Рәсүлләр 17:1—34
Искәрмәләр
Искәрмәләр
фикер алышты: Паул яһүдләргә яхшы хәбәрне сөйләп кенә калмаган. Ул аны аңлаткан һәм Язмалар, ягъни Аллаһы тарафыннан рухландырылган Еврей Язмалары, нигезендә дәлилләгән. Ул Язмаларны уку белән генә чикләнмәгән, ул алар нигезендә фикер дә алышкан. Паул тыңлаучыларны исәпкә алып фикер йөрткән. Монда кулланылган грек фигыле диале́гомай «сүз алышуда катнашу; сөйләшү; әңгәмә кору» дигәнне аңлата. Ул кешеләр белән аралашуны белдерә. Бу грек сүзе мондый шигырьләрдә дә кулланыла: Рс 17:17; 18:4, 19; 19:8, 9; 20:7, 9.
өзекләр китереп... исбат итте: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «янәшә кую (янына урнаштыру)» дигәнне аңлата. Бу шуны күздә тотадыр: Паул Еврей Язмаларында язылган Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрне Гайсәнең тормышындагы вакыйгалар белән җентекләп чагыштырып, Гайсәнең ничек бу пәйгамбәрлекләрне үтәгәнен күрсәткән.
шәһәр башлыклары: Сүзгә-сүз «политархлар», мәгънәсе «гражданнар башлыклары». Бу грек төшенчәсе полита́рхес классик грек әдәбиятында очрамый. Шулай да, бу титул очраган язулар (аларның кайберләре б. э. к. I гасырга карый) Тисалуникә тирәсендә, шулай ук Македония өлкәсенең башка урыннарында табылган булган. Бу табылдыклар Рәсүлләр китабының шушы хәбәрен һәм Лүкнең тарихчы буларак ышанычлы булуын раслый.
кайсарның: Яки «императорның». Ул вакытта Рим императоры — Клавдий булган; ул б. э. 41—54 елларында идарә иткән. (Рс 11:28; 18:2; Мт 22:17 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.)
җентекләп тикшерде: Яки «игътибар белән өйрәнде». Монда кулланылган грек төшенчәсе анакри́но «иләргә; бүләргә; аерырга» дигәнне аңлата. Ул кайвакыт суд тикшерүе алып бару мәгънәсендә кулланыла (Лк 23:14; Рс 4:9; 28:18; 1Кр 4:3). Шуңа күрә бу контекстта ул, суд утырышындагы кебек, җентекле һәм төгәл тикшерү үткәрү дигән фикерне белдерә. Шунлыктан, Бируядәге яһүдләр үткәргән тикшерү өстен-өстен булмаган; алар Паул белән Силасның Язмалардан Гайсәнең күптәннән вәгъдә ителгән Мәсих булуы турында өйрәткәннәре дөрес булганмы икәнен җентекләп тикшергән.
базар мәйданында: Афинадагы бу базар (грекча агора́) якынча 5 га мәйданны биләп торган; ул Акропольнең төньяк-көнбатыш ягында урнашкан булган. Бу базар сату-алу урыны гына түгел, ә шәһәрнең икътисадый, сәяси һәм мәдәни тормышының үзәге булган. Афиналылар, интеллектуаль сөйләшүләр алып барыр өчен, бу үзәктә очрашырга яраткан.
фәлсәфәчеләр — эпикурчылар: Бу — грек фәлсәфәчесе Эпикур (б. э. к. 341—270) тарафдарлары. Алар өйрәткәнчә, кеше тормышының төп максаты ләззәт-хозур табудан гыйбарәт булган. Эпикурчылар илаһларның барлыгына ышанган, ләкин, алар уйлавынча, илаһлар кешеләр белән кызыксынмый һәм кешеләргә әҗерен дә, җәзасын да бирми, шунлыктан догалар һәм корбаннар файдасыз. Эпикурчыларның фикер йөртүенә һәм эшләренә әхлакый принциплар хас булмаган. Алар, тотнаксызлык китерәчәк начар нәтиҗәләрдән сакланырга теләгәнгә генә, бар нәрсәдә чаманы белергә өндәгән. Һәм, алар санаганча, белем алу дини куркулардан һәм хорафатлардан арыныр өчен генә кирәк булган. Эпикурчылар да, стоиклар да үледән терелтелүгә ышанмаган. (Бу шигырьдәге фәлсәфәчеләр... стоиклар сүзләренә аңлатманы кара.)
