Никами 3:1—32

3  Баш рухани Ильяши́б+ һәм рухани булып хезмәт итүче аның туганнары Сарык капкасын+ төзи башлады. Алар аны изгеләндерде*+ һәм ишекләрен куйды. Алар шулай ук Ме́я манарасына+ кадәр, ә аннары Һанане́л манарасына+ кадәр төзеде һәм стенаның шул өлешен изгеләндерде.  Алардан соң Әрихә́ кешеләре+ төзеде, ә алардан соң Имри́ улы Заку́р төзеде.  Хәснә́ уллары Балык капкасын+ төзеде. Алар агач рам урнаштырды+ һәм, ишекләр элеп, эшермәләр белән бикләр куйды.  Алардан соң Хакку́з улы Урийәһнең улы Мәриму́т+ төзекләндерү эшен алып барды, алардан соң Мәшизәби́л улы Бирхияһнең улы Мәшулла́м+ төзекләндерү эшен алып барды, ә алардан соң Баана́ улы Сады́йк төзекләндерү эшен алып барды.  Алардан соң тикуалылар+ төзекләндерү эшен алып барды, әмма аларның абруйлы кешеләре үз хуҗаларының күзәтүе астында хезмәттә катнашыр өчен үзләрен басынкыландырмады.  Фаси́х улы Йоада́ һәм Бисуда́й улы Мәшуллам Иске шәһәр капкасын+ төзекләндерде. Алар агач рам урнаштырды һәм, ишекләр элеп, эшермәләр белән бикләр куйды.  Алардан соң гибонлы+ Мелатия́ белән мирануфлы Йаду́н — Гибо́н һәм Миспә́+ кешеләре — төзекләндерү эшен алып барды. Алар бөек елга* аръягы+ өлкәсенең идарәчесе хакимлеге астында иде.  Алардан соң Хәрхә́й улы Узии́л — алтын осталарының берсе — төзекләндерү эшен алып барды, аңардан соң мазь* ясаучыларның берсе Хәнания́ төзекләндерү эшен алып барды. Алар Иерусалимда Киң стенага+ кадәр таш җәйде.  Алардан соң Хур улы Рифа́й төзекләндерү эшен алып барды. Ул Иерусалим өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирза* иде. 10  Алардан соң Харума́ф улы Яда́й үз йорты каршында төзекләндерү эшен алып барды. Аңардан соң Хәшәбни́ улы Хәттү́ш төзекләндерү эшен алып барды. 11  Хәри́м+ улы Малкыя́ белән Фәха́т-моа́б+ улы Хашшу́б стенаның киләсе өлешен, шулай ук Мичләр манарасын+ төзекләндерде. 12  Алардан соң Лухи́ш улы Шалу́м үзенең кызлары белән төзекләндерү эшен алып барды. Ул Иерусалим өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирза* иде. 13  Хану́н һәм аның белән Зануа́һ+ кешеләре Үзән капкасын+ төзекләндерде. Алар аны торгызды һәм, ишекләр элеп, эшермәләр белән бикләр куйды. Алар Көл капкасына+ кадәр стенаның 1 000 терсәк* озынлыктагы өлешен төзекләндерде. 14  Реха́б улы Малкыя — Бәйтхакири́м+ өлкәсенең мирзасы* — Көл капкасын төзекләндерде. Ул аны торгызды һәм, ишекләр элеп, эшермәләр белән бикләр куйды. 15  Колхузи́ улы Шалун — Миспә+ өлкәсенең мирзасы* — Чишмә капкасын+ төзекләндерде. Ул аны торгызды һәм түбәсен япты, ишекләр элде һәм эшермәләр белән бикләр куйды. Ул шулай ук Патша бакчасы+ янындагы Канал буасы+ стенасын Давыт шәһәреннән+ төшкән Баскычка+ кадәр төзекләндерде. 16  Аңардан соң Әзби́к улы Никами́ — Бәйтсу́р+ өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирза* — төзекләндерү эшен алып барды. Ул стенаны Давытның Патшалар каберлеге*+ яныннан алып ясалма буага+ кадәр һәм Куәтлеләр йортына кадәр төзекләндерде. 17  Аңардан соң төзекләндерү эшен ле́вилеләр алып барды. Алар Бәни́ улы Рәху́м күзәтүе астында эшләде. Аңардан соң Хәшәби́ — Кейла́+ өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирза* — үз өлкәсе исеменнән төзекләндерү эшен алып барды. 