Микай 1:1—16

1  Яһүд патшалары+ Йофа́м,+ Әһә́з+ һәм Һизәкыя́+ көннәрендә Мөреше́т шәһәреннән булган Микайга*+ Сама́рия белән Иерусалим турындагы күренештә бирелгән Йәһвәнең сүзе.  «Бар халыклар, тыңлагыз! И җир һәм андагы бар нәрсә, игътибар итегез! Йәһвә үзенең изге гыйбадәтханәсендә. Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзегезгә каршы шаһитлек итсен.+  Менә Йәһвә үз урыныннан чыга. Ул, төшеп, җирнең биек урыннарын таптап атлар.  Аның аяклары астында таулар эреп төшәр,+Үзәннәр таркалыр. Алар ут алдындагы балавыздай,Текә ярдан агып төшкән сулардай булыр.  Бу Ягъкубның фетнәсе,Исраи́л йортының гөнаһлары аркасында булыр.+ Ягъкуб күтәргән фетнәдә кем гаепле? Сама́рия+ түгелме? Яһүднең биеклекләре+ өчен кем җаваплы? Иерусалим түгелме?  Мин Сама́рияне кырдагы хәрабәләр өеме,Йөзем бакчалары утырту урыны итәрмен. Аның ташларын үзәнгә ыргытырмын,Нигезләрен ялангач итәрмен.  Аның кисеп һәм уеп ясалган бар потлары челпәрәмә килер,+Үзен сатып, җыйган бар бүләкләре* утта яндырылыр.+ Мин аның бар сыннарын җимерермен,Чөнки боларның барысын ул үз фәхешлеге өчен хак алып җыйды,Һәм алар кабат фәхешлек хакы булып китәр».  Моның аркасында мин улап һәм елап торырмын,+Яланаяк һәм ялангач йөрермен.+ Улавым — шакалныкы сыман,Көенүем тәвә кошыныкы сыман булыр.  Чөнки аның ярасы төзәлмәслек+Һәм ул Яһүдкә кадәр барып җитте.+ Бәла-каза халкымның капкасына, Иерусалимга барып иреште.+ 10  «Моның турында Гефта сөйләмәгез. Үкереп елыйсы булмагыз. Бәйтафрада* тузанда аунагыз. 11  Ялангач һәм хурлыкта барыгыз, и Шафирда яшәүчеләр. Сагана́н шәһәрендә яшәүчеләр чыкмады. Бәйтизи́л сезнең сыеныч урыны иде, әмма хәзер анда улау гына ишетелә. 12  Марутта яшәүчеләр яхшылык көтте,Әмма Иерусалим капкасына Йәһвә начарлык җибәрде. 13  И Лакишта+ яшәүчеләр, атларны арбага җигегез. Сез кыз Сио́н гөнаһларының башлангычы идегез. Чөнки аңарда Исраил фетнәләре табылды.+ 14  Шуңа күрә син Мөрешет-гефка хушлашу бүләкләре бирерсең. Акзи́б+ йортлары Исраил патшалары өчен кирәк чакта таяныч булмады. 15  Мин сезгә, и Мәриштә+ яшәүчеләр, яулап алучыны китерермен.+ Исраилнең даны Адулламга+ кадәр җитәр. 16  Сөекле балаларыгыз аркасында чәчләрегезне кырып пеләш калыгыз. Башыгыз бөркетнеке шикелле пеләш булсын,Чөнки аларны сездән әсирлеккә алып киттеләр».+

Искәрмәләр

Микаил я Микаяһ исеменең кыска формасы. Мәгъ. «кем Йәһвә кебек?»
Яки «Фәхишәлеге өчен алган бар хакы».
Яки «Афра йортында».

Искәрмәләр

Медиаматериал