Рәсүлләр 1:1—26
Искәрмәләр
Рәсүлләр кылган эшләр: Бу китапның төп нөсхәсендә аның берәр исеме булган икәненә дәлилләр булмаса да, б. э. II гасырына караган кайбер кулъязмаларда Пра́ксейс апосто́лон дигән грек исеме очрый. Бу китап Лүк язган Яхшы хәбәрнең дәвамы. (Рс 1:1 гә аңлатманы кара.) Анда бар рәсүлләрнең эшләре түгел, ә башлыча Петер һәм Паулның эшчәнлеге турында языла. Бу китапта мәсихче җыелышның гаҗәеп барлыкка килүе һәм тиз үсеше турында ышанычлы һәм тәфсилле тарих китерелә. Мәсихчеләр дине башта яһүдләр, аннары самариялеләр һәм шуннан соң башка халык кешеләре арасында таралган. (Мт 16:19 га аңлатманы кара.) Шулай ук бу китаптагы тарихи мәгълүмат Аллаһы тарафыннан рухландырылган Мәсихче Грек Язмаларындагы хатларны тулырак аңларга ярдәм итә.
Тәүфил: Лүк язган Яхшы хәбәр дә һәм Рәсүлләр кылган эшләр китабы да бу кешегә язылган булган. Лк 1:3 тә аның исеме алдында «хөрмәтле» дигән титул тора. (Бу сүзнең кулланышы һәм Тәүфилнең кем булганы турында күбрәк белер өчен, Лк 1:3 кә аңлатманы кара.)
беренче китабымда: Лүк монда үзенең Яхшы хәбәре турында әйтә. Үзенең Яхшы хәбәрендә Лүк игътибарын «Гайсәнең башкарган бар эшләре һәм бар өйрәткәннәренә» туплаган булган. Рәсүлләр китабын Лүк үзенең Яхшы хәбәрен тәмамлаган вакыйгалар белән башлый һәм анда Гайсә шәкертләренең әйткәннәре һәм эшләгәннәре турында яза. Бу китаплар стиль һәм тел буенча охшаш, һәм аларның икесе дә Тәүфилгә язылган. Тәүфилнең Мәсих шәкерте булганмы, юкмы икәне ачык әйтелми. (Лк 1:3 кә аңлатманы кара.) Лүк Рәсүлләр китабының башында үзенең Яхшы хәбәренең ахырында сурәтләнгән күп кенә вакыйгаларны кыскача сөйләп бирә һәм шулай итеп бу икенче хәбәрнең беренчесенең дәвамы икәнен ачык итеп күрсәтә. Әмма бу кыскача сурәтләвен Лүк башкачарак һәм өстәмә нечкәлекләр кертеп яза. (Лк 24:49 ны Рс 1:1—12 белән чагыштыр.)
Аллаһы Патшалыгы: Рәсүлләр китабында бөтен Изге Язмаларның төп темасы — Йәһвә Патшалыгы — кызыл җеп булып үтә (Рс 8:12; 14:22; 19:8; 20:25; 28:31). Бу китапта рәсүлләрнең шушы Патшалык турында «төпле шаһитлек» биргәннәре һәм үз хезмәтләрен һәрьяклап үтәгәннәре ассызыклана (Рс 2:40; 5:42; 8:25; 10:42; 20:21, 24; 23:11; 26:22; 28:23).
хокукы булган: Яки «хакимлеге булган». Бу сүзтезмә күрсәткәнчә, Йәһвә үз ниятләрен үтәр өчен «вакытларны яки заманнарны» үзе генә билгеләргә карар иткән. Ул Вакыт Хуҗасы. Үзенең үлеме алдыннан Гайсә ахыр киләчәк «көн һәм сәгать хакында» хәтта Угылның да ул чакта белмәгәнен, ә «Атаның гына» белгәнен әйткән (Мт 24:36; Мк 13:32).
