Маттай 25:1—46
Искәрмәләр
Искәрмәләр
кияүне каршыларга чыккан 10 гыйффәтле кызга: Изге Язмалар язылган чорда кәләшне атасы йортыннан кияүнең йортына я кияү атасының йортына тантаналы рәвештә алып килгәннәр, һәм бу никахлашу йоласының мөһим үзенчәлеге булган. Кичен кияү иң яхшы киемендә үз дуслары белән өеннән чыгып, кәләшнең әти-әнисе йортына киткән. Шуннан бу пар музыкантлар, җырчылар һәм гадәттә яктырткычлар тоткан кешеләр белән кияүнең йортына юл тоткан. Очраган кешеләр бу төркемне кызыксынып күзәткән (Иш 62:5; Ир 7:34; 16:9). Бу төркемгә кушылучылар арасында, күрәсең, яктырткычлар тоткан яшь хатыннар да булган. Ашыгычлык булмаганга, туйга баручы төркем соңлый алган, шуңа күрә аларга кушылырга җыенган кешеләр көткән арада йокымсыраган һәм йоклап киткән. Озак көткәнгә күрә, яктырткычларга, бәлки, май өстәргә кирәк булгандыр. Җырлау һәм шатлыклы авазлар ерактан ишетелеп торган. Кияү һәм аның белән булган кешеләр йортка кереп ишекне япкач, соңлаган кунакларны инде кертмәгәннәр. (Мт 25:5—12; Мт 1:20 гә аңлатманы кара.)
акыллы: Яки «зирәк» (Мт 24:45 кә аңлатманы кара.)
яктырткычларын әзерләгән: Күрәсең, яктырткычлар балкып янсын өчен, кирәкле чаралар күрүне, шул исәптән филтәне кисү һәм май өстәүне күрсәтә.
уяу торыгыз: Сүзгә-сүз «йокламагыз». Рухи яктан йокламаска өндәү — ун гыйффәтле кыз турындагы гыйбрәтле хикәянең төп мәгънәсе. (Мт 24:42; 26:38 гә аңлатмаларны кара.)
талант: Грек таланты берәр тәңкә түгел, ә авырлык һәм акча берәмлеге булган. Бер грек көмеш таланты 20,4 кг тәшкил иткән һәм якынча 6 000 драхмага яки Рим динарына тиң булган. Бу акча гади эшченең якынча 20 еллык эш хакына тиң булган. (Ә14 кушымт. кара.)
көмеш тәңкәләрен: Сүзгә-сүз «көмешен», ягъни акча итеп кулланылган көмешне.
талантыңны җиргә яшереп куйдым: Изге Язмаларда телгә алынган җирләрдә археологлар һәм игенчеләр күп итеп тапкан кыйммәтләр һәм тәңкәләр кешеләрнең шулай эшләгәннәрен дәлилли.
әйләнешкә... табышы: Беренче гасырда акчаны процентка бирү Исраилдә һәм күрше халыкларда киң таралган булган. Канун буенча, исраилле ярлы милләттәшенә әҗәткә акча биргәч, аннан риба түләтергә тиеш булмаган (Чг 22:25), әмма чит ил кешесеннән (күрәсең, акча-сәүдә эшләрендә) риба түләтү рөхсәт ителгән (Кн 23:20). Гайсә көннәрендә, күрәсең, акчаны әйләнешкә кертеп, табыш алу гадәти хәл булган.
тешләрен шыкырдатачак: Мт 8:12 гә аңлатманы кара.
Адәм Улы: Мт 8:20 гә аңлатманы кара.
килгәч: Мт 24:30 га аңлатманы кара.
көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек: Гайсә монда тыңлаучыларына таныш булган күренеш турында әйтә. Изге Язмалар язылган чорда көтүчеләр төрле хайваннардан торган көтүләр көткән (Яр 30:32, 33; 31:38). Якын Көнчыгышта сарыклар һәм кәҗәләр бергә утлап йөргән, һәм көтүче аларны бүләргә теләгәч, бу ике төр хайванны җиңел генә аера алган. Бу хайваннарны, бәлки, төрле сәбәпләр аркасында аерганнардыр. Мәсәлән, моны хайваннарны көтү өчен, үрчетү, саву, кырку, сую я хәтта алар төнлә җылыныр өчен бергә төркемләшсен өчен эшләгәннәр. Һәрхәлдә, бу мисал «Адәм Улы үз данында... килгәндә» булачак икегә бүленүне яхшы сурәтли (Мт 25:31).
уң ягына... сул ягына: Кайбер контекстларда ике як та ихтирам һәм хакимлек билгесе булып тора (Мт 20:21, 23), ләкин уң як һәрчак хөрмәтлерәк урын дип санала (Зб 110:1; Рс 7:55, 56; Рм 8:34). Әмма монда һәм Мт 25:34, 41 дә Патшаның уң ягында торучылар сул ягында торучыларга каршы куела: беренчеләре хуплана, икенчеләре хупланмый. (Юн 4:11, иск. белән чагыштыр.)
кәҗәләрне: Гайсә монда үзенең рухи кардәшләренә ярдәм итмәгән кешеләрне күрсәтсә дә, ул үз мисалында «кәҗәләрне» шушы хайваннарның кайбер тискәре үзенчәлекләре аркасында куллана икәнен аңлатмый. Чыннан да, кәҗәләр сарыкларга караганда бәйсезрәк, ә кайвакыт үҗәтрәк тә була, шулай да алар яһүдләр өчен чиста хайваннар булган, һәм аларны сарыклар урынына Пасах ризыгы өчен кулланып булган (Чг 12:5; Кн 14:4). Өстәвенә, Муса кануны буенча, һәр ел Гөнаһ йолу көнендә Исраилнең гөнаһларын йолып алыр өчен кәҗә канын куллану таләп ителгән (Лв 16:7—27). Гайсә, күрәсең, кәҗәләрне бер төркем кешеләрен, ә сарыкларны икенче төркем кешеләрен күрсәтер өчен генә куллана (Мт 25:32).
дөнья яратылганнан: «Яратылу» дип бирелгән грек сүзе Ев 11:11 дә «балага узу» дип тәрҗемә ителгән. Монда ул «дөнья яратылу» сүзтезмәсендә, күрәсең, Адәм белән Хауваның балаларының яралуын һәм тууын күрсәтә. Гайсә «дөнья яратылуын» Һабил белән бәйли. Һабил, күрәсең, кешелек тарихында йолып алыначак беренче кеше булган, һәм аның исеме «дөнья яратылганнан бирле» тормыш төргәгенә язылган (Лк 11:50, 51; Ач 17:8).
Патшалыкны: Изге Язмаларда «патшалык» төшенчәсе төрле мәгънәдә кулланыла, мәсәлән, ул «патша идарә иткән илнең җирләрен», «патша хакимлеген», «дәүләтне» һәм «патша идарәсендә булуны» аңлатырга мөмкин. Монда ул, күрәсең, Аллаһы Патшалыгы идарәсендә булып фатихалар алуны һәм аның биләмәләрендә шатланып яшәүне аңлата.
мирас итеп алыгыз: Монда кулланылган грек фигыленең төп мәгънәсе: берәр нәрсәне хокук буенча мирас итеп алу. Мирас еш кына берәр туганнан, мәсәлән, угылга атасыннан күчкән булган (Гл 4:30). Әмма монда бу сүз, Мәсихче Грек Язмаларының башка күп урыннарындагы кебек, киңрәк мәгънәдә — Аллаһыдан берәр нәрсәне бүләк итеп алу мәгънәсендә кулланыла (Мт 19:29; 1Кр 6:9).
ялангач: Яки «кирәк кадәрле киенмәгән». Грек сүзе гимно́с «эчке кием генә кию; өс киемсез» дигән мәгънә йөртергә мөмкин.
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
кардәшләремнең: Күплек санда «кардәш» дип бирелгән грек сүзе ир-атларга да, хатын-кызларга да карарга мөмкин.
юк ителәчәк: Сүзгә-сүз «чабып ташланачак». Грек сүзе ко́ласис агачларның кирәкмәгән ботакларын «кисү» я «чабып ташлауга» карата кулланыла. Бу «мәңгегә» «чабып ташлау» булачак, чөнки ул кешеләр юк ителәчәк һәм үледән инде терелтелмәячәк.
Медиаматериал
Игенче сугылган ашлыкны югары чөеп, чуп-чарын җилгә очыру өчен җилгәргеч кулланган. Авыр бөртекләр җиргә төшкән, ә җиңел кибәкне җил очырган. Игенче бөтен бөртекләр аерылганчыга кадәр шулай эшләгән.