Рәсүлләр 20:1—38
Искәрмәләр
Искәрмәләр
безне: Лүкнең монда «безне» дигән беренче зат алмашлыгын кулланганы аның Филипиядә кабат Паулга кушылганын күрсәтә; элегрәк Филипиядә Лүк Паулдан аерылган булган (Рс 16:10—17, 40). Филипиядән алар инде бергә Иерусалимга киткән, һәм соңрак анда Паулны кулга алганнар (Рс 20:5—21:18, 33). Рәсүлләр китабының инде икенче өлешендә Лүк үзен дә булган вакыйгаларның шаһите итеп күрсәтә. (Рс 16:10; 27:1 гә аңлатмаларны кара.)
Төче икмәк бәйрәменнән: Сүзлектән «Төче икмәк бәйрәме» һәм Ә15 кушымт. кара.
ашарга: Сүзгә-сүз «икмәк сындырырга». Борынгы Урта Көнчыгышта икмәк төп ризыкларның берсе булган; шуңа күрә бу сүзтезмә тамак туйдыру дигәнне аңлата башлаган. Икмәкне еш кына юка һәм каты итеп пешергәннәр, шуңа күрә аны кисеп түгел, ә гадәттә сындыргалап ашаганнар. Гайсә дә еш кына шулай эшләгән. (Мт 14:19 га аңлатманы кара; шулай ук Мт 15:36; Лк 24:30 да кара.) Гайсә, Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткәндә, икмәк алып аны сындыргалаган. Икмәкне шулай бүлү гадәти хәл булганга, Гайсәнең икмәкне сындырганы бернинди рухи мәгънәгә ия түгел. (Мт 26:26 га аңлатманы кара.) Кайберәүләрнең фикере буенча, бу сүзтезмә, Рәсүлләр китабында билгеле бер урыннарда очраганда, Хуҗабызның кичке ашын үткәрүне күрсәтә (Рс 2:42, 46; 20:7, 11). Әмма Изге Язмаларда Хуҗабызның кичке ашы искә алынган һәр чакта икмәк сындыру касәдән шәраб эчү белән бергә телгә алына (Мт 26:26—28; Мк 14:22—25; Лк 22:19, 20; 1Кр 10:16—21; 11:23—26). Бу ике гамәл бертигез әһәмияткә ия. Шунлыктан икмәк сындыру искә алынса, ә касәдән шәраб эчү турында әйтелмәсә, бу Хуҗабызның кичке ашын түгел, ә гадәти тамак туйдыруны аңлата. Өстәвенә, Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе Пасах бәйрәмен алыштырган, ә соңгысы елына бер тапкыр гына үткәрелгән булган, һәм Гайсәнең Кичәне ешрак үткәрелүен теләгәне беркая да әйтелми.
ул хәзер исән: Яки «аның җаны [ягъни «аның тормышы»] үзендә». Башка сүзләр белән әйткәндә, бу егет үледән терелтелгән булган. Мәсихче Грек Язмаларының күп урыннарындагы кебек, грек сүзе психе́ монда «берәр кешенең тормышын» аңлата. (Мт 6:25; 10:39; 16:25, 26; Лк 12:20; Ях 10:11, 15; 13:37, 38; 15:13; сүзлектән «Җан» кара.)
икмәк сындырып ашый башлады: Рс 20:7 гә аңлатманы кара.
өлкәннәрен: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләрен». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Рухи яктан җитлеккән ир-атларның борынгы Исраил шәһәрләрендә баш булу һәм идарә итү җаваплылыклары булган. Шул ук рәвешчә рухи яктан җитлеккән ир-атлар б. э. I гасырында төрле җыелышларда җаваплы вазифалар үтәгән. Паулның Эфестәге өлкәннәр белән очрашуы турындагы бу хәбәр шул җыелышта бердән күбрәк өлкәннең булуын ачык итеп күрсәтә. Җыелыштагы өлкәннәр саны андагы рухи яктан җитлеккән ир-атлар санына бәйле булган (1Тм 3:1—7; Тит 1:5—8). Тимути, күрәсең, Эфестә яшәгәндә, Паул аңа үзенең беренче хатын язган һәм «өлкәннәр советын» искә алган (1Тм 1:3; 4:14).