вакытларны яки заманнарны: Монда ике төрле вакыт турында әйтелә. Вакытлар дип бирелгән хро́нос дигән грек сүзенең күплек формасы озын я кыска билгесез вакыт аралыгын аңлатырга мөмкин. Грек сүзе кайро́с (кайчак «билгеләнгән вакыт; билгеләнгән көннәр» дип тәрҗемә ителгән; аның күплек формасы монда заманнар дип бирелгән) еш кына Аллаһы ниятләгән һәм билгеләгән киләчәк заманнарны күрсәтер өчен кулланыла. Бу заманнар аеруча Мәсихнең килү чоры һәм аның Патшалыгы белән бәйле. (Рс 3:19; 1Тс 5:1; Мк 1:15; Лк 21:24 кә аңлатмаларны кара.)
изге рух: Яки «изге эш итүче көч». Рәсүлләр китабында «изге рух» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе 41 мәртәбә очрый, һәм анда ким дигәндә тагын 15 очракта «рух» (грекча пне́ума) дигән төшенчә Аллаһының изге рухын белдерә. (Мәсәлән, Рс 2:17, 18; 5:9; 11:28; 21:4 не кара; шулай ук сүзлектән «Рух» кара.) Шулай итеп, Изге Язмаларның бу китабы кат-кат ачык итеп шуны күрсәтә: Гайсәнең шәкертләре башкарырга тиеш халыкара вәгазьләү һәм өйрәтү эше Аллаһының эш итүче көче ярдәмендә генә үтәлергә мөмкин. (Мк 1:12 гә аңлатма белән чагыштыр.)
җир читенә кадәр: Шул ук грек сүзтезмәсе Рс 13:47 дә Иш 49:6 дан өземтә итеп китерелгән пәйгамбәрлектә кулланыла; Иш 49:6 да грек Септуагинтасы шулай ук бу төшенчәне куллана. Гайсәнең Рс 1:8 дәге сүзләре бу пәйгамбәрлекне хәтерләтәдер; бу пәйгамбәрлектә Йәһвәнең хезмәтчесе, котылу «җирнең читләренә кадәр барып җитсен өчен», «халыкларга яктылык» булачак дип алдан әйтелгән булган. Бу Гайсәнең элегрәк әйткән сүзләре белән туры килә; ул үзенең шәкертләре үзенә караганда «бөегрәк эшләр» башкарачак дип әйткән. (Ях 14:12 гә аңлатманы кара.) Гайсәнең монда язылган сүзләре аның мәсихчеләр үтәячәк вәгазьләү эше бөтен дөньяга таралачак дигән сүзләре белән дә туры килә. (Мт 24:14; 26:13; 28:19 га аңлатмаларны кара.)
минем шаһитләрем: Тугры яһүдләр буларак, Гайсәнең беренче шәкертләре инде Йәһвәнең шаһитләре булган һәм аның бердәнбер хак Аллаһы икәненә шаһитлек биргән (Иш 43:10—12; 44:8). Әмма хәзер бу шәкертләр Йәһвәнең дә һәм Гайсәнең дә шаһитләре булырга тиеш булган. Алар Йәһвәнең исемен изгеләндерүдә Гайсәнең мөһим ролен билгеле итәргә тиеш булган; Мәсих бу исемне Йәһвә ниятендәге яңа як — үзенең җитәкчелегендәге Патшалык — ярдәмендә изгеләндерәчәк. Яхъяның Яхшы хәбәреннән тыш, Рәсүлләр китабы «шаһит» (ма́ртис), «шаһитлек бирергә» (мартире́о), «төпле шаһитлек бирергә» (диамарти́ромай) дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәләрен һәм тамырдаш сүзләрне Изге Язмаларның башка китапларына караганда ешрак куллана. (Ях 1:7 гә аңлатманы кара.) Шаһит булу һәм Аллаһының ниятләре, шул исәптән аның Патшалыгы һәм Гайсәнең мөһим роле, турында төпле шаһитлек бирү — бөтен Рәсүлләр китабы буенча үтә торган тема (Рс 2:32, 40; 3:15; 4:33; 5:32; 8:25; 10:39; 13:31; 18:5; 20:21, 24; 22:20; 23:11; 26:16; 28:23). Кайбер беренче гасыр мәсихчеләре Гайсәнең тормышы, үлеме һәм үледән терелтелүе турындагы тарихи фактлар хакында шаһитлек биргән, ягъни аларны раслаган, чөнки моны үзләре күргән (Рс 1:21, 22; 10:40, 41). Гайсәгә соңрак иман итә башлаган шәкертләр аның тормышы, үлеме һәм үледән терелтелүенең мөһимлеге турында игълан итеп шаһитлек биргән. (Рс 22:15; Ях 18:37 гә аңлатманы кара.)