18  Аңардан соң аларның туганнары төзекләндерү эшен алып барды. Алар Хәнада́д улы Бавайның — Кейла өлкәсенең яртысы белән җитәкчелек итүче мирзаның — күзәтүе астында эшләде. 19  Аңардан соң Йешуа́+ улы Езе́р — Миспәнең мирзасы* — Терәү+ янындагы Кораллар йортына алып бара торган үр каршында стенаның киләсе өлешен төзекләндерде. 20  Аңардан соң Зәбба́й+ улы Бару́х ашкынып эшләде һәм Терәүдән алып баш рухани Ильяшиб+ йортына керү урынына кадәр стенаның киләсе өлешен төзекләндерде. 21  Аңардан соң Хаккуз улы Урийәһнең улы Мәримут+ стенаның киләсе өлешен, Ильяшиб йортына керү урыныннан алып Ильяшиб йортының ахырына кадәр төзекләндерде. 22  Аңардан соң руханилар — Үрдү́н өлкәсе*+ кешеләре — төзекләндерү эшен алып барды. 23  Алардан соң Биньями́н һәм Хашшуб үзләренең йорты каршында төзекләндерү эшен алып барды. Алардан соң Әнания улы Маасиянең улы Азария́ үз йорты янында төзекләндерү эшен алып барды. 24  Аңардан соң Хәнадад улы Бину́й стенаның киләсе өлешен, Азария йортыннан алып Терәүгә+ кадәр һәм аннан соң стенаның почмагына хәтле төзекләндерде. 25  Аңардан соң Уза́й улы Фәла́л төзекләндерү эшен алып барды. Ул Терәү янында һәм Патша сараеннан+ чыгып торган манара — Сакчылар ишегалдында+ торган иң биек бина — янында эшләде. Аңардан соң Фару́ш+ улы Фида́й төзекләндерү эшен алып барды. 26  Офилда+ яшәүче гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ көнчыгышта Су капкасы+ янындагы урынга кадәр һәм аннан соң стенадан чыгып торган манарага кадәр төзекләндерү эшен алып барды. 27  Алардан соң тикуалылар+ стенаның киләсе өлешен, стенадан чыгып торган зур манара яныннан алып Офи́л стенасына кадәр, төзекләндерү эшен алып барды. 28  Руханилар Ат капкасыннан+ өстәрәк, һәрберсе үз йорты каршында, төзекләндерү эшен алып барды. 29  Алардан соң Имме́р улы Садыйк+ үз йорты каршында төзекләндерү эшен алып барды. Аңардан соң Шәхәния́ улы Шемая́ — Көнчыгыш капкасының+ сакчысы — төзекләндерү эшен алып барды. 30  Аңардан соң Шеламия́ улы Хәнания һәм Салафның алтынчы улы Ханун стенаның киләсе өлешен төзекләндерде. Аңардан соң Бирхия́һ улы Мәшуллам+ үзенең зур бүлмәсе каршында төзекләндерү эшен алып барды. 31  Аңардан соң Малкыя — алтын осталары берләшмәсенең әгъзасы — Тикшерү капкасы янындагы гыйбадәтханә хезмәтчеләренең*+ һәм сәүдәгәрләрнең йортларына кадәр, һәм аннан соң стена почмагындагы өске бүлмәгә кадәр төзекләндерү эшен алып барды. 32  Стена почмагындагы өске бүлмә һәм Сарык капкасы+ арасында төзекләндерү эшен алтын осталары һәм сәүдәгәрләр алып барды.

Искәрмәләр

Яки «багышлады».
Яки «Евфрат».
Яки «хушбуй».
Яки «башлык».
Яки «башлык».
Як. 445 м. Ә14 кушымт. к.
Яки «башлыгы».
Яки «башлыгы».
Яки «башлык».
Күрәсең, бу — Давытның һәм соңрак яшәгән Яһүд патшаларының каберләре.
Яки «башлык».
Яки «башлыгы».
Я, бәлки, «күрше өлкә».
Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
Яки «нәтиннәрнең». Сүзгә-сүз «бирелгәннәрнең».

Искәрмәләр

Медиаматериал