басынкылык: Бу сыйфат горурлыктан һәм тәкәбберлектән азат булуны аңлата. Басынкы кеше Аллаһы һәм башкалар алдында үзенә дөрес карашта тора. Бу сыйфат кимчелек түгел, ә Аллаһы хуплаган фикер йөртү рәвеше. Чын-чынлап басынкы мәсихчеләр бергә бердәмлектә эшли ала (Эф 4:2; Фп 2:3; Кл 3:12; 1Пт 5:5). Монда кулланылган тапейнофроси́не дигән сүз Мәсихче Грек Язмаларында «басынкылык» һәм «басынкы» дип тәрҗемә ителгән. Бу сүз «түбәнәйтү» дигәнне аңлаткан тапейно́о һәм «акыл» дигән мәгънә йөрткән френ дигән сүзләрдән килеп чыккан. Шуңа күрә аны сүзгә-сүз «түбәнәйтелгән акыл» дип тәрҗемә итеп булыр иде. Тамырдаш сүз тапейно́с «басынкы» (Мт 11:29) һәм «басынкылар» (Яг 4:6; 1Пт 5:5) дип бирелгән. (Мт 11:29 га аңлатманы кара.)
өйдән өйгә йөреп: Яки «төрле йортларда». Контекст күрсәткәнчә, Паул шул кешеләрнең йортларына килеп, аларны «тәүбә итеп Аллаһыга таба борылырга һәм Хуҗабыз Гайсәгә иман итәргә кирәклеге» турында өйрәткән (Рс 20:21). Шуңа күрә монда Паулның дәртләндерү максаты белән мәсихчеләргә килеп китүе турында сүз бармый, чөнки иман итүчеләр инде тәүбә итеп Аллаһыга таба борылган һәм Гайсәгә иман иткән булган. Бер хезмәттә Рс 20:20 турында болай диелә: «Шунысы игътибарга лаек: бу иң бөек вәгазьләүче кешеләргә дусларча гына килеп китмәгән, ә өйдән өйгә йөреп вәгазьләгән» (Robertson A. T. «Word Pictures in the New Testament», 1930, Vol. III, pp. 349-350). Паулның Рс 20:20 дәге сүзләре турында Абиел Эббот Ливермор болай дип язган: «Ул халык алдында нотыклар сөйләү белән генә канәгать булмаган... ә үзенең бөек эшен өйдән өйгә йөреп ашкынып башкарган һәм күк турындагы хакыйкатьне турыдан-туры өйгә, эфеслеләрнең йорт учакларына һәм йөрәкләренә китергән» («The Acts of the Apostles With a Commentary», 1844, p. 270). (Монда кулланылган грек сүзтезмәсе кат о́йкус (сүзгә-сүз «һәр йортта») турында күбрәк белер өчен, Рс 5:42 гә аңлатманы кара.)
буйсынып: Паулның Аллаһы рухының җитәкчелеге буенча Иерусалимга барырга теләге дә булган һәм ул үзен бурычлы дип тә санаган.
җанымны: Яки «тормышымны». Грек сүзе психе́ монда кешенең тормышын аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Патшалык: Ягъни Аллаһы Патшалыгы. Бөтен Изге Язмаларның бу төп темасы Рәсүлләр китабында кызыл җеп булып үтә (Рс 1:3; 8:12; 14:22; 19:8; 20:25; 28:23, 31). Башка телләргә ясалган кайбер борынгы тәрҗемәләрдә, мәсәлән латин телендәге «Вульгата»да һәм сурия телендәге «Пешитта»да «Аллаһы Патшалыгы» диелә. Мәсихче Грек Язмаларының еврей телендәге бер тәрҗемәсендә (Б4 кушымт. Й17 дип атала) монда Аллаһы исеме кулланыла, һәм бөтен сүзтезмәне «Йәһвәнең Патшалыгы» дип тәрҗемә итеп була.