ак кием кигән ике ир-ат: Монда фәрештәләр турында сүз бара. (Лк 24:4, 23 белән чагыштыр.) Рәсүлләр китабында «фәрештә» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе а́нгелос 21 тапкыр очрый; ул беренче мәртәбә Рс 5:19 да кулланыла.
күккә: Бу шигырьдә өч мәртәбә очраган грек сүзе урано́с физик күкләрне, ягъни күк йөзен, я рухи күкләрне аңлатырга мөмкин.
шулай ук киләчәк: «Киләчәк» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе э́рхомай Язмаларда төрле мәгънәләрдә кулланыла. Кайбер контекстларда ул Гайсәнең Хаким буларак бөек афәт вакытында хөкем карарларын игълан итәр өчен һәм үтәр өчен килүен күрсәтә (Мт 24:30; Мк 13:26; Лк 21:27). Әмма бу грек сүзе Гайсә белән бәйле башка очракларда да кулланыла (Мт 16:28; 21:5, 9; 23:39; Лк 19:38). Шуңа күрә «киләчәк» дигән төшенчәнең монда нинди мәгънәдә кулланылганын контекст билгели. Фәрештәләрнең сүзләре буенча, Гайсә ничек киткән булса, «шулай ук» (грекча тро́пос) «киләчәк», ягъни кайтачак. Тро́пос төшенчәсе шул ук образда, күренештә яки тәндә дигәнне түгел, ә шул ук рәвешчә дигәнне аңлата. Контекст күрсәткәнчә, Гайсәнең китүен дөнья гомумән күрмәгән. Аның җирне калдырып, үз Атасы янына күккә кайтканын рәсүлләр генә белгән. Гайсә үзенең «Аллаһы Патшалыгының» Патшасы буларак кире кайтуы бар кешеләр өчен дә ачык билгеле булмаячак дип инде әйткән булган; моның турында аның шәкертләре генә беләчәк. (Лк 17:20; аңлатманы кара.) Ач 1:7 дә башка «килү» турында әйтелә. Ул очракта «аны һәркем... күрәчәк» (Ач 1:7). Шуңа күрә Рс 1:11 нең контексты буенча, «киләчәк» дигән төшенчә, күрәсең, Гайсәнең үзенең килү чоры башында Патша буларак күренмәс килүен күрсәтә (Мт 24:3).
якынча бер километр: Сүзгә-сүз «бер Шимбә көнлек юл». Ягъни исраиллеләргә Шимбә көнне йөрергә рөхсәт ителгән ара. Бу төшенчә монда Зәйтүн тавы белән Иерусалим шәһәре арасын күрсәтер өчен кулланыла. Канун буенча, Шимбә көнне сәяхәт итү тыелган, ләкин күпме ара үтеп була икәне төгәл әйтелмәгән (Чг 16:29). Тора-бара раввиннар яһүд кешесе ул көнне йөри алган араны билгеләгән; ул якынча 2 000 терсәк (890 м) булган. Бу сан Сн 35:5 тәге шәһәрнең тышкы «ягында 2 000 терсәк үлчәгез» дигән сүзләргә һәм Йш 3:3, 4 тәге исраиллеләр килешү сандыгыннан «2 000 терсәк чамасы ераклыкта» булырга тиеш дигән күрсәтмәгә нигезләнгән булган. Раввиннар фикер йөрткәнчә, исраиллеләргә Шимбә көнне изге чатыр янында гыйбадәт кылу өчен ким дигәндә шундый ара үтәргә рөхсәт ителгән булган (Сн 28:9, 10). Иосиф Флавий Иерусалим белән Зәйтүн тавы арасын бер тапкыр 925 м дип, ә икенче тапкыр 1 110 м дип әйтә; бу саннар, бәлки, ике төрле урыннан башлап саналгандыр. Һәрхәлдә, бу ара раввиннар бер Шимбә көнлек юл дип билгеләгән арага тиң диярлек, һәм бу Лүкнең шушы шигырьдәге сүзләре белән туры килә.
