Никами 1:1—11

1  Хәкали́ улы Никаминең*+ сүзләре. Кисле́в* аенда, патшаның* идарә итүенең 20 нче елында мин Шуша́н+ ныгытмасында* идем.  Шунда Яһүд җиреннән Хәнани́+ исемле бертуганнарымның берсе башка кешеләр белән бергә килде. Мин алардан әсирлектән кайткан башка яһүдләр+ һәм Иерусалим турында сораштым.  Алар болай дип җавап бирде: «Яһүд өлкәсендә калган кешеләр — әсирлектән кайткан кешеләр — бик аяныч һәм хурлыклы хәлдә.+ Иерусалим стеналары җимерек,+ ә капкалары яндырылган».+  Бу сүзләрне ишетү белән мин утырдым да үкереп елый башладым. Берничә көн янып-көеп һәм ураза тотып,+ мин күкләр Аллаһысына дога кылдым.  Мин болай дидем: «И Йәһвә, бөек һәм курку-хөрмәт уятучы күкләр Аллаһысы, үз килешүеңне тотучы, үзеңне яратучыларга һәм әмерләреңне үтәүчеләргә тугры мәхәббәт күрсәтүче Аллаһы,+  зинһар, хезмәтчеңнең бүгенге догасын ишетче һәм миңа күз салчы. Мин сиңа хезмәтчеләрең исраиллеләр турында көне-төне дога кылам+ һәм Исраи́л халкының сиңа каршы кылган гөнаһларын таныйм. Без — мин дә, атам йорты да — гөнаһ кылдык.+  Без әмерләреңне, кагыйдәләреңне һәм хезмәтчең Мусага биргән хөкем карарларыңны тотмыйча,+ синең каршыңда, һичшиксез, бозык эшләр кылдык.+  Үз хезмәтчең Мусага боерып* әйткән сүзеңне исеңә төшерче: „Тугрылыксыз эш итсәгез, мин сезне башка халыклар арасына таратырмын.+  Ләкин миңа кайтсагыз һәм әмерләремне үтәп аларга буйсынсагыз, халкыгыз хәтта күкләр читенә кадәр таратылган булса да, мин сезне җыярмын+ һәм үз исемем өчен сайланган урынга китерермен“.+ 10  Алар синең хезмәтчеләрең һәм синең халкың, син аларны бөек кодрәтең һәм куәтле кулың белән йолып алдың.+ 11  И Йәһвә, зинһар, хезмәтчеңнең һәм исемеңнән куркып шатлык табучы хезмәтчеләреңнең догасына колак салчы. Бүген хезмәтчеңне уңышлы итче, һәм бу кеше мине кызгансын».+ Ул вакытта мин патшаның шәрабчысы идем.+

Искәрмәләр

Мәгъ. «Йәһ юата».
Ягъни Артаксерксның.
Яки «сараенда».
Яки «кисәтеп».

Искәрмәләр

Медиаматериал