вәгаземне: Монда кулланылган грек сүзе башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигәнне аңлата һәм игълан итүнең рәвешенә басым ясый: бу гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә ачык итеп халык алдында сөйләү. Мәсихчеләр вәгазенең темасы «Аллаһы Патшалыгы» булган (Рс 28:31).
мин бер кешенең дә канында гаепле түгел: Паул Аллаһы алдында кан коюда гаепле булмаган, чөнки ул Патшалык турындагы яхшы хәбәрне һәрвакыт вәгазьләгән. Ул шушы хәбәр үз эченә алган тормыш коткаручы мәгълүматны яшермәгән. (Рс 18:6; Йз 33:6—8 белән чагыштыр.) Паул Эфестәге шәкертләргә «Аллаһы нияте» турында сөйләгән, чөнки беркемнең дә Аллаһының хөкем көнендә үз тормышын югалтуын теләмәгән (Рс 20:27). Мәсихче Аллаһы алдында кан коюда башка юллар белән дә гаепле булып китә ала: беренчедән, кеше үтереп. Моңа кан коюда гаепле булган оешмаларның эшләрендә актив я пассив ярдәм итү дә керә. Андый оешмаларга «Бөек Бабыл» (Ач 17:6; 18:2, 4) һәм гаепсез кан коя торган башка оешмалар керә. (Ач 16:5, 6; Иш 26:20, 21 белән чагыштыр.) Икенчедән, канны ничек тә булса ашау я эчү кешене кан коюда гаепле итә (Рс 15:20).
Аллаһы нияте: Монда Аллаһы үз Патшалыгы аша эшләргә ниятләгән бар нәрсә, шул исәптән ул котылу өчен мөһим дип тапкан һәрнәрсә, турында сүз бара (Рс 20:25). Монда кулланылган грек сүзе буле́ Лк 7:30 да «ихтыяр [яки «җитәкчелек», иск.]» дип һәм Ев 6:17 дә «ният» дип бирелгән.
игътибар белән күзәтеп торыгыз: Йәһвә үз көтүендәге сарыкларны кадерли, чөнки ул аларны «үз Улының каны» белән сатып алган. Йәһвә зуррак бәя бирә алмас иде. Шуңа күрә басынкы күзәтчеләр, Йәһвәнең үз сарыкларын никадәр нык яратканын истә тотып, көтүдәге һәр сарыкның иминлеге турында кайгырта (1Пт 5:1—3).
күзәтчеләр: Күзәтче дип тәрҗемә ителгән эпи́скопос дигән грек сүзе эпископе́о, мәгънәсе «игътибар белән күзәтү» (Ев 12:15), дигән фигыльгә һәм эпископе́, мәгънәсе «тикшерү» (Лк 19:44; 1Пт 2:12), «күзәтче вазифасы» (1Тм 3:1) һәм «күзәтчелек хезмәте» (Рс 1:20), дигән исемгә тамырдаш. Шуңа күрә күзәтчеләр җыелыш әгъзаларына килеп киткән, аларны тикшергән һәм җитәкләгән. Бу грек төшенчәсенең төп мәгънәсе — яклау максаты белән күзәтү. Мәсихче җыелыштагы күзәтчеләр имандашларын рухи яктан кайгыртырга җаваплы. Паул монда, Эфес җыелышындагы «өлкәннәр» белән сөйләшкәндә, «күзәтчеләр» төшенчәсен кулланган (Рс 20:17). Титуска язган хатында да ул, мәсихче җыелыштагы «өлкәннәр» өчен таләпләрне әйтеп киткәндә, «күзәтче» дигән төшенчәне куллана (Тит 1:5, 7). Шуңа күрә бу ике төшенчә дә бер үк вазифага күрсәтә. Пресби́терос сүзе шул урынга билгеләнгән кешенең рухи яктан җитлегеп, билгеле бер сыйфатларга ия булуын күрсәтә, ә эпи́скопос сүзе аның нинди вазифалар үтәгәнен ассызыклый. Паулның Эфестәге өлкәннәр белән очрашуы турындагы бу хәбәр шул җыелышта берничә күзәтченең булганын ачык итеп күрсәтә. Изге Язмаларда җыелышта күпме күзәтче булырга тиеш икәне әйтелми; аларның саны шул җыелышта «өлкәннәр» булырга яраклы рухи яктан җитлеккән ир-атлар санына бәйле булган. Шулай ук Филипиядәге мәсихчеләргә язган хатын Паул андагы «күзәтчеләргә» дә юллаган (Фп 1:1). Шулай итеп ул аларны шул җыелыштагы эшләрне күзәтүче өлкәннәр советы итеп күрсәткән. (Рс 1:20 гә аңлатманы кара.)