ашкынучан дип аталган: Бу кушамат рәсүл Шимунны рәсүл Шимун Петердән аерып тора (Лк 6:14, 15). Монда һәм Лк 6:15 тә кулланылган зелоте́с дигән грек сүзенең мәгънәсе «ашкынучы». Мт 10:4 һәм Мк 3:18 дәге хәбәрләрдә «Кәнәни» дигән кушамат кулланыла. Ул еврей я арамей теленнән килеп чыккан дип санала һәм шулай ук «ашкынучы» дигәнне аңлата. Бәлки, Шимун кайчандыр зелотларның берсе — Римга каршы торган яһүдләр партиясе әгъзасы булгандыр. Бу кушамат аңа шуның аркасында я, бәлки, аның ашкынучан булуы аркасында бирелгәндер.
аның энеләре: Ягъни Гайсәнең бер анадан туган энеләре. Дүрт Яхшы хәбәрдә, Рәсүлләр китабында һәм Паулның ике хатында «Хуҗабызның энеләре», «Хуҗабызның энесе», «аның... энеләре» һәм «аның сеңелләре» искә алына, ә «энеләренең» дүртесе исемнәре белән атала: Ягъкуб, Йосыф, Шимун һәм Яһүд (1Кр 9:5; Гл 1:19; Мт 12:46; 13:55, 56; Мк 3:31; Лк 8:19; Ях 2:12). Гайсәнең бу эне-сеңелләре аның могҗизалы рәвештә тууыннан соң туган булган. Күпчелек Изге Язмалар белгечләре Гайсәнең ким дигәндә дүрт энесе һәм ике сеңелесе булганын һәм аларның Йосыф белән Мәрьямнең балалары булганын таный. (Мт 13:55 кә аңлатманы кара.)
ә анда: Сүзгә-сүз «ә анда исемнәр төркеме». Бу контекстта «исем» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе о́нома кешене аңлата.
Кардәшләр: 15 нче шигырьдән аермалы буларак, монда грек текстында «кардәшләр» дигән төшенчә белән бергә «ир-атлар» дигәнне аңлаткан грек сүзе ане́р тора. Монда Яһүд Искариот урынына кем рәсүл булырга тиеш дигән сорау каралганын исәпкә алсак, бу ике сүз Петернең шушы төркемдәге ир-атларга гына мөрәҗәгать иткәнен күрсәтәдер.
баштүбән егылгач, аның эче шартлап ярылды: Маттайның хәбәрендә Яһүднең үлеме турында Яһүд «асылынды» дип әйтелә, һәм шулай итеп аның үзенә ничек итеп кул салганы сурәтләнә (Мт 27:5). Ә монда Лүк моның нәтиҗәләрен тасвирлый. Бу ике хәбәр буенча, Яһүд ниндидер кыя янында асылынган булган. Ләкин бер мәл я бау өзелгән, я агач ботагы сынган, һәм аның гәүдәсе аска ташларга килеп төшкәч, эче шартлап ярылган. Иерусалим тирәли җир өсте төзелеше моның шулай була алганын раслый.
