Маттай 28:1—20
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Шимбә көне: Сүзгә-сүз «Шимбәләр». Бу шигырьдә күплек сандагы са́ббатон дигән грек сүзе ике мәртәбә очрый. Беренчесе атнаның җиденче көне Шимбәне аңлата һәм «Шимбә көне» дип бирелә. Икенчесе исә җиде көнлек араны аңлата һәм атнаның дип тәрҗемә ителә. Шимбә көне (15 нисан) кояш баегач, тәмамланган. (Сүзлекне һәм Ә12 кушымт. кара.)
атнаның беренче көнендә: Ягъни 16 нисан. Яһүдләр Шимбәдән соңгы көнне атнаның беренче көне дип санаган.
башка Мәрьям: Мт 27:61 гә аңлатманы кара.
Йәһвә фәрештәсе: Мт 1:20 гә аңлатманы һәм Б1 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Мт 28:2 кара.
Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә... әйтегез: Бу хатыннар Гайсәнең үледән терелгәне турында хәбәр алган беренче шәкертләр булган. Аларга шулай ук бу хакта башка шәкертләргә дә хәбәр итәргә әйтелгән (Мт 28:2, 5, 7). Яһүдләрнең Изге Язмаларга нигезләнмәгән йоласы буенча, судларда хатын-кызларга шаһитлек бирергә рөхсәт ителмәгән. Йәһвәнең фәрештәсе исә, хатыннарга шушы шатлыклы вазифаны тапшырып, аларга хөрмәт күрсәткән.
сәҗдә кылдылар: Яки «баш иделәр; йөзтүбән капландылар; тирән хөрмәт күрсәттеләр». (Мт 8:2; 14:33; 15:25 кә аңлатмаларны кара.)
минем кардәшләремә: Монда Гайсә үз шәкертләрен, үзләрен рухи мөнәсәбәтләр бәйләгәнгә, «кардәшләр» дип атый. (Мт 28:16 ны кара; 25:40; Ях 20:17; Ев 2:10—12 белән чагыштыр.)
өлкәннәр: Мт 16:21 гә аңлатманы кара.
бу хәбәр: Ягъни аларның йоклаганнары турында ялган. Сакта торганда йоклап китсәләр, Рим гаскәриләренә үлем җәзасы яный алган.
идарәчегә: Монда Понти Пилат турында сүз бара.
китте: Гәлиләядәге ул очрашуда 500 дән артык кеше булгандыр (1Кр 15:6).
кайберәүләр аңа шикләнеп карый иде: 1Кр 15:6 ны исәпкә алсак, күрәсең, рәсүлләрнең кайберләре түгел, ә Гәлиләядәге шәкертләрнең кайберләре аңа шикләнеп караган; Гайсә аларга әле күренмәгән булган.
бөтен халык кешеләренә: Бу сүзләр, сүзгә-сүз «бөтен халыкларга» дип тәрҗемә ителсә дә, контексттан күренгәнчә, бар халыклардан булган аерым кешеләрне аңлата, чөнки танучыларны суга чумдырыгыз дип бирелгән грек сүзтезмәсе «халыкларга» түгел, ә кешеләргә карый. «Бөтен халык кешеләренә» барырга дигән боерык яңа булган. Гайсәнең хезмәтенә кадәр, Изге Язмаларда әйтелгәнчә, төрле халык кешеләре Йәһвәгә хезмәт итәргә килгәндә, аларны Исраилдә якты йөз белән каршы алганнар (1Пат 8:41—43). Әмма бу боерыгы белән Гайсә үз шәкертләренә яһүд булмаган кешеләргә дә вәгазьләргә кушкан. Шулай итеп ул шәкертләр булдыру эшенең бөтен дөньяга таралачагын ассызыклаган. (Мт 10:1, 5—7; Ач 7:9; Мт 24:14 кә аңлатманы кара.)
