Рәсүлләр 27:1—44
Искәрмәләр
Искәрмәләр
без: Рс 16:9 га кадәр Рәсүлләр китабы өченче зат исеменнән хәбәр ителә, ягъни язучы Лүк башкалар әйткәннәрне һәм эшләгәннәрне генә яза. Ә монда Рс 16:10 да стиль үзгәрә һәм Лүк үзен дә булган вакыйгаларның шаһите итеп күрсәтә. Алга таба ул, үзе һәм Паул белән аның юлдашлары катнашкан вакыйгалар сурәтләнгәндә, «без» һәм «безне» дигән алмашлыклар куллана. (Рс 1:1 гә аңлатманы һәм «Рәсүлләр китабына кереш сүз» кара.) Лүк якынча б. э. 50 елында Паул белән Троастан Филипиягә барган, ләкин Паул Филипиядән киткәндә, Лүк инде аның белән булмаган. (Рс 16:10—17, 40; Рс 20:5; 27:1 гә аңлатмаларны кара.)
безне: Лүкнең монда «безне» дигән беренче зат алмашлыгын кулланганы аның Филипиядә кабат Паулга кушылганын күрсәтә; элегрәк Филипиядә Лүк Паулдан аерылган булган (Рс 16:10—17, 40). Филипиядән алар инде бергә Иерусалимга киткән, һәм соңрак анда Паулны кулга алганнар (Рс 20:5—21:18, 33). Рәсүлләр китабының инде икенче өлешендә Лүк үзен дә булган вакыйгаларның шаһите итеп күрсәтә. (Рс 16:10; 27:1 гә аңлатмаларны кара.)
Безне: Рс 16:10 һәм 20:5 кә аңлатмаларда искә алынганча, Рәсүлләр китабының кайбер өлешләрендә аның язучысы Лүк, вакыйгаларны сурәтләгәндә, «без», «безне» һәм «безнең» дигән беренче зат алмашлыкларын куллана (Рс 27:20). Бу Лүкнең Паул белән бергә аның кайбер сәяхәтләренең өлешләрендә катнашканын күрсәтә. Рәсүлләр китабының моннан алып Рс 28:16 га кадәрге өлешендә андый алмашлыкларның кулланылуы Лүкнең Паул белән Римга сәяхәт иткәнен күрсәтә.
йөзбашына: Яки «гаскәр башлыгына». Йөзбашы Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри белән җитәкчелек иткән.
игелек күрсәтеп: Монда кулланылган грек сүзе филантро́пос һәм аңа тамырдаш сүз филантропи́а назлы кайгыртуны һәм кешеләр белән кызыксынуны аңлата. Диңгездә бер көн үткәреп, төньякка таба якынча 110 км үткәннән соң, кораб Сидонда, Сурия ярында тукталган булган. Күрәсең, гаскәр башлыгы Юли үзен Паул белән гади җинаятьче белән тоткандай тотмаган. Моның сәбәбе Паулның Рим гражданы һәм гаебе расланмаган булуы булгандыр (Рс 22:27, 28; 26:31, 32).
кораб: Ашлык төялгән кораб (Рс 27:37, 38). Ул көннәрдә Рим өчен ашлыкны башлыча Мисыр җитештергән. Мисырның ашлык төялгән кораблары Мирада тукталган. Мира Кече Азиянең көньяк-көнбатыш яры янында урнашкан зур шәһәр булган. Гаскәр башлыгы Юли андый корабны табып, гаскәриләр белән тоткыннарны шуңа утырткан. Бу кораб, аларны сәяхәтләренең беренче өлешендә алып барган корабка караганда, күпкә зуррак булган (Рс 27:1—3). Ул кыйммәтле йөкне — ашлыкны — һәм 276 кешене: команда, гаскәриләр, тоткыннар һәм, күрәсең, Римга баручы башка кешеләрне алып барган. Мира Искәндәриядән төньякка таба урнашкан булган һәм Мисырның шул шәһәреннән килгән корабларның маршрутына кергәндер. Яки Искәндәриядән килгән бу кораб, бәлки, җил каршы булганга (Рс 27:4, 7), маршрутын үзгәртергә һәм Мирада якорь салырга мәҗбүр булгандыр. (Ә13 кушымт. кара.)
