Рут 3:1—18

3  Бервакыт каенанасы Нагомия́ аңа болай диде: «Кызым, бәлки, миңа синең өчен яшәү урыны табаргадыр?+ Тормышың җайга салыныр иде.  Әллә Бога́з безнең туганыбыз түгелме?+ Син аның хезмәтче хатыннары белән эшләгән идең. Бүген кич ул ындырда арпа җилгәрә.  Шуңа күрә юын, тәнеңә хуш исле май сөрт, матур итеп киен* һәм ындыр табагына бар. Әмма Богаз ашап-эчкәнче, аның күзенә күренмә.  Ә инде ул ятарга җыенгач, кайсы җиргә барып ятканын күзәт. Аннары бар да аягындагы япмасын ачып, шунда ят. Ул үзе сиңа нәрсә эшләргә икәнен әйтер».  Рут аңа: «Ничек кушсаң, барысын шулай эшләрмен»,— диде.  Аннан соң ул ындыр табагына барып, барысын да каенанасы кушканча эшләде.  Богаз ашап-эчте, аның күңеле күтәрелде, һәм ул ашлык өеме янына барып ятты. Шуннан соң Рут сиздермичә генә килеп, аның аягындагы япмасын ачты да ятты.  Төн уртасында Богаз өши башлады. Күтәрелеп караса, аяк очында бер хатын ята.  Богаз аңардан: «Кем син?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Мин Рут, сезнең хезмәтчегез. Мине, хезмәтчегезне, канатыгыз* астына алыгызчы, сез бит йолып алучы»+,— дип җавап бирде. 10  Богаз аңа болай диде: «И кызым, Йәһвә сиңа фатихасын бирсен. Бу юлы син элеккегә караганда да күбрәк тугры мәхәббәт күрсәттең.+ Баймы, ярлымы, яшь егет эзләмәдең. 11  Шуңа күрә, кызым, бер дә курыкма. Синең һәр үтенечеңне үтәрмен,+ чөнки шәһәрдәгеләрнең һәммәсе синең яхшы хатын булуыңны белә. 12  Әйе, минем чыннан да сезне йолып алырга хокукым бар,+ әмма сезне йолып ала алган миннән дә якынрак бер туганыгыз бар бит әле.+ 13  Төнне монда кун, ә иртән ул сине йолып алса, бик әйбәт, йолып алсын.+ Ә йолып алырга теләмәсә, тере Аллаһы Йәһвә белән ант итәм: мин сине йолып алырмын. Таң атканчы монда йокла». 14  Шулай итеп, Рут таң атканчы аның аяк очында ятты, ә аннары беркем дә күрмәсен дип әле караңгы чакта торды. Богаз: «Ындыр табагына хатын-кыз килеп киткәнен беркем дә белмәсен»,— диде. 15  Ул Рутка: «Өс киемеңне тотып тор»,— дип әйтте. Рут киемен тоткач, ул аңа алты үлчәм* арпа үлчәп бирде һәм аны күтәрергә булышты. Аннары Богаз шәһәргә китте. 16  Рут кайткач, каенанасы аңардан: «Барысы ничек булып бетте, кызым?» — дип сорады. Шунда ул аңа Богазның нәрсә эшләгәнен сөйләп бирде. 17  «„Каенанаң янына буш кул белән кайтма“,— диеп, ул миңа алты үлчәм арпа бирде»,— дип өстәде Рут. 18  Шунда Нагомия болай диде: «Барысы ничек булып бетәчәген белгәнче көтеп утыр, кызым, чөнки бу кеше эшне бүген үк җайга салмыйча тынычланмас».

Искәрмәләр

Яки «өске киемнәреңне ки».
Сүзгә-сүз «киемегез итәге».
Бәлки, алты сата, яки як. 44 л. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал