Никами 7:1—73

7  Мин, стенаны торгызып бетергәч,+ ишекләр куйдым.+ Аннары капка сакчылары,+ җырчылар+ һәм ле́вилеләрне+ билгеләдем.  Аннан соң мин Иерусалим өстеннән бертуганым Хәнанине+ һәм Ныгытма+ башлыгы Хәнанияне куйдым, чөнки ул иң ышанычлы кеше иде һәм башкаларга караганда Аллаһыдан күбрәк курка иде.+  Мин аларга болай дидем: «Иерусалим капкалары кояш кыздыра башлаганчы ачылмасын. Ишекләр ябылып бикләнгәндә, капка сакчылары аның янында торсын. Өстәвенә, Иерусалимда яшәүчеләрдән сакчылар билгеләп куегыз. Аларның кайберләре — үзләренә билгеләнгән урыннарда, башкалары үз йортлары каршында торсын».  Шәһәр зур һәм киң, ә анда торучы халык аз иде,+ йортлар да әле торгызылмаган иде.  Аллаһым йөрәгемә бер уй салды, һәм мин күренекле кешеләрне, түрәләрне һәм халыкны җыеп, аларның шәҗәрәләрен төзергә булдым.+ Шунда мин беренче булып килгән кешеләрнең шәҗәрәләр китабын таптым. Анда болай дип язылган иде:  «Шушы өлкәдә яшәгән һәм әсирлектән кайткан кешеләрнең исемлеге. Аларны Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р+ әсирлеккә алган булган.+ Соңрак алар Иерусалимга һәм Яһүд җиренә, һәрберсе үз шәһәренә кайткан.+  Алар Зәрубабы́л,+ Йешуа́,+ Никами́, Азария́, Раами́, Нахмани́, Мардәкә́й, Билша́н, Миспәри́т, Биква́й, Наху́м һәм Бахана́ белән килгән. Исраилле ир-атлар санына кергән кешеләр:+  Фару́ш уллары — 2 172,  Шәфәта́й уллары — 372, 10  Әра́х+ уллары — 652, 11  Йешуа белән Йоһа́б+ улларыннан булган Фәха́т-моа́б+ уллары — 2 818, 12  Ила́м+ уллары — 1 254, 13  Затту́ уллары — 845, 14  Зәкка́й уллары — 760, 15  Бину́й уллары — 648, 16  Бива́й уллары — 628, 17  Әзга́т уллары — 2 322, 18  Адоника́м уллары — 667, 19  Биквай уллары — 2 067, 20  Ади́н уллары — 655, 21  Һизәкы́я йортыннан Әти́р уллары — 98, 22  Хашу́м уллары — 328, 23  Биза́й уллары — 324, 24  Хәри́ф уллары — 112, 25  Гибо́н+ уллары — 95, 26  Бәйтлеһе́м һәм Нитуфа́х кешеләре — 188, 27  Анату́т+ кешеләре — 128, 28  Бәйтазмаби́т кешеләре — 42, 29  Кырья́т-йәри́м,+ Кәфира́һ һәм Бәхиру́т+ кешеләре — 743, 30  Рама́ һәм Гебә́+ кешеләре — 621, 31  Михма́с+ кешеләре — 122, 32  Бәйте́л+ һәм Гай+ кешеләре — 123, 33  башка бер Нәбу́ кешеләре — 52, 34  башка бер Илам уллары — 1 254, 35  Хәри́м уллары — 320, 36  Әрихә́ уллары — 345, 37  Лод, Һәди́д һәм Оно́+ уллары — 721, 38  Сәна́һ уллары — 3 930. 39  Руханилар:+ Йешуа йортыннан Яда́й угыллары — 973, 40  Имме́р угыллары — 1 052, 41  Фәшху́р+ угыллары — 1 247, 42  Хәрим+ угыллары — 1 017. 43  Ле́вилеләр:+ Хәди́ф улларыннан Кәдмаи́л+ йортыннан Йешуа уллары — 74. 44  Җырчылар:+ Аса́ф+ уллары — 148. 45  Капка сакчылары:+ Шалумның, Әтирнең, Талмунның, Әккубның,+ Хәтитнең һәм Шубайның уллары — 138. 