Никами 13:1—31

13  Шул көнне халык алдында Муса китабы укылды,+ һәм амунлы да, моаблы+ да һичкайчан Аллаһы җыелышының өлеше булырга тиеш түгел дип язылган сүзләр табылды,+  чөнки алар исраиллеләрне икмәк һәм су белән каршы алмады, ә киресенчә, аларны каһәрләр өчен, Бильямны яллады.+ Әмма Аллаһыбыз каһәрләүне фатихага әйләндерде.+  Канунны ишетү белән алар Исраи́л халкыннан чит ил кешеләренең бар токымнарын* аера башлады.+  Моңарчы Аллаһыбыз йортының* келәтләре*+ өчен Ильяши́б+ рухани җаваплы булды, ул Табиянең+ туганы иде.  Ул Табиягә бер зур келәтне* файдалануга биргән иде. Моңарчы анда алар икмәк бүләге, ла́дан, кирәк-ярак әйберләр һәм ле́вилеләргә,+ җырчыларга, капка сакчыларына бирелергә тиешле ашлыкның, яңа шәрабның һәм майның+ уннан бер өлешен, шулай ук руханилар өчен иганәләрне саклый иде.+  Ул вакытта мин Иерусалимда булмадым, чөнки мин Бабы́л патшасы Артаксерксның+ хакимлек итүенең 32 нче елында+ патша янына кире кайткан идем. Соңрак мин патшадан берникадәр вакытка китәргә рөхсәт сорадым.  Иерусалимга килгәч, миңа шул билгеле булды: Ильяшиб,+ Аллаһы йортының ишегалдындагы бер келәтне Табиягә+ файдалануга биреп, коточкыч нәрсә эшләгән.  Бу миңа бик ошамады, шуңа күрә мин шул келәттән* Табиянең бар әйберләрен чыгарып ташладым.  Шуннан соң мин боерык бирдем, һәм келәтләрне* чистарттылар. Мин Аллаһы йортының кирәк-ярак әйберләрен,+ икмәк бүләген һәм ла́данны+ кире шунда керттем. 10  Миңа шул да билгеле булды: ле́вилеләргә тиешле өлешләр+ бирелмәгәнгә,+ хезмәтне башкаручы ле́вилеләр белән җырчылар һәрберсе үз кырына кайткан.+ 11  Шуңа күрә мин түрәләрне+ шелтәләп, аларга: «Ник Аллаһы йорты игътибарсыз кала?»+ — дидем. Мин ле́вилеләрне бергә җыеп, кире үз урыннарына билгеләдем. 12  Шунда бар Яһүд халкы келәтләргә+ ашлыкның, яңа шәрабның һәм майның уннан бер өлешен китерде.+ 13  Мин Шеламия́ руханине, күчереп язучы Садыйкны һәм ле́виле Фидайны келәтләр өчен җаваплы иттем, ә Маттания́ улы Закурның улы Хәна́н аларның ярдәмчесе булды, чөнки алар ышанычлы кешеләр дип санала иде. Аларның вазифасы үз туганнарына өлешләр бирү иде. 14  И Аллаһым, мине моның өчен хәтереңдә сакла+ һәм Аллаһым йорты өчен, шулай ук андагы хезмәт өчен тугры мәхәббәт күрсәтеп башкарган эшләремне онытма.+ 15  Шул көннәрдә мин Яһүд җирендәге кешеләрнең Шимбә көнне+ изгечләрдә йөзем изүләрен, ашлык китереп ишәкләргә төяүләрен һәм Иерусалимга Шимбә көнне шәраб, йөзем, инҗир һәм һәртөрле йөк китерүләрен күрдем.+ Шунда мин аларны бу көнне азык-төлек сатудан кисәттем.* 16  Шәһәрдә яшәүче тирлылар балык һәм төрле-төрле әйберләр китереп Иерусалимда Шимбә көнне Яһүд халкына сата иде.+ 17  Мин Яһүд мирзаларын шелтәләп, аларга болай дидем: «Шимбә көнен нәҗесләп, ник сез андый яманлык кыласыз? 