Аллаһы: Кайбер борынгы кулъязмаларда монда «Раббы» диелгән, ләкин мондагы «Аллаһы» дигән язылыш борынгы кулъязмалар белән яхшы раслана, һәм аны күп галимнәр төп нөсхәдәге язылыш дип саный.
үз Улының каны аша: Сүзгә-сүз «үзе(неке)нең каны аша». Грамматика буенча, бу грек сүзтезмәсе «үзенең каны аша» дип тәрҗемә ителергә мөмкин, шуңа күрә монда контекстны исәпкә алырга кирәк. Грек телендә хо и́диос («үзенең») дигән сүзтезмә берүзе, ачыклаучы исемсез я алмашлыксыз, торырга мөмкин. Бу аның мондый шигырьләрдә ничек кулланылган икәненнән күренә: Ях 1:11 («үзенекеләре»); Ях 13:1 («шәкертләрен»); Рс 4:23 («имандашлары»); һәм Рс 24:23 («аның дусларына»). Дөньяви грек папирусларында бу сүзтезмә гаилә әгъзаларын күрсәтер өчен якын күрү төшенчәсе буларак кулланыла. Бу шигырьне укыганда, кеше контексттан логика буенча хо и́диос («үзенең») дигән сүзтезмәдән соң берлек сандагы исем күздә тотылганын аңлаган һәм бу исемнең Аллаһының бердәндер Улына — каны түгелгән Гайсә Мәсихкә — күрсәткәненә төшенгән. Моңа нигезләнеп, күп кенә галимнәр һәм тәрҗемәчеләр монда «угыл» дигән сүзнең күздә тотылганын таный һәм бөтен бу сүзтезмәне «үз Улының каны аша» дип тәрҗемә итә.
Аллаһыга: Берничә кулъязмада монда «Раббы» диелә, ләкин күпчелек кулъязмаларда «Аллаһы» дип әйтелә.
Хуҗабыз Гайсәнең... сүзләрен: Гайсәнең бу шигырьдә язылган сүзләрен рәсүл Паул гына китерә. Шулай да андый фикерне Яхшы хәбәрләрдә һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның башка урыннарында табып була (Зб 41:1; Гс 11:25; 19:17; Мт 10:8; Лк 6:38). Бу сүзләрне Паулга, бәлки, аларны Гайсәдән ишеткән берәү я үледән терелтелгән Гайсә үзе әйткәндер, яисә Паул аларны Аллаһы биргән ачылышта ишеткәндер (Рс 22:6—15; 1Кр 15:6, 8).
Паулны кочакладылар: Сүзгә-сүз «Паулның муенына егылдылар». Изге Язмаларда берәрсен кочаклау һәм шул ук вакыт аны үбеп елау зур ярату билгесе булган; бу өлкәннәр Паулны һичшиксез яраткан. (Шулай ук Яр 33:4; 45:14, 15; 46:29; Лк 15:20 дә кара.)
