Никами 6:1—19

6  Санбала́т, Табия́,+ гарәп+ Гишә́м һәм калган дошманнарыбыз стенаны төзеп бетергәнем турында,+ шулай ук җимерек урыннарының инде калмаганы хакында ишеткәч (чынбарлыкта исә ул вакытта мин капкаларга ишекләр куймаган идем әле),+  Санбалат белән Гишәм миңа шунда ук мондый хәбәр җибәрде: «Кил, Оно́+ үзәнендәге берәр авылда очрашыр өчен вакыт билгелик». Ләкин алар миңа зыян китерергә ниятләгән иде.  Шуңа күрә мин хәбәрчеләр җибәреп аларга: «Мин зур эш башкарам һәм килә алмыйм. Китсәм, эш тукталачак»,— дидем.  Шул хәбәрне алар миңа дүрт тапкыр җибәрде, һәм һәр очракта да җавабым бер булды.  Шунда Санбалат үз хезмәтчесе аша мөһерләнмәгән хат җибәреп, миңа шул ук хәбәрне бишенче тапкыр җиткерде.  Анда болай дип язылган иде: «Халыклар арасында йөргән сүз буенча, Гишәмнең+ сүзләре буенча да, син һәм яһүдләр фетнә күтәрергә ниятлисез.+ Шуңа күрә сез стена төзисез дә. Шул хәбәрләр буенча, син аларның патшасы булырга җыенасың.  Шулай ук син бөтен Иерусалим буйлап: „Яһүд җирендә патша бар!“ — дип игълан итсеннәр өчен, пәйгамбәрләр билгеләп куйгансың. Моның барысын патшага сөйләячәкләр. Шуңа күрә кил, моның турында сөйләшик».  Әмма мин аңа мондый җавап җибәрдем: «Әйткән сүзләреңнең берсе дә хак түгел. Аларны уйлап кына чыгаргансың».  Аларның барысы безне куркытырга тырышып: «Бу эшне башкарып аларның куллары хәлсезләнер, һәм ул тәмамланмаячак»,— дия иде.+ Хәзер мин, кулларымны ныгытуыңны сорап,+ дога кылам. 10  Шунда мин Шемая́ (ул Дилайның, Дила́й Меһетабелның улы иде) йортына бардым. Ул анда бикләнеп утыра иде. Ул: «Әйдә, вакыт билгеләп, Аллаһы йортында, гыйбадәтханә эчендә, очрашыйк һәм гыйбадәтханәдә бикләник, чөнки алар сине үтерергә киләчәк. Алар төнлә сине үтерергә киләчәк»,— дип әйтте. 11  Мин исә: «Минем кебек кеше качып китәргә тиешме? Минем кебек кеше гыйбадәтханәгә кереп, исән кала аламы?+ Мин анда кермәячәкмен!» — дидем. 12  Шуннан соң мин аны Аллаһы җибәрмәгәнен аңладым. Аны, шул пәйгамбәрлекне миңа каршы сөйләсен дип, Табия белән Санбалат+ яллаган булган. 13  Алар мине куркытыр өчен һәм гөнаһ кылуга котыртыр өчен аны яллаган. Шулай итеп аларның абруемны төшерергә нигезләре булыр иде һәм алар мине хурлар иде. 14  И Аллаһым, Табия+ белән Санбалатны һәм аларның эшләрен онытма, шулай ук мине һәрвакыт куркытырга тырышкан пәйгамбәр хатын Нуадия́ белән башка пәйгамбәрләрне истә тот. 15  Стенаны төзү эше 25 нче әлүлдә* тәмамланды, ул 52 көн эчендә торгызылды. 16  Бар дошманнарыбыз моның турында ишеткәч һәм тирә-яктагы бар халыклар моны күргәч, бик каты оятка калдылар.+ Алар бу эшнең Аллаһыбыз ярдәме белән башкарылганын аңлады. 17  Ул көннәрдә Яһүд җирендәге күренекле кешеләр+ Табиягә күп хатлар җибәрә иде, Табия исә аларга җавап бирә иде. 18  Яһүд җирендә яшәүче күпләр аңа тугрылыкка ант итте, чөнки ул Әра́х+ улы Шәхәниянең кияве иде, аның улы Йәһухәна́н исә Бирхия́һ улы Мәшулламның+ кызына өйләнгән иде. 19  Алар миңа шулай ук аның турында гел яхшыны сөйли иде, ә аннары минем сүзләремне аңа җиткерә иде. Шуннан соң Табия мине куркытыр өчен хатлар җибәрә иде.+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал