Никами 12:1—47

12  Шилтии́л+ улы Зәрубабы́л+ һәм Йешуа́+ белән кайткан руханилар һәм ле́вилеләр болар: Сира́й, Ирмия́, Езра́,  Әмәри́, Маллу́х, Хәттү́ш,  Шәхәния́, Рәху́м, Мәриму́т,  Иддә́й, Гинәтә́й, Абия́,  Миями́н, Мадиа́х, Билга́,  Шемая́, Йоари́б, Яда́й,  Саллу́, Әму́к, Хилкыя́ һәм Ядай. Алар Йешуа көннәрендә руханиларның һәм үз туганнарының башлыклары иде.  Ле́вилеләр: Йешуа, Бину́й, Кәдмаи́л,+ Шәрибия́, Яһүд һәм Маттания́.+ Маттания үз туганнары белән бергә Аллаһыга рәхмәт белдереп җырлау өчен җаваплы иде.  Аларның туганнары Бәкбүки́ белән Унни, сакчылар вазифаларын үтәгәндә,* аларның каршысында торды. 10  Йешуа Йоакимның, Йоаки́м Ильяшибнең,+ Ильяши́б Йоаданың+ атасы булды. 11  Һәм Йоада́ Йонафанның, Йонафа́н Җадыйның атасы булды. 12  Йоаким көннәрендә болар руханилар, нәсел башлыклары булды: Сирай+ нәселеннән Мирая́х, Ирмия нәселеннән Хәнания́, 13  Езра+ нәселеннән Мәшулла́м, Әмәри нәселеннән Йәһухәна́н, 14  Маллухи́ нәселеннән Йонафан, Шәбани́ нәселеннән Йосыф, 15  Хәри́м+ нәселеннән Адна, Мирәя́т нәселеннән Хилка́й, 16  Иддәй нәселеннән Зәкәрия́, Гинәтә́н нәселеннән Мәшуллам, 17  Абия+ нәселеннән Зикри́, Миниями́н нәселеннән...,* Моһадия́ нәселеннән Пилта́й, 18  Билга+ нәселеннән Шаммуа́, Шемая нәселеннән Йәһәната́н, 19  Йоариб нәселеннән Мәттәна́й, Ядай+ нәселеннән Уззи́, 20  Сала́й нәселеннән Калла́й, Әмук нәселеннән Ибе́р, 21  Хилкыя нәселеннән Хәшәби́, Ядай нәселеннән Нитани́л. 22  Ильяшиб, Йоада,+ Йохана́н һәм Җады́й көннәрендә ле́вилеләрнең нәсел башлыклары һәм руханилар фарсы́ Дарийның хакимлек итүенә кадәр язып куелды. 23  Ильяшиб улы Йоханан көннәренә кадәр яшәгән ле́вилеләрнең нәсел башлыклары тарихи язмалар китабына язып куелган иде. 24  Ле́вилеләрнең башлыклары Хәшәби, Шәрибия́ һәм Кәдмаил+ улы Йешуа+ иде. Аларның туганнары Аллаһы кешесе Давыт күрсәтмәләре буенча Аллаһыны данлап һәм аңа рәхмәтләр укып җырлар өчен аларның каршысында торды.+ Шул сакчыларның бер төркеме башкасы янында торды. 25  Маттания,+ Бәкбүки, Абадия́, Мәшуллам, Талму́н һәм Әкку́б+ капка сакчылары+ иде. Алар гыйбадәтханә капкасы янында келәтләрне саклап торды. 26  Болар Йозада́к улы Йешуаның+ улы Йоаким көннәрендә, шулай ук идарәче Никами́ белән рухани һәм күчереп язучы Езра+ көннәрендә хезмәт итте. 27  Иерусалим шәһәре стеналарының тантаналы ачылышын шатлык белән, рәхмәтләр белдерү җырлары җырлап,+ кимваллар кагып, кыллы уен кораллары һәм арфа уйнап үткәрер өчен, ле́вилеләрне эзләп таптылар һәм аларны яшәгән бар җирләреннән Иерусалимга алып килделәр. 28  Җырчыларның уллары* бергә җыелды. Алар өлкәдән,* Иерусалим тирә-ягыннан, нитуфахлылар+ авылларыннан, 29  Бәйтгилгәлдән+ һәм Гебә́+ белән Азмаби́т+ кырларыннан килде, чөнки җырчылар Иерусалим тирә-ягындагы бар җирдә үзләре өчен авыллар төзегән иде. 30  Руханилар белән ле́вилеләр үзләрен сафландырды. Алар шулай ук халыкны,+ капкаларны+ һәм стенаны+ сафландырды. 