аны назлы итеп үптеләр: Яки «аны яратып үптеләр». Паул абый-кардәшләренә карата эчкерсез мәхәббәт күрсәткәнгә, ул алар өчен кадерле булып киткән. Изге Язмалар язылган чорда андый дуслык еш кына кешене үбеп күрсәтелгән (Яр 27:26; 2Иш 19:39). Кайвакыт кешене үпкәндә, аны җылы кочаклаганнар һәм елаганнар (Яр 33:4; 45:14, 15; Лк 15:20). «Назлы итеп үбү» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе, филе́о дигән фигыльнең көчәйтелгән формасы дип санала. Бу фигыль кайвакыт «үбү» дип бирелә (Мт 26:48; Мк 14:44; Лк 22:47), әмма ешрак ул «ярату» дигәнне аңлата (Ях 5:20; 11:3; 16:27). (Мт 26:49 га аңлатма белән чагыштыр.)
Медиаматериал
Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң Гайсәнең шәкертләре яхшы хәбәрне, кеше йортларына килеп, вәгазьләүләрен дәвам иткән. Шәкертләргә «өйрәтмәскә боерык» бирелгән булса да, Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрдә әйтелгәнчә, «алар һәр көн гыйбадәтханәдә һәм өйдән өйгә йөреп, Мәсих — Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне өзлексез игълан иттеләр һәм өйрәттеләр» (Рс 5:40—42). Якынча б. э. 56 елында рәсүл Паул Эфес өлкәннәренә: «Сезне халык алдында һәм өйдән өйгә йөреп өйрәтүдән... баш тартмадым»,— дип әйткән булган (Рс 20:20). Паул, бу ир-атларга вәгазьләр өчен, үзенең куйган тырышлыклары турында сөйләгән, ә алар әле иман итмәүчеләр булган һәм «тәүбә итеп Аллаһыга таба борылырга һәм Хуҗабыз Гайсәгә иман итәргә кирәклеге турында» белмәгән (Рс 20:21). Рухи карашлы кешеләрне очраткач, ул, һичшиксез, аларны күбрәк өйрәтер өчен, һәм алар мәсихчеләр булып киткәч, иманнарын ныгытыр өчен, аларның өйләренә кабат килгән булган. (Рс 5:42; 20:20 гә аңлатмаларны кара.)
Израильдә бүреләр башлыча төнлә ауга чыга (Хб 1:8). Бүреләр кансыз, аяусыз, куркусыз һәм комсыз хайваннар. Алар еш кына үзләренә кирәгеннән күбрәк сарыклар үтерә: аларны ашап бетерә дә, алып китә дә алмый. Изге Язмаларда хайваннар, шулай ук аларның сыйфатлары һәм гадәтләре еш кына, уңай я тискәре үзенчәлекләрне сурәтләр өчен, образлы итеп кулланыла. Мәсәлән, үлем түшәгендә ятканда, Ягъкуб пәйгамбәрлек әйтеп, Биньямин кабиләсен күчмә мәгънәдә бүре (Canis lupus) сыман сугышчы итеп тасвирлаган (Яр 49:27). Әмма күпчелек очракларда бүре рәхимсезлек, комсызлык, бозыклык һәм хәйләкәрлек кебек тискәре сыйфатларны сурәтләр өчен кулланыла. Изге Язмаларда ялган пәйгамбәрләр (Мт 7:15), вәгазь эшенә каршы килүчеләр (Мт 10:16; Лк 10:3) һәм мәсихче җыелышка эчтән куркыныч тудырган ялган укытучылар (Рс 20:29, 30) бүреләр белән чагыштырыла. Көтүчеләр бүреләрдән янаган куркынычны яхшы белгән. Гайсә «ялланган кеше» турында ул «бүренең килгәнен күреп, сарыкларны ташлап кача» дип әйткән. «Сарыклар турында кайгыртмаган» ялланган кешедән аермалы буларак, Гайсә — «яхшы көтүче», ул «үз сарыклары өчен үз җанын биргән» (Ях 10:11—13).