Рәсүлләр 26:1—32
Искәрмәләр
Искәрмәләр
динебезнең: Рс 24:5 кә аңлатманы кара.
Аллаһыга изге хезмәтен башкара: Монда кулланылган грек фигыле латре́уо башлыча хезмәт итүне күрсәтә. Изге Язмаларда кулланылганда, ул Аллаһыга хезмәт итүне аңлата я аңа гыйбадәт кылу белән бәйле хезмәтне (Мт 4:10; Лк 2:37; 4:8; Рс 7:7; Рм 1:9; Фп 3:3; 2Тм 1:3; Ев 9:14; 12:28; Ач 7:15; 22:3), шул исәптән изге чатырда яки гыйбадәтханәдә хезмәт итүне белдерә (Ев 8:5; 9:9; 10:2; 13:10). Шуңа күрә кайбер контекстларда бу сүз «гыйбадәт кылу; табыну» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Берничә очракта ул ялган табыну — барлыкка китерелгән нәрсәләргә хезмәт итү я табыну — белән бәйле кулланыла (Рс 7:42; Рм 1:25). Еврей телендәге Мәсихче Грек Язмаларының кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й14—17 дип атала) монда «Йәһвәгә хезмәт итә (гыйбадәт кыла)» дип әйтелә.
насаралы: Мк 10:47 гә аңлатманы кара.
ризалыгымны бирә идем: Сүзгә-сүз «таш ташлый идем», ягъни сайлауда кулланылган таш. Монда кулланылган грек сүзе псе́фос кечкенә ташны белдерә һәм Ач 2:17 дә «таш» дип тәрҗемә ителә. Ташлар судларда хөкем чыгарылганда кулланылган булган. Ак ташлар аклау хөкемен, ә каралары гаепләү хөкемен аңлаткан.
еврей телендә: Ях 5:2 гә аңлатманы кара.
таягына... тибенеп: Андый очлы таяк белән мал куалый торган булганнар (Хк 3:31). «Таякка тибенү» дигән сүзтезмә бу — грек әдәбиятында очрый торган әйтем. Ул тормыштан алынган. Үҗәт үгез таяк белән төртүләргә каршы килеп, таякка тибенә һәм нәтиҗәдә үзенә зыян китерә. Шаул мәсихче булып киткәнче үзен шулайрак тоткан. Гайсәнең шәкертләрен эзәрлекләп, Паул үзенә җитди зыян китерә алган, чөнки мәсихчеләргә Йәһвә Аллаһы булышкан. (Рс 5:38, 39; 1Тм 1:13, 14 белән чагыштыр.) Вг 12:11 дә «көтүче таягы» күчмә мәгънәдә искә алына, һәм тыңлаучыларны киңәш буенча эш итәргә дәртләндерүче зирәкләрнең сүзләрен аңлата.
тәүбә итсеннәр: Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз «элекке фикердән кайту» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. Бу фикер йөртүне, карашны я ниятне үзгәртү дигәнне аңлата. Бу контекстта «тәүбә итсеннәр» дигән өндәү Аллаһыга таба борылсыннар дигән сүзләр белән бәйле һәм шуңа күрә шуны күрсәтә: кеше Аллаһыга яраклы булыр өчен һәм аның белән мөнәсәбәтләргә ия булыр өчен үзгәрешләр ясарга тиеш. Чын-чынлап тәүбә иткән кеше тәүбә итүен күрсәтүче эшләр башкарырга тиеш. Башка сүзләр белән әйткәндә, аның эшләре фикер йөртүе я карашы чыннан да үзгәргән икәнен күрсәтәчәк. (Мт 3:2, 8; Лк 3:8 гә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Тәүбә итү» кара.)
мәсихче: Рс 11:26 га аңлатманы кара.
кайсар: Яки «император». Ул вакытта Рим императоры — Нерон булган. Аның идарәсе б. э. 54 елында башланган һәм б. э. 68 елында, якынча 31 яшендә ул үзенә кул салгач, тәмамланган. Рәсүлләр китабының 25—28 нче бүлекләрендә кайсар турында әйтелгән һәр очракта Нерон күздә тотыла. (Мт 22:17; Рс 17:7 гә аңлатмаларны һәм сүзлекне кара.)