18  Әллә ата-бабаларыгыз шуны ук эшләмәдеме, һәм Аллаһы моның өчен безгә һәм шушы шәһәргә бар бу бәла-казаларны китермәдеме әллә? Хәзер сез, Шимбә көнен нәҗесләп,+ Исраилгә каршы чыккан Аллаһының көйдергеч ачуын тагын да көчәйтәсез». 19  Шимбә көне җитәр алдыннан, Иерусалим капкаларына күләгә төшә башлагач ук, мин ишекләрне бикләргә боердым һәм аларны Шимбә көне тәмамланганчы ачмаска куштым. Мин, Шимбә көнне шәһәргә бернинди йөк кертелмәсен өчен, кайбер хезмәтчеләремне капкалар янына куйдым. 20  Шуңа күрә сәүдәгәрләр һәм һәртөрле әйберләрне сатучылар Иерусалимның тышкы ягында бер я ике тапкыр кунды. 21  Шунда мин аларны кисәтеп, болай дидем: «Ни өчен сез стена янында кунасыз? Тагын бер тапкыр шулай эшләсәгез, мин сезне көч кулланып куып җибәрермен». Шуннан соң алар Шимбә көнне бүтән килмәде. 22  Мин ле́вилеләргә Шимбә көнен изге килеш саклар өчен+ чистарынып торырга һәм килеп капкаларны сакларга куштым. Бу эшләрем өчен дә, и Аллаһым, мине хәтереңдә сакла һәм бөек тугры мәхәббәтең буенча миңа шәфкать күрсәт.+ 23  Ул көннәрдә миңа шулай ук яһүдләрнең ашдодлы,+ амунлы һәм моаблы+ хатыннарга өйләнгәннәре* билгеле булды.+ 24  Аларның улларының яртысы — ашдодлылар телендә, ә калганнары башка халык телләрендә сөйләшә иде. Аларның берсе дә яһүд телендә сөйләшә белми иде. 25  Шуңа күрә мин аларны шелтәләдем һәм каһәрләдем, кайбер кешеләрне кыйнадым+ һәм, чәчләрен йолкып, Аллаһы алдында ант бирергә мәҗбүр иттем һәм: «Сез кызларыгызны аларның улларына бирергә тиеш түгел һәм аларның кызларын да улларыгыз я үзегез өчен алырга тиеш түгел+,— дидем.— 26  Нәкъ алар аркасында Исраил патшасы Сөләйман гөнаһ кылды түгелме соң? Күп халыклар арасында аның кебек патша юк иде,+ Аллаһысы аны ярата иде,+ шуңа күрә Аллаһы аны бөтен Исраил өстеннән патша итте. Әмма чит халыклардан булган хатыннары хәтта аны да гөнаһ кылуга тартты.+ 27  Чит халыклардан булган хатын-кызларга өйләнеп, сез Аллаһыбызга тугрылыксызлык күрсәтәсез һәм зур яманлык кыласыз. Бу шаккатарлык эш түгелме?»+ 28  Баш рухани Ильяшибның+ Йоада́+ исемле улы бар иде. Йоаданың бер улы харунлы Санбалатның+ кияве иде. Шунлыктан мин аны үз янымнан кудым. 29  И Аллаһым, аларны хәтереңнән алып ташлама, чөнки алар руханилыкны да, руханилар+ һәм ле́вилеләр+ белән төзелгән килешүне дә нәҗесләде. 30  Мин халыкны чит халыкларның бар нәҗеслегеннән чистарттым һәм руханилар белән ле́вилеләргә вазифалар биреп, һәрберсен үз хезмәтенә билгеләдем,+ 31  шулай ук үз вакытында утын китерү+ һәм беренче булып өлгергән уңыш турында боерык бирдем. И Аллаһым, миңа илтифат күрсәт һәм мине хәтереңдә сакла.+

Искәрмәләр

Яки «катыш никахтан туганнарны».
Яки «гыйбадәтханәсенең».
Яки «ашханәләре».
Яки «ашханәне».
Яки «ашханәдән».
Яки «ашханәләрне».
Я, бәлки, «Шул көнне мин аларны азык-төлек сатудан кисәттем».
Яки «үз йортларына алганнары».

Искәрмәләр

Медиаматериал