31  Мин Яһүд мирзалары* белән стенага мендем. Шуннан соң рәхмәт әйтеп җырлаучыларны ике зур хорга билгеләдем һәм алар артыннан баручыларны ике төркемгә бүлдем. Хорларның берсе стена өстеннән уң якка Көл капкасына+ таба барды. 32  Һошайәһ һәм Яһүд җире мирзаларының яртысы алар артыннан барды. 33  Алар белән Азария́, Езра, Мәшуллам, 34  Яһүд, Биньями́н, Шемая һәм Ирмия барды. 35  Алар белән руханиларның кайбер уллары быргылар белән барды:+ Зәкәрия (ул Йонафанның, Йонафан Шемаяның, Шемая Маттанияның, Маттания Микаяһның, Микая́һ Закурның, Заку́р Асафның+ улы иде), 36  аның туганнары Шемая, Әзари́л, Милала́й, Гилала́й, Маа́й, Нитанил, Яһүд һәм Хәнани́. Алар Аллаһы кешесе Давытның уен кораллары+ белән барды. Алар алдыннан күчереп язучы Езра+ барды. 37  Чишмә капкасыннан+ алар стена буенча Давыт Шәһәренең+ Баскычы+ өстеннән үтеп өскә таба барды. Алар Давыт йортыннан югарырак күтәрелеп, көнчыгышка Су капкасына+ таба барды. 38  Ә рәхмәт әйтеп җырлаучы башка хор икенче якка барды. Мин калган халык белән аларга ияреп киттем. Алар Мичләр манарасы+ аша үтеп, Киң стена+ өстеннән барды. 39  Шуннан соң Ифраим капкасы+ аша Иске шәһәр капкасына+ җиттеләр, аннары Балык капкасын+ үтеп, Һанане́л манарасы+ һәм Ме́я манарасы аша Сарык капкасына+ таба бардылар. Алар Сакчылар капкасына җитеп тукталды. 40  Ахыр чиктә рәхмәт әйтеп җырлаучы ике хор Аллаһы йорты алдында тукталды. Алар белән мин һәм минем белән булган түрәләрнең яртысы, 41  быргылар тоткан руханилар Ильяки́м, Маасия́, Миниямин, Микаяһ, Ильянай, Зәкәрия һәм Хәнания, 42  шулай ук Маасия, Шемая, Илгаза́р, Уззи, Йәһухәнан, Малкыя́, Ила́м һәм Езе́р булдык. Җырчылар Израхайның җитәкчелегендә кычкырып җырлады. 43  Шул көнне алар күп корбаннар китерде һәм шатланды,+ чөнки Аллаһы аларга зур куаныч бирде. Хатын-кызлар белән балалар да сөенде.+ Иерусалимдагы шатлыклы тавышларны ерактан да ишетеп була иде.+ 44  Шул көнне иганәләр,+ беренче уңыш+ һәм уннан бер өлешләр+ салынган амбарлар+ өстеннән кешеләр билгеләнде. Бу амбарларга алар шәһәрләрнең кырларыннан Канун кушуы буенча+ руханилар белән ле́вилеләргә+ бирелгән өлешләрне салырга тиеш иде, чөнки Яһүд халкы руханилар белән ле́вилеләрнең хезмәт итеп торуларын күреп бик куана иде. 45  Алар Аллаһыларына хезмәт итә башлады һәм чистарту вазифаларын үтәде. Җырчылар белән капка сакчылары да үз вазифаларына керешеп, Давытның һәм аның улы Сөләйманның күрсәтмәләре буенча эш итте. 46  Чөнки күп еллар элек, Давыт һәм Аса́ф көннәрендә, җырчыларның җитәкчеләре бар иде, һәм Аллаһыны данлап, аңа рәхмәт әйтеп җырлар башкарыла иде.+ 47  Зәрубабыл+ һәм Никами көннәрендә бөтен Исраи́л халкы җырчыларга+ һәм капка сакчыларына+ көндәлек өлешләр бирә иде. Алар шулай ук — ле́вилеләргә,+ ә ле́вилеләр Һарун токымнарына өлешләр аерып бирә иде.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «хезмәт башкарганда».
Евр. текстында, күрәсең, исем төшереп калдырылган.
Яки «өйрәтелгән җырчылар».
Ягъни Үрдүн тирә-ягындагы өлкәдән.
Яки «башлыклары».

Искәрмәләр

Медиаматериал