Йолу көне белән бәйле ураза тоту: Яки «көзге ураза». Сүзгә-сүз «ураза». «Ураза» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе Муса кануны буенча тотарга кирәк булган бердәнбер уразаны күрсәтә. Бу уразаны ел саен үткәрелгән Йолу көнендә тотарга кирәк булган. Бу бәйрәм Йом-Киппур (еврейчә йом хаккиппури́м, мәгънәсе «каплаулар көне») дип тә аталган. (Лв 16:29—31; 23:26—32; Сн 29:7; сүзлектән «Йолу көне» кара.) Йолу көне турында әйтелгәндә искә алынган «үзеңне басынкыландыру» сүзтезмәсе, гадәттә, үз-үзеңне төрле яклардан чикләүне, шул исәптән ураза тотуны аңлата (Лв 16:29, иск.). Рс 27:9 да «ураза» сүзенең кулланылуы кешеләр Йолу көнендә үз-үзләрен башлыча ураза тотып басынкыландырган дигән фикерне раслый. Йолу көне белән бәйле ураза сентябрь ахыры — октябрь башларына туры килгән.
җаннарыбызга: Яки «тормышларыбызга». Монда кулланылган грек сүзе психе́ кешене я шул кешенең тормышын күрсәтә. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Эвракилон: Грекча Эураки́лон; латинча эуроаквило. Ягъни Мальта диңгезчеләренә грегаль буларак билгеле булган көчле төньяк-көнчыгыш җиле. Бу — Урта диңгездә иң көчле җил. Ул зур җилкәнле кораблар өчен бик куркыныч булган, чөнки аларны җиңел генә әйләндереп ташлый алган.
көймәне: Монда кулланылган грек сүзе ска́фе кечкенә көймәне аңлата. Аны кораб үз артыннан тартып барган, ә зур корабларда ул палубада булган. Аны, кораб яр янында якорь салгач, ярга барып җитәр өчен, йөкне бушатыр өчен я корабны тарттырып борыр өчен кулланганнар. Кораб һәлакәткә очраса, ул шулай ук котылу өчен кулланыла алган. Давыл вакытында бу көймәне, ул су белән тулмасын я җимерелмәсен өчен, судан тартып чыгарганнар һәм корабта саклаганнар.
Сиртта: Монда кулланылган грек исеме Си́ртис «тартырга» дигәнне аңлаткан тамырдан килеп чыккан. Сирт дип Африканың төньяк яры (хәзерге Ливия яры) буендагы ике култык аталган булган. Көнбатыш култык (Тунис белән Триполи арасында) Кече Сирт (хәзерге Габес култыгы) дип аталган булган. Аның көнчыгышында Зур Сирт (хәзерге Сидра култыгы) урнашкан булган. Су күтәрелү һәм чигенү вакытында су астындагы комнар даими рәвештә бер урыннан икенче урынга күчкәнгә, борынгы диңгезчеләр, кораблары комга утырмасын өчен, аларны читләтеп үткән. Б. э. I гасырында яшәгән грек географы Страбон сайга утырган кораблар турында «аннан кораб сирәк котыла» дип язган («География», 17, III, 20). Иосиф Флавий сүзләре буенча («Яһүдләр сугышы» II, 16, 4), кешеләрнең Сирт исемен ишетеп котлары очкан. (Ә13 кушымт. кара.)
көчле давыл: Сүзгә-сүз «кечкенә булмаган давыл». Бу грек сүзтезмәсе көчле давылны күрсәтә. Паул көннәрендә матрослар юнәлешне кояшка я йолдызларга карап билгеләгән, шуңа күрә болытлы һава торышы аларга моны эшләргә бик комачаулаган.
чөнки мондагы бер җан да һәлак булмаячак: Яки «чөнки арагызда берегез дә тормышын югалтмаячак». Бу сүзтезмәдә кулланылган грек сүзе психе́ кешене я шул кешенең тормышын күрсәтә. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Мин... аңа изге хезмәт башкарам: Яки «Мин... аңа хезмәт итәм (гыйбадәт кылам)». (Рс 26:7 гә аңлатманы кара.)
Аллаһыга изге хезмәтен башкара: Монда кулланылган грек фигыле латре́уо башлыча хезмәт итүне күрсәтә. Изге Язмаларда кулланылганда, ул Аллаһыга хезмәт итүне аңлата я аңа гыйбадәт кылу белән бәйле хезмәтне (Мт 4:10; Лк 2:37; 4:8; Рс 7:7; Рм 1:9; Фп 3:3; 2Тм 1:3; Ев 9:14; 12:28; Ач 7:15; 22:3), шул исәптән изге чатырда яки гыйбадәтханәдә хезмәт итүне белдерә (Ев 8:5; 9:9; 10:2; 13:10). Шуңа күрә кайбер контекстларда бу сүз «гыйбадәт кылу; табыну» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Берничә очракта ул ялган табыну — барлыкка китерелгән нәрсәләргә хезмәт итү я табыну — белән бәйле кулланыла (Рс 7:42; Рм 1:25). Еврей телендәге Мәсихче Грек Язмаларының кайбер тәрҗемәләрендә (Б4 кушымт. Й14—17 дип атала) монда «Йәһвәгә хезмәт итә (гыйбадәт кыла)» дип әйтелә.