Күзәтчелек хезмәте: Яки «Күзәтче вазифасы». Монда кулланылган грек сүзе эпископе́ «күзәтче» дигәнне аңлаткан эпи́скопос дигән грек исеме һәм Ев 12:15 тә «сак булыгыз» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле эпископе́о белән тамырдаш. Петер, рәсүл Яһүд тугрылыксыз булганга, буш калган урын башка берәүгә бирелсен дигән тәкъдимен раслар өчен, Зб 109:8 не өземтә итеп китергән. Бу өзектә еврей текстында пекудда́ дигән сүз кулланыла; ул «күзәтчелек хезмәте; кайгырту; күзәтче» дип тәрҗемә ителергә мөмкин (Сн 4:16; Иш 60:17). Зб 109:8 дә Септуагинтада (108:8, LXX) бу еврей сүзе грек сүзе эпископе́, нәкъ Лүк монда Рс 1:20 дә кулланган сүз, белән тәрҗемә ителә. Петернең Аллаһы тарафыннан рухландырылган бу сүзләреннән күренгәнчә, рәсүлләрнең күзәтчеләр хезмәте, ягъни вазифасы, булган. Аларны Гайсә үзе билгеләгән булган (Мк 3:14). Шуңа күрә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында барлыкка килгән мәсихче җыелышта 12 күзәтче булган. Бу җыелыш бер көндә якынча 120 кешедән якынча 3 000 кадәр үскән (Рс 1:15; 2:41). Аннан соң, үсә барган җыелышны кайгыртырга булышыр өчен, башка кардәшләр дә күзәтчеләр итеп билгеләнгән булган. Әмма рәсүлләрнең күзәтчелеге махсус булып калган, чөнки, күрәсең, Йәһвәнең нияте буенча, 12 рәсүл киләчәктә Яңа Иерусалимның «12 нигез ташы» булырга тиеш булган. (Ач 21:14; Рс 20:28 гә аңлатманы кара.)
безнең арабызда булганда: Яки «безнең арабызда үз эшләрен башкарганда». Сүзгә-сүз «безнең арабызда кергәндә һәм чыкканда»; бу башка кешеләр белән төрле эшләр башкару дигәнне аңлаткан семит идиомасын белдерә.
Маттиас: Грек исеме Матти́ас, күрәсең, Маттати́ас исеменең кыска формасы; ул «Маттафия» (1Ел 15:18) дигән еврей исеменнән барлыкка килгән, аның мәгънәсе «Йәһвә бүләге». Петернең сүзләре буенча (Рс 1:21, 22), Маттиас Гайсәнең өч ярым еллык хезмәте дәвамында Мәсихнең шәкерте булган. Ул рәсүлләр белән якын аралашкан һәм, күрәсең, Гайсә вәгазьләргә җибәргән 70 шәкертнең берсе булган (Лк 10:1). Сайланганнан соң, Маттиас «11 рәсүлгә кушылган» (Рс 1:26), һәм шуннан соң Рәсүлләр китабында «рәсүлләр» я «12 рәсүл» дип әйтелгәндә, алар санына Маттиас та кергән (Рс 2:37, 43; 4:33, 36; 5:12, 29; 6:2, 6; 8:1, 14).
Йәһвә: Сакланып калган грек кулъязмаларында монда «Раббы» (грекча Ки́риос) дигән сүз кулланыла. Әмма, Б кушымт. аңлатылганча, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга җитди сәбәпләр бар. Шуңа күрә бу шигырьдә Йәһвә исеме кулланыла.
һәр кешенең йөрәген беләсең: Еврей Язмаларында еш кына Йәһвә Аллаһы кеше йөрәгендә нәрсә булганын белергә сәләтле шәхес итеп күрсәтелә (Кн 8:2; 1Иш 16:7; 1Пат 8:39; 1Ел 28:9; Зб 44:21; Ир 11:20; 17:10). Шуңа күрә бу очракта еврей телендә сөйләшүче яһүдләрнең, Аллаһыга дога кылганда, аның исемен кулланганы акылга ятышлы. «Кешенең йөрәген беләсең» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе кардиогно́стес (сүзгә-сүз «йөрәкләрне белүче») монда һәм Рс 15:8 дә генә очрый; анда «кеше күңелен белүче Аллаһы» дип әйтелә. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 1:24 кара.)
