Никами 11:1—36
11 Халык башлыклары Иерусалимда яшәде,+ ә калган халык жирәбә салып+ изге шәһәр Иерусалимда яшәр өчен һәр ун кешедән бер кешене сайлады, калган тугызы исә башка шәһәрләрдә яшәргә калды.
2 Моннан тыш, халык Иерусалимда яшәргә теләк белдергән һәр кешене фатихалады.
3 Иерусалимда яшәгән Яһүд өлкәсенең башлыклары түбәндә китерелә. (Калган исраиллеләр, руханилар, ле́вилеләр, гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ һәм Сөләйман хезмәтчеләренең уллары+ Яһүднең башка шәһәрләрендә, һәрберсе үз биләмәсендә, үз шәһәрендә яшәде.+
4 Иерусалимда шулай ук Яһүд һәм Биньями́н кабиләләреннән кайбер кешеләр яшәде.) Яһүд кабиләсеннән: Әтья́х (ул Узиянең, Узия́ Зәкәриянең, Зәкәрия́ Әмәринең, Әмәри́ Шәфәтайның, Шәфәта́й Фәре́с+ гаиләсеннән булган Маһаләлилнең улы иде)
5 һәм Маасия́ (ул Барухның, Бару́х Колхузиның, Колхузи́ Хәзинең, Хәзи́ Адайның, Ада́й Йоарибның, Йоари́б шелалылар гаиләсеннән булган Зәкәриянең улы иде).
6 Иерусалимда яшәгән Фәреснең бар улларының саны — 468. Барысы сәләтле ир-атлар иде.
7 Биньямин кабиләсеннән: Саллу́+ (ул Мәшулламның, Мәшулла́м Йоидның, Йои́д Фидайның, Фида́й Колайның, Кола́й Маасиянең, Маасия Итиилның, Итии́л Яшайның улы иде)
8 һәм Габба́й белән Сала́й — барлыгы 928 ир-ат.
9 Зикри́ улы Йәи́л аларның күзәтчесе иде, ә Хәснуә́һ улы Яһүд шәһәрдә аның вәкиле иде.
10 Руханилардан: Йоариб улы Яда́й, Яхи́н,+
11 Сира́й (ул Хилкыяның, Хилкыя́ Мәшулламның, Мәшуллам Садыйкның, Сады́йк Мирәятнең, Мирәя́т Аллаһы йортындагы* башлыкларның берсе Әхитубның+ улы иде),
12 Аллаһы йортындагы эшләрне башкарган аларның туганнары — 822 кеше, шулай ук Адай (ул Йәрәхимнең, Йәрәхи́м Фәллахның, Фәлла́х Амзиның, Амзи́ Зәкәриянең, Зәкәрия Фәшхурның,+ Фәшху́р Малкыяның улы иде)
13 һәм аның туганнары, нәсел башлыклары — 242 кеше; Амаша́й (ул Әзарилның, Әзари́л Әхзайның, Әхза́й Мәшиләмутның, Мәшиләму́т Иммернең улы иде)
14 һәм аның гайрәтле кыю туганнары — 128 кеше. Аларның күзәтчесе атаклы бер гаиләнең әгъзасы Зәбдии́л иде.
15 Ле́вилеләрдән: Шемая́+ (ул Хашшубның, Хашшу́б Әзрикәмнең, Әзрикә́м Хәшәбинең, Хәшәби́ Буниның улы иде)
16 һәм Аллаһы йортының тыштагы эшләре өчен җаваплы ле́вилеләрнең башлыкларыннан Шабта́й+ белән Йозаба́д;+
17 Маттания́+ (ул Микайның, Мика́й Зәбдинең, Зәбди́ Асафның+ улы иде), ул җырчылар җитәкчесе иде, ул дога вакытында мактау сүзләре әйтә иде;+ Бәкбүки́ (ул үз туганнары арасында икенче иде) һәм Абда́й (ул Шаммуаның, Шаммуа́ Җәләлнең, Җәлә́л Ядитунның+ улы иде).
18 Изге шәһәрдә яшәгән бар ле́вилеләрнең саны — 284.
19 Капка сакчыларыннан: Әкку́б, Талму́н+ һәм аларның капка саклаучы туганнары — барлыгы 172.
20 Калган Исраи́л халкы, руханилар һәм ле́вилеләр Яһүд җирендәге башка бар шәһәрләрдә, һәрберсе үзенең мирас итеп алган биләмәсендә яшәде.
21 Гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ Офилда+ яшәде. Зиха́ белән Гишпа́ гыйбадәтханә хезмәтчеләренең* җитәкчеләре иде.
22 Иерусалимда ле́вилеләрнең күзәтчесе Уззи́ иде (ул Бәнинең, Бәни́ Хәшәбинең, Хәшәби Маттаниянең,+ Маттания Миканың улы, Мика́ Асафның гаиләсеннән — җырчылар гаиләсеннән иде). Ул Аллаһы йортындагы эшләргә җитәкчелек итте.
23 Җырчыларның көндәлек ихтыяҗларын патша боерыгы буенча+ канәгатьләндереп торалар иде.
24 Фәтхи́ халыкка кагылышлы бар сорауларда патшаның киңәшчесе* иде (ул Мәшизәбилнең улы, Мәшизәби́л Зирә́х улларыннан, Зирәх Яһүднең улы иде).
25 Яһүд кабиләсеннән кайбер кешеләр кырлары булган мондый авыл-шәһәрләрдә яшәде: Кырья́т-арба́+ һәм аңа бәйле* шәһәрләр, Дибу́н һәм аңа бәйле шәһәрләр, Якабсии́л+ һәм аңа бәйле шәһәрләр,
26 Йешуа́, Молада́,+ Бәйтфәле́т,+
27 Хаса́р-шуа́л,+ Бәхи́р-шеба́ һәм аңа бәйле* шәһәрләр,
28 Зиклә́к,+ Мехона́ һәм аңа бәйле* шәһәрләр,
29 Эн-римму́н,+ Зора́,+ Ярму́т,
30 Зануа́һ,+ Адулла́м һәм аның авыл-шәһәрләре, Лаки́ш+ һәм аның кырлары, Азика́+ һәм аңа бәйле* шәһәрләр. Аларның яшәү җирләре Бәхир-шебадан алып Һинно́м үзәненә+ кадәр иде.
31 Биньямин кабиләсе кешеләре Гебә́,+ Михма́с, Гай, Бәйте́л+ һәм аңа бәйле* шәһәрләрдә яшәде,
32 шулай ук Анату́т,+ Ноб,+ Әнания́,
33 Хасу́р, Рама́,+ Гиттаи́м,
34 Һәди́д, Зәбаи́м, Нибалла́т,
35 Лод һәм һөнәрчеләр үзәне Онода+ яшәде.
36 Ле́вилеләрнең кайбер төркемнәре Яһүд җиреннән Биньямин җиренә күченде.
Искәрмәләр
^ Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
^ Яки «гыйбадәтханәсендәге».
^ Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
^ Яки «нәтиннәрнең». Сүзгә-сүз «бирелгәннәрнең».
^ Сүзгә-сүз «патшаның кулында».
^ Яки «аның тирә-ягындагы».
^ Яки «аның тирә-ягындагы».
^ Яки «аның тирә-ягындагы».
^ Яки «аның тирә-ягындагы».
^ Яки «аның тирә-ягындагы».