Никами 4:1—23
4 Стенаны яңадан торгызуыбыз турында ишеткәч, Санбала́т+ ярсып китте һәм бик күңелсезләнде.* Ул яһүдләрдән мыскыллап көлә башлады.
2 Үз туганнары һәм Сама́рия гаскәре алдында ул болай диде: «Бу мескен яһүдләр нишли? Моны үзләре генә булдыра алырлар дип уйлыймы? Әллә корбаннар китерерләрме? Бер көн эчендә үз эшен башкарып чыгарлармы? Алар бу җимереклекләр өемендәге янган ташларны терелтә алырмы?»+
3 Аның янында торган амунлы+ Табия́+ болай диде: «Болар төзегән нәрсә өстенә хәтта төлке сикерсә дә, таш стеналары җимерелер».
4 И Аллаһыбыз, ишет, чөнки безне кимсетәләр.+ Мәсхәрәләүләре үз башларына төшсен,+ аларны чит ил корбаны итеп әсирлеккә төшер.
5 Гаепләрен игътибарсыз калдырма һәм гөнаһларын кичермә,+ алар бит төзүчеләрне рәнҗетте.
6 Төзү эшен дәвам итеп, без стенаның бөтен өлешләрен тоташтырдык һәм аны яртысына кадәр күтәрдек. Кешеләр күңел салып эшләде.
7 Санбалат, Табия,+ гарәпләр,+ амунлылар һәм ашдодлылар+ Иерусалим стеналарын төзекләндерү эшенең уңышлы гына барганын һәм стенаның җимерек урыннарын ямаганнарын ишеткәч, аларның бик нык ачулары чыкты.
8 Алар Иерусалимга килеп аңа каршы сугышырга һәм анда шау-шу кузгатырга сүз куешты.
9 Ләкин без Аллаһыбызга дога кылдык һәм, үзебезне алардан яклар өчен, көндез дә, төнлә дә сакчылар куя идек.
10 Әмма Яһүд халкы болай дип әйтә иде: «Эшчеләр* арып бетте, ә җимереклекләр әле бик күп. Без стенаны беркайчан да төзеп бетерә алмаячакбыз».
11 Ә дошманнарыбыз: «Алар моны абайлаганчы һәм безне күргәнче, араларына үтеп кереп, аларны үтерербез дә эшләрен туктатырбыз»,— дип әйтеп торды.
12 Алар белән янәшә яшәгән яһүдләр безгә килгәндә кат-кат болай дия иде: «Дошманнар килеп, безгә бар яктан һөҗүм итәр».
13 Шуңа күрә мин иң түбән һәм ачык урыннарда стенаның тышкы ягында кешеләр куя башладым. Мин аларны кылычлары, сөңгеләре һәм җәяләре белән гаиләләре буенча куйдым.
14 Аларның куркуларын күреп, мин шунда ук тордым да күренекле кешеләргә,+ түрәләргә һәм калган халыкка болай дидем: «Алардан курыкмагыз.+ Бөек һәм курку-хөрмәт уятучы Йәһвәне+ хәтерегездән чыгармагыз. Үз туганнарыгыз, улларыгыз һәм кызларыгыз, хатыннарыгыз һәм йортларыгыз өчен сугышыгыз».
15 Дошманнарыбыз үзләренең эшләре безгә мәгълүм икәнлеген ишеткәч һәм ниятләрен Аллаһы бозганын аңлагач, без барыбыз да стенадагы эшебезгә кайттык.
16 Ул көннән башлап кешеләремнең яртысы эшләде,+ ә калганнары көбә киеп сөңгеләр, калканнар, җәяләр тотып торды. Мирзалар+ яһүдләргә булышлык күрсәтеп, алар артында басып торды.
17 Яһүдләр исә стенаны төзеде. Йөк ташучылар бер куллары белән эшләде, ә икенчесендә сугыш коралы* тотты.
18 Һәр эшләгән төзүченең биленә кылыч тагылган иде. Минем янымда мөгез кычкыртучы+ торды.
19 Шунда мин күренекле кешеләргә, түрәләргә һәм калган халыкка болай дидем: «Стена эше бик күп, һәм без бер-беребездән ерак торып эшлибез.
20 Мөгез быргы тавышын ишеткәч, яныбызга җыелыгыз. Аллаһыбыз безнең өчен сугышачак».+
21 Бер яртыбыз эшләгәндә, икенче яртыбыз таң атуыннан алып йолдызлар күренгәнчегә кадәр сөңгеләр тотып торды.
22 Шунда мин халыкка болай дидем: «Һәр кеше үз хезмәтчесе белән Иерусалимда төн үткәрсен. Алар төнлә безне яклар, ә көндез эшләр».
23 Мин дә, туганнарым да, хезмәтчеләрем+ дә, янымдагы сакчылар да киемебезне беркайчан да салмый идек. Һәрберебез үз сугыш коралын уң кулында тотты.