Микай 2:1—13

2  «Явызлыкка иҗатчан кешеләргә,Ятакларында яманлык ниятләп ятучыларга кайгы! Таң ату белән алар үз ниятләрен тормышка ашыра,Чөнки бу кулларыннан килә.+  Алар кыр теләсә, аны тартып ала.+ Йорт теләсә, аны үзенеке итә. Алдап кеше йортын,+ Кеше мирасын үзенә ала.  Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Менә мин бу халыкны котылгысыз бәлагә дучар итәм.+ Сез бүтән тәкәбберләнеп йөрмәссез,+ чөнки бу бәла вакыты.+  Ул көнне халык синең турында гыйбрәтле хикәя сөйләрҺәм синең өчен үксеп елар.+ Алар: „Без тулысынча таланган!+ Ул халкыбыз җиренең өлешен башкаларга бирде. Аны бездән тартып алды!+ Кырларыбызны чит ил кешесенә бирде“,— дияр.  Шуңа күрә җирне бүлеп бирер өчен Йәһвә җыелышындаҮлчәү бавы сузар кешегез булмас.  „Бүтән вәгазьләмәгез! — дип вәгазьли алар.—Болар турында алар вәгазьләргә тиеш түгел. Хурлык күрмәбез!“  И Ягъкуб йорты, болай димиләрме: „Әллә Йәһвә сабырлыгын югалттымы? Бу аның эшләреме?“ Әллә сүзләрем намуслык юлында йөрүчеләргә игелек китермиме?  Әмма күптән түгел генә халкым дошман сыман күтәрелде. Сугыштан кайтучы кешеләр кебек курыкмыйча үтеп баручыларданСез бизәнеп кигән зиннәтле әйберләрен һәм киемнәрен* яшеренмичә салдырасыз.  Халкымның хатын-кызларын ямьле йортларыннан куып чыгарасыз. Балаларыннан ямьле фатихаларымны мәңгегә тартып аласыз. 10  Торыгыз һәм барыгыз, чөнки бу урын инде сезнеке түгел. Шакшылык+ аркасында ул җимерелде, һәм җимерелүе кайгы китерә.+ 11  Кеше җил һәм ялган артыннан йөрсә һәм: „Мин сиңа шәраб һәм исерткеч эчемлек турында вәгазьләрмен“,— дип алдаса,Ул вәгазьче генә булыр һәм бу халыкның колагына ятышлыны сөйләр!+ 12  И Ягъкуб, мин синең бар кешеләреңне һичшиксез җыярмын. Мин Исраилнең калганнарын һичшиксез бергә туплармын.+ Мин аларны сарыкларны утарда җыйгандай,Көтүне көтүлектә җыйгандай бердәм итәрмен.+ Анда кешеләрнең шау-шу тавышлары ишетелер.+ 13  Алар алдыннан стенаны тишүче барыр. Алар капкада тишек ясар да аның аша үтеп чыгар.+ Беренче булып аларның патшасы атлап чыгар,Аларны Йәһвә алып барыр».+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «киемнәрен бизәгән зиннәтле әйберләрен».

Искәрмәләр

Медиаматериал