фәлсәфәчеләр... стоиклар: Грек фәлсәфәчеләре мәктәбе. Стоиклар аң-зиһенне кулланып һәм табигать гармониясе буенча яшәп кенә бәхеткә ирешеп була дип ышанган. Аларның фикеренчә, чын мәгънәдә зирәк кеше газапларга да, күңел ачуларга да ваемсыз. Стоиклар бар нәрсә шәхес булмаган бер илаһның өлеше дип, ә кеше җаны шул чыганактан барлыкка килгән дип ышанган. Кайбер стоиклар җан ахыр чиктә галәм белән юкка чыгачак дип уйлаган. Ә башкалары җан ахыр чиктә шул илаһ белән яңадан берләшәчәк дип ышанган. Стоиклар да, эпикурчылар да үледән терелтелүгә ышанмаган. (Бу шигырьдәге фәлсәфәчеләр... эпикурчылар сүзләренә аңлатманы кара.)
лыгырдыкның: Сүзгә-сүз «орлык чүпләүче». Грек сүзе спермоло́гос орлыклар чүпләүче кошларга карата кулланылган булган. Күчмә мәгънәдә, бу сүз соранып я урлап калдык-постыклар җыючы кешегә карата я белем кисәкләре җыеп, аларны, лыгырдык кебек, кабатлаган белемсез, беркатлы кешегә карата тискәре мәгънәдә кулланылган. Асылда, бу фәлсәфәчеләр Паул үзе чынлыкта аңламаган нәрсәләр турында наданнарча лыгырдый дип әйткән.
Ареопагка: Яки «Арес калкулыгына». Арес грекларның сугыш илаһы булган. Акропольдән төньяк-көнбатышка таба урнашкан Ареопагта гадәттә Афинаның баш советы җыелган булган. «Ареопаг» сүзе калкулыкны да, советны да аңлатырга мөмкин (Рс 17:34). Шуңа күрә, кайбер галимнәр уйлаганча, Паулны, сораштырыр өчен, шул калкулыкка я аның янына китергәннәр, ә башка галимнәр санаганча, аны гел башка җирдә, бәлки, агорада, үткәрелгән совет очрашуына алып килгәннәр. Римлыларның сугыш илаһы Марс булган, шуңа күрә кайбер тәрҗемәләрдә бу урын «Марс калкулыгы» дип атала.
яшәүче: Яки «килүче». Монда кулланылган грек сүзе епидеме́о «берәр урында чит кеше я килгән кеше булып яшәргә» дигәнне аңлата.
Билгесез илаһка: Монда кулланылган грек сүзләре агно́стои теои́ Афинадагы бер корбан китерү урынындагы язуның өлеше булган. Афиналылар илаһлардан куркуларын күп кенә гыйбадәтханәләр һәм мәзбәхләр корып күрсәткән. Алар хәтта Шөһрәт, Тыйнаклык, Куәт, Инанганлык һәм Кызгану кебек абстракт илаһларга да корбан китерү урыннары ясаган. Алар, бәлки, берәр илаһны күздән ычкындырырга һәм шуңа күрә ул илаһның хөкеменә дучар булырга куркып, «Билгесез илаһка» багышланган мәзбәх төзегән. Шулай итеп алар үзләренә билгеле булмаган Аллаһының барлыгын таныган. Паул бу мәзбәхне, үз тыңлаучыларына алар моңа кадәр белмәгән хак Аллаһы турында вәгазьләр өчен, нигез итеп оста кулланган.
Дөньяны: Монда кулланылган грек сүзе ко́смос дөньяви грек әдәбиятында һәм аеруча Изге Язмаларда еш кына кешелеккә карата кулланыла. (Ях 1:10 га аңлатманы кара.) Әмма бу төшенчә дөньяви грек язмаларында шулай ук гомумән Галәмне һәм барлыкка китерелгән нәрсәләрне күрсәтер өчен кулланылган булган. Грек тыңлаучылары белән уртак тема табарга тырышкан Паул, бәлки, монда бу төшенчәне шул мәгънәдә куллангандыр.
кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә: Яки «кеше кулы ясаган гыйбадәтханәләрдә». Монда кулланылган грек сүзе хейропо́йетос шулай ук Рс 7:48 дә («кул белән салынган») һәм Ев 9:11, 24 тә («кеше кулы белән салынмаган»; «кеше кулы белән төзелгән») очрый. Грек алиһәсе Афина һәм башка илаһларның даннары кешеләр төзегән гыйбадәтханәләр, храмнар һәм мәзбәхләргә бәйле булган. Алардан аермалы буларак, күк белән җирне булдырган Аллаһы Тәгаләне андый гыйбадәтханәләр сыйдыра алмый (1Пат 8:27). Хак Аллаһы кешеләр булдырган храмнардагы теләсә нинди потлардан бөегрәк (Иш 40:18—26). Паул төрле илаһларга багышланган гыйбадәтханәләр, храмнар һәм изге урыннарны күргән, шуңа күрә бу сүзләрне әйткәндер.
без яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез: Кайберәүләр уйлавынча, бу сүзтезмә грекларның бер риторик стилен чагылдыра; ул стиль буенча, берәр фикерне белдерер өчен өч тиңдәш сүз кулланыла. Андый стильне фәлсәфәчеләр Платон, Софокл һәм Аристотель кулланган. Башкалар исә бу сүзтезмә Крит шагыйре Эпименидның (б. э. к. VI гасыр) бер поэмасындагы сүзләрне хәтерләтә дип саный.
Сезнең кайбер шагыйрьләрегез: Паул, күрәсең, «Без аның нәселеннән» дигән сүзтезмәне шагыйрь-стоик Аратның «Күренешләр» дигән поэмасыннан өземтә итеп китергән, һәм охшаш сүзләр башка грек язучыларының әсәрләрендә, шул исәптән язучы-стоик Клеанфның «Зевска гимн» текстында бар. Белемле докладчылар, әйткәннәрен дәлилләр өчен, классик әсәрләрдән өземтәләр китерергә тиеш булганга, Паул, бәлки, шулай эшләгәндер дә.
җиһанны: Монда «җиһан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ойкуме́не киң мәгънәдә кулланыла һәм җирне — кешелекнең яшәү урынын аңлата (Лк 4:5; Рм 10:18; Ач 12:9; 16:14). Беренче гасырда бу төшенчә шулай ук зур Рим империясенә карата да кулланылган; анда яһүдләр таралып яшәгән булган (Рс 24:5).
һичшиксез: Еш кына «иман» дип бирелгән грек сүзе пи́стис бу контекстта, күрәсең, вәгъдә ителгән берәр нәрсәгә тулы ышаныч белән карарга нигез бирүче дәлил дигән фикерне белдерә.
Ареопаг хакиме: Яки «Ареопагит», ягъни Ареопаг дигән советның я судның әгъзасы. (Рс 17:19 га аңлатманы кара.)
Медиаматериал
Монда бүгенге көндәге Верия шәһәре (Греция) күрсәтелгән. Ул борынгы Бируя шәһәре торган урында урнашкан. Бируя шәһәренә Паул белән Силас килеп киткән булган. Бу шәһәр римлыларның билгеле зур юлыннан — Игнатий юлыннан — көньякка таба якынча 30 км ераклыкта һәм Тисалуникәдән көнбатыш-көньяк-көнбатышка таба якынча 65 км ераклыкта урнашкан булган. Бируядә яһүдләр дә, греклар да яхшы хәбәрне кабул иткән. Әмма, Тисалуникәдән тынычлык бозучы яһүдләр килгәч һәм Паулга каршы халык төркемен котырта башлагач, җирле шәкертләр аны шәһәрдән китәргә өндәгән. Ләкин Силас белән Тимути, яңа җыелышны ныгытыр өчен, берникадәр вакытка Бируядә калган (Рс 17:10—14). Үзенең икенче миссионерлык сәяхәте вакытында Македониянең уңдырышлы, ләкин күп көч таләп иткән өлкәсендә Паул килеп киткән соңгы шәһәр Бируя булган.
Паул Афинадагы Ареопагта сөйләгән нотыгында «„Билгесез илаһка“ дип язылган корбан китерү урыны» турында әйткән (Рс 17:23). Язма чыганаклар да, археология дә Рим империясендә андый корбан китерү урыннарының булганын раслый. Мәсәлән, б. э. икенче гасыры географы Павсаний билгесез илаһларга багышланган Грециядәге корбан китерү урыннары турында язган. Ә б. э. икенче һәм өченче гасырларында яшәгән Филострат Флавий андый мәзбәхләрнең Афинада булганын искә ала. 1 нче фоторәсемдә Пиргамдагы (хәзерге Төркиядә урнашкан) корбан китерү урынының калдыклары күрсәтелә. Б. э. икенче гасырына караган бу мәзбәхнең язуы тулы түгел, әмма аның беренче юлында, бәлки, «Билгесез илаһларга» дип язылган булгандыр. 2 нче фоторәсемдә Римдагы Палатин калкулыгында табылган мәзбәх күрсәтелә. Ул якынча б. э. к. 100 елга карый һәм исеме билгесез булган илаһка багышланган. Бу мисаллар Изге Язмалардагы хәбәрне: андый мәзбәхләрнең булганын раслый.