жирәбә салдылар: Төрле мәсьәләләр буенча карарлар кабул иткәндә, Аллаһының Мәсихкә хәтле яшәгән хезмәтчеләре, Йәһвәнең ихтыярын белер өчен, жирәбә салганнар. (Лв 16:8; Сн 33:54; 1Ел 25:8; Гс 16:33; 18:18; сүзлектән «Жирәбә» кара.) Мәсихче Грек Язмаларында Гайсә шәкертләренең жирәбә салганнары монда гына искә алына. Шәкертләр тәкъдим ителгән ике кешенең кайсысы Яһүд Искариотны алмаштырырга тиеш икәнен билгеләр өчен жирәбә салганнар. Алар Йәһвәнең җитәкчелегенә мохтаҗ булганнарын аңлаган. Гайсә төне буе Атасына дога кылганнан соң гына 12 рәсүлнең һәрберсен билгеләгән (Лк 6:12, 13). Шуңа күрә шунысы игътибарга лаек: «жирәбә Маттиаска чыкканчы», шәкертләр Язмаларның берничә урынын карап чыккан һәм Йәһвәгә, үз «сайлавын» күрсәтсен дип, конкрет дога кылган (Рс 1:20, 23, 24). Әмма б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң Изге Язмаларда күзәтчеләрне һәм аларның ярдәмчеләрен сайлар өчен я мөһим сорауларны хәл итәр өчен жирәбә салынганы турында әйтелми. Бу ысул, мәсихче җыелышта изге рух эш итә башлагач, инде кирәк булмаган (Рс 6:2—6; 13:2; 20:28; 2Тм 3:16, 17). Ир-атлар, жирәбә салынып түгел, ә үз тормышларында изге рух җимешен күрсәткәнгә, күзәтчеләр итеп сайланган булган (1Тм 3:1—13; Тит 1:5—9). Башка халык кешеләре дә жирәбә салганнар (Әс 3:7; Йл 3:3; Абд 11). Мәсәлән, Рим гаскәриләре, Зб 22:18 дә алдан әйтелгәнчә, Гайсәнең киемнәре өчен жирәбә салган. Әлбәттә, аларның теләге Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекне үтәү түгел, ә үз файдаларын эзләү булган. (Ях 19:24; Мт 27:35 кә аңлатманы кара.)
кушылды: Ягъни калган 11 рәсүлгә тиң булып санала башлады. Шуңа күрә Илленче көн бәйрәме җиткәч, рухи Исраилнең нигезе буларак хезмәт итәр өчен 12 рәсүл булган. Маттиас «12 рәсүлнең» берсе булган; соңрак ул грекча сөйләшүче шәкертләр белән бәйле авырлыкны чишәргә ярдәм иткән (Рс 6:1, 2).
Медиаматериал
Вакыйгалар хронологик тәртиптә китерелгән
1. Зәйтүн тавында, Битания янында Гайсә үз шәкертләренә үзе турында «җир читенә кадәр» шаһитлек бирергә куша (Рс 1:8)
2. Илленче көн бәйрәмендә шәкертләр изге рух белән сугарыла; алар төрле телләрдә шаһитлек бирә (Рс 2:1—6)
3. Гыйбадәтханәнең Матур дип аталган капкасы янында аксак бер кеше савыктырыла (Рс 3:1—8)
4. Шәкертләр Югары киңәшмә алдында «без... иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» дип әйтә (Рс 5:27—29)
5. Стифәнне, Иерусалимнан алып чыгып, ташлар атып үтерәләр (Рс 7:54—60)
6. Шәкертләр таралышкач, Филип Самариягә барып вәгазьли башлый; анда суга чумдырылган кешеләргә изге рух иңсен өчен, алар янына Петер белән Яхъяны җибәрәләр (Рс 8:4, 5, 14, 17)
7. Иерусалимнан Газага төшә торган юлда Филип хәбәш түрәсенә вәгазьли һәм аны суга чумдырып ала. («Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филипнең эшләре» дигән картаны кара; Рс 8:26—31, 36—38)
8. Гайсә Дәмәшекъкә алып баручы юлда Шаулга күренә (Рс 9:1—6)
9. Гайсә Һананигә, Туры дип аталган урамга барып, Шаулга ярдәм итәргә куша; Шаул суга чумдырылу үтә (Рс 9:10, 11, 17, 18)
10. Яфада Дөркәс үлгәч, шәкертләр якында урнашкан Лиддәдән Петерне үзләре янына килергә өнди; Яфага килгәч, Петер аны үледән терелтә (Рс 9:36—41)
