Никами 10:1—39

10  Үз мөһерләрен суккан кешеләрнең исемнәре+ шундый: Хәкали́ улы идарәче* Никами́,Сидкыя́,  Сира́й, Азария́, Ирмия́,  Фәшху́р, Әмәри́, Малкыя́,  Хәттү́ш, Шәбани́, Маллу́х,  Хәри́м,+ Мәриму́т, Абадия́,  Дания́л,+ Гинәтә́н, Бару́х,  Мәшулла́м, Абия́, Миями́н,  Маазия́, Билга́й, Шемая́ — руханилар.  Үз мөһерләрен суккан ле́вилеләр: Әзния́ улы Йешуа́, Хәнада́д улларыннан Бину́й, шулай ук Кәдмаи́л+ 10  һәм Шәбани, Хәди́, Кәли́т, Фәла́й, Хәна́н, 11  Мика́, Рәху́б, Хәшәби́, 12  Заку́р, Шәрибия́,+ Шәбани, 13  Хәди, Бәни́ һәм Бину́н. 14  Үз мөһерләрен суккан халык башлыклары: Фару́ш, Фәха́т-моа́б,+ Ила́м, Затту́, Бәни, 15  Буни́, Әзга́т, Бива́й, 16  Адания́, Биква́й, Ади́н, 17  Әти́р, Һизәкыя́, Аззу́р, 18  Хәди, Хашу́м, Биза́й, 19  Хәри́ф, Анату́т, Нәба́й, 20  Мәгъпиа́ш, Мәшуллам, Хәзи́р, 21  Мәшизәби́л, Сады́йк, Җады́й, 22  Фәлати́, Хәнан, Аная́х, 23  Һоша́й, Хәнания́, Хашшу́б, 24  Лухи́ш, Пилха́, Шаби́к, 25  Рәху́м, Хәшәбнә́, Маасия́, 26  Ахия́, Хәнан, Әнан, 27  Маллух, Хәрим һәм Бахана́. 28  Калган халык — руханилар, ле́вилеләр, капка сакчылары, җырчылар, гыйбадәтханә хезмәтчеләре* һәм Аллаһы Канунына буйсынып үзен тирә-яктагы халыклардан аерган һәр кеше,+ шулай ук аларның хатыннары, уллары һәм кызлары (антны аңлый алган һәркем*) — 29  үз туганнарына һәм атаклы кешеләренә кушылып, Аллаһы хезмәтчесе Муса аша бирелгән Аллаһының Кануны буенча яшәргә һәм Раббыбыз Йәһвәнең бар әмерләрен, хөкемнәрен һәм күрсәтмәләрен тырышып үтәргә ант бирделәр һәм, алай эш итмәсәк, өстебезгә ләгънәт төшсен диделәр. 30  Без үз кызларыбызны тирә-яктагы халыкларга бирмәбез һәм улларыбыз өчен аларның кызларын да алмабыз.+ 31  Тирә-якта яшәүче халыклар сатар өчен әйберләр һәм һәртөрле ашлык Шимбә көнне китерсә, без алардан Шимбә көнне+ я башка берәр изге көнне+ бернәрсә дә сатып алмабыз. Без җиденче елны җиргә дә ял бирербез,+ кайтарылмаган бар бурычларны да бәхилләрбез.+ 32  Без шулай ук һәрберебезне ел саен шәкылнең* өчтән бер өлешен бирергә бурычлы иттек. Аны без Аллаһы йортындагы* мондый хезмәт өчен бирербез:+ 33  Шимбә көнне,+ яңа ай башында+ һәм башка бәйрәмнәрдә+ китерелә торган икмәк*+ белән көндәлек икмәк бүләге+ һәм даими яндыру корбаны өчен, изге нәрсәләр өчен, Исраилне йолып алганда китерелә торган гөнаһ йолу корбаны+ өчен һәм Аллаһы йортында башкарыла торган бөтен эш өчен. 34  Без шулай ук жирәбә салып, руханиларның, ле́вилеләрнең һәм халыкның кайсы нәселе елның кайсы вакытында Аллаһыбыз йортына утын китерергә тиеш икәнлеген билгеләдек. Утынны, Канунда язылганча, Йәһвә Аллаһыбызның мәзбәхендә* яндырачаклар.+ 35  Без шулай ук җиребездән һәм һәртөрле җимеш агачыннан җыеп алган беренче уңышны елдан-елга Йәһвә йортына алып килербез.+ 36  Без, Канунда язылганча, беренче булып туган улларыбызны һәм беренче булып туган малыбызны,+ шулай ук көтүләребездә беренче булып туганны бирербез. Без аларны Аллаһыбыз йортына һәм Аллаһыбыз йортында хезмәт итүче руханиларга китерербез.+ 37  Без шулай ук Аллаһыбыз йортының келәтләренә*+ руханиларга — эре тарттырылган беренче он,+ иганәләребез, һәртөрле агач җимешләре,+ яңа шәраб белән майны,+ ә ле́вилеләргә җиребез уңышының уннан бер өлешен+ китерергә тиеш, чөнки җир эшкәртү белән шөгыльләнә торган бар шәһәрләребездән ле́вилеләр уннан бер өлешен җыялар. 38  Ле́вилеләр уннан бер өлешне җыйганда, рухани, ягъни Һарун улы, алар белән булырга тиеш. Ле́вилеләр уннан бер өлешнең уннан бер өлешен Аллаһы йортына,+ амбардагы бүлмәләргә* салырга тиеш. 39  Исраиллеләр һәм ле́вилеләрнең уллары иганә итеп бирелгән ашлык, яңа шәраб һәм майны+ келәтләргә* кертергә тиеш.+ Анда изге урынның кирәк-ярак әйберләре саклана, шулай ук руханилар, капка сакчылары һәм җырчылар хезмәт итә. Без Аллаһы йортын игътибарсыз калдырмаячакбыз.+

Искәрмәләр

Яки «тиршата́», өлкә идарәчесенең фарсы титулы.
Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
Я, бәлки, «аңларлык яшьтә булган һәркем».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «гыйбадәтханәсендәге».
Ягъни багышланган икмәкләр. Сүзлекне к.
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «ашханәләренә».
Яки «ашханәләргә».
Яки «ашханәләргә».

Искәрмәләр

Медиаматериал