла. Әмма грек телендәге Маттайның хәбәрендә «кодрәт» төшенчәсе урынына «акыл» төшенчәсе куелган. Төрле төшенчәләрнең кулланылуына берничә сәбәп булырга мөмкин. Беренчедән, борынгы еврей телендә «акыл» төшенчәсе өчен махсус сүз булмаса да, бу төшенчәне еш кына «йөрәк» дигәнне аңлаткан еврей сүзе үз эченә алган. «Йөрәк» төшенчәсе, символик мәгънәдә кулланылганда, бөтен эчке кешене, шул исәптән кешенең фикерләвен, хисләрен, карашларын һәм мотивларын күрсәтә. (Кн 29:4; Зб 26:2; 64:6; шушы шигырьдәге йөрәк сүзенә аңлатманы кара.) Шуңа күрә еврей текстында «йөрәк» сүзе торганда, грек Септуагинтасында еш кына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзе кулланыла (Яр 8:21; 17:17; Гс 2:10; Иш 14:13). Икенчедән, «кодрәт» дип бирелгән еврей сүзе физик кодрәтне һәм акыл я фикерләү сәләтен үз эченә ала алган, шуңа күрә Маттай Кн 6:5 не өзек итеп китергәндә, «кодрәт» сүзе урынына «акыл» дигәнне аңлаткан грек сүзен куллангандыр. Ничек кенә булмасын, еврей һәм грек сүзләренең мәгънәләре буенча өлешчә туры килүе Яхшы хәбәр язучыларның, Канун китабыннан өзек китергәндә, ни өчен шул ук сүзләрне кулланмаганын аңларга ярдәм итәргә мөмкин. (Мк 12:30; Лк 10:27 гә аңлатмаларны кара.)
ярат: Монда «ярат» дип грек сүзе агапа́о тәрҗемә ителгән. Бу фигыль һәм тамырдаш исем ага́пе (мәхәббәт) Мәсихче Грек Язмаларында 250 дән артык тапкыр очрый. Исем ага́пе 1Ях 4:8 дә «Аллаһы — мәхәббәт ул» сүзтезмәсендә кулланыла, һәм Изге Язмаларда Аллаһы принципларга нигезләнгән фидакарь мәхәббәт күрсәтүдә иң яхшы үрнәк итеп күрсәтелә. Аллаһы үз мәхәббәтен уйлап һәм актив күрсәтә. Аның мәхәббәте эмоцияләр белән хис-тойгыларны гына түгел, ә тугрылыкны һәм эш-гамәлләрне дә үз эченә ала. Андый ярату күрсәткән кешеләр моны Аллаһыдан үрнәк алып, үз ихтыярлары белән эшли (Эф 5:1). Шуңа күрә кешеләргә андый яратуны күрсәтергә әмер биреп була. Бу контекстта искә алынган ике иң мөһим әмер — нәкъ шундый әмерләр. Гайсә монда Кн 6:5 не өземтә итеп китерә. Еврей Язмаларында еврей фигыле ахе́в я аха́в (яратырга) һәм исем ахава́х (мәхәббәт) башлыча яратуны күрсәтер өчен кулланыла. Аларның һәм өстәрәк искә алынган грек сүзләренең мәгънәләре охшаш. Йәһвәне яратуга килгәндә, бу сүзләр кешенең Аллаһыга тулысынча тугры булырга һәм аңа гына хезмәт итәргә теләген белдерә. Гайсә андый яратуны камил рәвештә чагылдырган. Ул Аллаһыны ярату Йәһвәгә карата җылы хисләр тоюдан күбрәкне таләп итә икәнен күрсәткән. Андый ярату кешенең бөтен тормышына: аның бар фикерләренә, сүзләренә һәм эшләренә тәэсир итә. (Ях 3:16 га аңлатманы кара.)
Икенчесе: Мт 22:37 дә Гайсәнең фарисейлар биргән сорауга җавабы китерелә, әмма Гайсә, туры җавап бирү белән генә чикләнмичә, икенче әмерне өземтә итеп китерә (Лв 19:18) һәм бу ике әмер үзара тыгыз бәйле дип һәм аларга бөтен Канун белән пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән дип өйрәтә (Мт 22:40).
Якыныңны: Монда «якының» (сүзгә-сүз «якындагы берәү») дип тәрҗемә ителгән грек сүзенең мәгънәсе күршедә яшәүче кешеләрне белдерү белән генә чикләнмәскә мөмкин. Ул сүз берәр кеше белән ниндидер мөнәсәбәттә булган һәркемне аңлатырга мөмкин. (Лк 10:29—37; Рм 13:8—10; Мт 5:43 кә аңлатманы кара.)
бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре: Мт 5:17 гә аңлатманы кара.
нигезләнгән: Сүзгә-сүз «элү; асу» дигәнне аңлаткан грек фигыле монда образлы «-га/-гә бәйле булу; нигезләнү» мәгънәсендә кулланыла. Шулай итеп Гайсә үз эченә Ун әмерне алган Канун гына түгел, ә тулаем Еврей Язмалары яратуга нигезләнгән икәнен күрсәткән (Рм 13:9).
Мәсих: Мт 1:1; 2:4 кә аңлатмаларны кара.
изге рух ярдәмендә: Сүзгә-сүз «рухта». Ягъни Аллаһының рухы тарафыннан рухландырылган я Аллаһының рухы тәэсире астында. (Сүзлектән «Рух» кара.)
Медиаматериал
Тиберий б. э. к. 42 елда туган булган. Б. э. 14 елында ул Римның икенче императоры булып киткән. Тиберий б. э. 37 елының март аенда үлгән. Ул Гайсәнең җирдә хезмәт итүе вакытында император булган, шуңа күрә Гайсә салым түләнә торган акчага карата: «Кайсарныкын — кайсарга... бирегез»,— дигәндә, Тиберий идарә итүче кайсар булган (Мк 12:14—17; Мт 22:17—21; Лк 20:22—25).