11. Петер, Яфада булганда, сафландырылган хайваннар турында күренеш күрә (Рс 9:43; 10:9—16)
12. Петер, Кайсариягә барып, Көрнилигә һәм сөннәтләнмәгән башка халык кешеләренә вәгазьли; алар иман итә башлый, изге рух белән сугарыла һәм суга чумдырылу үтә (Рс 10:23, 24, 34—48)
13. Шәкертләр Суриядәге Антиохта мәсихчеләр дип атала башлый (Рс 11:26)
14. Һируд Ягъкубны үтерә һәм Петерне төрмәгә утырта; Петерне фәрештә азат итә (Рс 12:2—4, 6—10)
15. Паул Барнаб һәм Марк дип аталучы Яхъя белән беренче миссионерлык сәяхәтенә бара. («Паулның беренче вәгазь сәяхәте» дигән картаны кара; Рс 12:25; 13:4, 5)
16. Антиохта сөннәтләнү турында бәхәс чыккач, Паул белән Барнаб шул мәсьәлә белән рәсүлләр һәм өлкәннәр янына Иерусалимга бара һәм очрашудан соң Антиохка кайта (Рс 15:1—4, 6, 22—31)
17. Паул икенче миссионерлык сәяхәтенә бара. («Паулның икенче вәгазь сәяхәте» дигән картаны кара.)
18. Паул өченче миссионерлык сәяхәтенә бара. («Паулның өченче вәгазь сәяхәте» дигән картаны кара.)
19. Паул Иерусалимда булганда, гыйбадәтханәдә фетнә куба; Паул кулга алына һәм Антоний ныгытмасының баскычыннан халыкка сөйли (Рс 21:27—40)
20. Паулны үтерү нияте турында билгеле булгач, гаскәриләр аны Антипатриска алып китә, аннары аны Кайсариягә алып баралар (Рс 23:12—17, 23, 24, 31—35)
21. Паул Фисте алдында хөкем ителә; Паул кайсар алдында хөкем ителүен сорый (Рс 25:8—12)
22. Паулның Римга сәяхәтенең беренче өлеше. («Паулның Римга сәяхәте» дигән картаны кара.)
Бу кыска видеоролик ярдәмендә Иерусалимга алып баручы юлдан сәяхәт итеп була. Ул көнчыгыштан, хәзерге Ат-Тур авылыннан (Изге Язмаларда искә алынган Битфәгиягә туры килә дип санала) Зәйтүн тавы түбәләренең берсенә алып бара. Битфәгиянең көнчыгыш ягында, Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә Битания урнашкан булган. Иерусалимда булганда, Гайсә үз шәкертләре белән гадәттә Битаниядә кунган. Бүген Битания урынында Аль-Азария (Эль-Эйзария) дигән авыл урнашкан. Ул гарәп телендә «Лазар урыны» дигән мәгънә йөртә. Гайсә, һичшиксез, анда Марта, Мәрьям һәм Лазар йортында тукталган (Мт 21:17; Мк 11:11; Лк 21:37; Ях 11:1). Аларның йортыннан Иерусалимга юл тотканда, Гайсә бу видеороликта күрсәтелгән маршрут белән баргандыр. Б. э. 33 елының 9 нисанында Гайсә, ишәк баласына атланып, Зәйтүн тавы аша Иерусалимга барыр өчен, бәлки, Битфәгиядән кузгалгандыр.
1. Битаниядән Битфәгиягә алып баручы юл
2. Битфәгия
3. Зәйтүн тавы
4. Кидрон үзәне
5. Гыйбадәтханә тавы
Исраилдә кайбер йортларның өске каты булган. Бу бүлмәгә эчтә сөялгән баскычтан я агачтан салынган баскычтан яки тышта таштан салынган я сөялгән баскычтан менгәннәр. Зур өске бер бүлмәдә (ул монда күрсәтелгән бүлмәгә охшаш булгандыр) Гайсә үз шәкертләре белән соңгы Пасах бәйрәмен уздырган һәм Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән (Лк 22:12, 19, 20). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында якынча 120 шәкерткә Аллаһы рухы иңгәндә, алар, күрәсең, Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә булган (Рс 1:15; 2:1—4).