46  Гыйбадәтханә хезмәтчеләре:*+ Зиханың, Хасуфның, Тәбаутның, 47  Кирузның, Сианың, Паданның, 48  Ләбәннең, Хагабаның, Салмайның, 49  Хәнанның, Гиддәлнең, Гахәрнең, 50  Рияхның, Рәзиннең, Нәкиднең, 51  Газзамның, Уззаның, Фасихның, 52  Бисайның, мәүнлеләрнең, Нәфишәсимнең 53  Бәкбүкнең, Хакуфның, Хархурның, 54  Бәслитнең, Мәһитнең, Харшаның, 55  Бәркузның, Сисарның, Тәмахның, 56  Нәсихнең һәм Хатифның уллары. 57  Сөләйман хезмәтчеләренең уллары:+ Сотайның, Сөфәритнең, Пәриднең, 58  Яләйнең, Дәркунның, Гиддәлнең, 59  Шәфәтайның, Хәттилнең, Пәхәрит-хазибаимның, шулай ук Амонның уллары. 60  Гыйбадәтханә хезмәтчеләре*+ саны белән Сөләйман хезмәтчеләре улларының саны — барлыгы бергә 392. 61  Түбәндәгеләр Тел-меладан, Тел-харшадан, Керубтан, Аддоннан һәм Иммердән килде, әмма үзләренең нәселләре һәм чыгышлары буенча исраиллеләр булуларын раслый алмады:+ 62  Дилайның, Табиянең һәм Нәкиднең уллары — 642. 63  Руханилар: Хабайның, Хаккузның+ һәм Барзилайның уллары. Барзила́й гиладлы Барзилайның+ кызларыннан үзенә хатын алган булган һәм аларның исеме белән атала башлаган. 64  Болар үз нәсел шәҗәрәләрен дәлилләр өчен үз язуларын эзләде, ләкин таба алмады, шуңа күрә рухани булып хезмәт итүгә яраклы түгел дип табылды.+ 65  Идарәче*+ алар аеруча изге нәрсәләрне ашарга тиеш түгел дип әйтте.+ Һәм шулай ури́м һәм тумми́м+ салып моны хәл итә алган рухани килгәнчегә кадәр булырга тиеш диде. 66  Бар җыелышның гомуми саны 42 360 булды.+ 67  Моннан тыш, аларның 7 337 кол ир белән кол хатын-кызы бар иде.+ Алар белән бергә шулай ук 245 җырчы ир һәм хатын бар иде.+ 68  Аларның 736 аты, 245 качыры, 69  435 дөясе һәм 6 720 ишәге бар иде. 70  Нәсел башлыкларының кайберләре Аллаһы йортында башкарыла торган эш өчен кирәкле нәрсәләр бирде.+ Идарәче* казнага 1 000 алтын драхма,* 50 табак һәм руханилар өчен 530 озын күлмәк бирде.+ 71  Нәсел башлыкларының кайберләре төзү эшләре өчен билгеләнгән казнага 20 000 алтын драхма һәм 2 200 көмеш ми́на* бирде. 72  Калган халык 20 000 алтын драхма, 2 000 көмеш ми́на һәм руханилар өчен 67 озын күлмәк бирде. 73  Руханилар, ле́вилеләр, капка сакчылары, җырчылар,+ халыкның бер өлеше, гыйбадәтханә хезмәтчеләре* һәм калган исраиллеләр үз шәһәрләрендә урнашты.+ Җиденче ай җиткәндә+ исраиллеләр инде үз шәһәрләрендә яши иде».+

Искәрмәләр

Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».
Яки «Тиршата́», өлкә идарәчесенең фарсы титулы.
Яки «Тиршата́», өлкә идарәчесенең фарсы титулы.
Гадәттә, 8,4 г авырлыктагы фарсыларның алтын даригына тиң. Грек Язмаларында әйтелгән драхма түгел. Ә14 кушымт. к.
Еврей Язмаларында әйтелгән мина 570 г булган. Ә14 кушымт. к.
Яки «нәтиннәр». Сүзгә-сүз «бирелгәннәр».

Искәрмәләр

Медиаматериал