шәкертләр итеп әзерләгез: Яки «өйрәнүчеләр итеп әзерләгез». Монда кулланылган матете́уо дигән грек фигыленең төп мәгънәсе: укучылар я шәкертләр булдыру нияте белән «өйрәтү». Мт 13:52 дә ул «белем алган» дип, ә Мт 27:57 дә «шәкерте булып киткән иде» дип тәрҗемә ителә. Рс 14:21 дә бу сүз Паул белән Барнабның Дерби шәһәрендә «шактый күп шәкерт әзерләвен» күрсәтер өчен кулланыла. Шушы контекстта кулланылган «суга чумдырыгыз» һәм «өйрәтегез» дигән фигыльләр «шәкертләр итеп әзерләгез» дигән боерыкның үз эченә нәрсә алганын күрсәтә. (Тамырдаш грек исеме матете́с турында күбрәк белер өчен Мт 5:1 гә аңлатманы кара.)
Ата, Угылны һәм изге рухның: Атаны — Йәһвә Аллаһыны тану табигый, чөнки ул безнең Барлыкка Китерүчебез һәм Яшәү Бирүчебез (Зб 36:7, 9; Ач 4:11). Әмма Изге Язмалар шуны да күрсәтә: Угылның Аллаһы ниятендәге ролен танымый торып, бер кеше дә котыла алмый (Ях 14:6; Рс 4:12). Шулай ук Аллаһының изге рухының ролен тану да мөһим, чөнки Аллаһы үзенең эш итүче көчен, мәсәлән, тормыш бирер өчен (Әп 33:4), кешеләргә үз хәбәрен иңдерер өчен (2Пт 1:21) һәм аларга үз ихтыярын үтәргә ярдәм итәр өчен (Рм 15:19) куллана. Кайберәүләр аларның бу шигырьдә санап кителүе Троица тәгълиматын яклый дип ышана. Шулай да Изге Язмаларның бер җирендә дә бу өчәү мәңгелеге, көче һәм дәрәҗәсе буенча тиң дип әйтелми. Аларның бер үк шигырьдә бергә искә алынуы аларның өчесенең дә Аллаһы икәнен, мәңге һәм бер-берсенә тиң икәнлеген күрсәтми (Мк 13:32; Кл 1:15; 1Тм 5:21).
изге рухның: Яки «изге эш итүче көчнең». «Рух» төшенчәсе (грекча средний род) Аллаһыдан килгән эш итүче көчне аңлата. (Сүзлектән «Изге рух»; «Рух» кара.)
көчен танучыларны: Сүзгә-сүз «исеменә». «Исем» дигәнне аңлаткан грек төшенчәсе о́нома берәр шәхси исемнән күбрәкне аңлатырга мөмкин. Бу контекстта ул Атаның һәм Угылның хакимлеген һәм дәрәҗәсен, шулай ук изге рухның ролен тануны үз эченә ала. Кеше моны таныгач, аның Аллаһы белән яңа мөнәсәбәтләре барлыкка килә. (Мт 10:41 гә аңлатма белән чагыштыр.)
өйрәтегез: Монда «өйрәтү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе үгет-нәсыйхәт бирү, аңлату, ышанычлы дәлилләр китерү һәм инандыруны үз эченә ала. (Мт 3:1; 4:23 кә аңлатмаларны кара.) Гайсә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтү — өзлексез процесс. Шәкертләрне аның тәгълиматларына, аның өйрәткәннәрен үтәргә һәм аның үрнәгенә иярергә өйрәтергә кирәк (Ях 13:17; Эф 4:21; 1Пт 2:21).
Истә тотыгыз: Мт 1:23 кә аңлатманы кара.
тәмамланганчы: Мт 24:3 кә аңлатманы һәм сүзлектән «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» кара.
дөнья төзелеше: Яки «гасыр». (Сүзлектән «Дөнья төзелеш(ләр)е» кара.)
Медиаматериал
Яһүдләр гадәттә үлгән кешеләрен мәгарәләрдә я кыяларда уеп ясалган төрбәләрдә җирләгәннәр. Андый төрбәләр гадәттә, патшалар төрбәләреннән аермалы буларак, шәһәрләр тышында булган. Яһүдләрнең төрбәләре, табылган төрбәләр күрсәткәнчә, гадилек белән аерылып торган. Моның сәбәбе, күрәсең, шунда булган: яһүдләрнең диннәре үлеләргә табынуны тыйган һәм үлемнән соң рухи дөньяда аңлы рәвештә яшәү турындагы тәгълиматны хупламаган.