Әдрән диңгезендә: Паул көннәрендә бу төшенчә хәзерге Әдрән диңгезеннән зуррак өлкәне аңлаткан. Грек географы Страбон сүзләре буенча, бу исем Атрия шәһәре исеменнән барлыкка килгән; бу шәһәр По елгасы тамагы (хәзерге Венеция култыгы) янында урнашкан булган («География», 5, I, 8). Хәзерге Адрия шәһәре (Италия) диңгез ярыннан берникадәр ераклыкта урнашкан. Күрәсең, Адрия (Әдрән) исеме борынгы шәһәр тирәли суларга карата кулланыла башлаган, һәм әкренләп бу төшенчә үз эченә бөтен хәзерге Әдрән диңгезен, Ионик диңгезне, шулай ук Сицилиядән (һәм Мальтадан) көнчыгышка таба һәм Криттан көнбатышка таба яткан Урта диңгез суларын үз эченә алган. (Ә13 кушымт. кара.)
20 колач: Якынча 36 м. Колач су тирәнлеген үлчәү берәмлеге. Бер колач дүрт терсәккә (якынча 1,8 м) тиң дип санала һәм ян якка сузылган ике кулның бармак очлары арасына тиң диярлек. Шунысы игътибарга лаек: «колач» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе оргюйа́ «сузарга» дигәнне аңлаткан тамырдан барлыкка килгән. (Ә14 кушымт. кара.)
15 колач: Якынча 27 м. (Бу шигырьдәге 20 колач дигән сүзтезмәгә аңлатманы һәм Ә14 кушымт. кара.)
276: Кайбер кулъязмаларда корабта күпме кеше булганы турында төрле саннар китерелсә дә, 276 саны борынгы кулъязмалар белән яхшы раслана, һәм күпчелек белгечләр бу сан белән килешә. Ул чактагы кораблар шулкадәр кешене сыйдыра алган. Иосиф Флавий сүзләре буенча, 600 кешене алып барган бер кораб Римга барышлый һәлакәткә эләккән булган.
җан: Яки «кеше». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе психе́ монда тере кешене аңлата. (Сүзлектән «Җан» кара.)
Медиаматериал
Вакыйгалар хронологик тәртиптә китерелгән
1. Кайсариядә ике ел төрмәдә утырганнан соң, һаман да тоткында булган Паул корабка утырып Римга китә (Рс 27:1, 2)
2. Паул юлдашлары белән Сидонга килеп җитә; анда Паулга кардәшләре белән очрашырга рөхсәт итәләр (Рс 27:3)
3. Паул Кипрга ышыкланып йөзгән корабта Киликия һәм Пәмфилия ярлары буйлап диңгезне кичә һәм Ликиядәге Мирага килеп җитә (Рс 27:4, 5)
4. Мирада Паул Искәндәриядән килүче ашлык төялгән корабка утыра; кораб көчкә Книтка килеп җитә һәм шуннан соң, Критка ышыкланып, Салмон яныннан уза (Рс 27:6, 7)
5. Паул юлдашлары белән корабта көчкә-көчкә Крит яры буйлап йөзә һәм Гүзәл Култык исемле урынга барып җитә (Рс 27:8)
6. Кораб Гүзәл Култыкта шактый күп вакыт тора; Гүзәл Култыктан Критның башка пристанена — Финикка китәргә карар ителә (Рс 27:9—13)
7. Корабның диңгезгә чыгуы була, Эвракилон дигән бик көчле төньяк-көнчыгыш җиле куба; җил корабны алып китә (Рс 27:14, 15)
8. Кораб Кәүдә дип аталган утрауга ышыкланып бара; матрослар корабның Сиртта сай җиргә утыруыннан курка (Рс 27:16, 17)
9. Паул алдында бер фәрештә пәйда була һәм аңа кайсар каршына басачагын әйтә; Паул үзе белән сәяхәт итүчеләрне барысының да исән калачагына ышандыра (Рс 27:22—25)
10. Мальтада кораб һәлакәткә очрый (Рс 27:39—44; 28:1)
11. Мальта кешеләре үзләрен гадәттән тыш игелекле тота; Паул Паблиның атасын савыктыра (Рс 28:2, 7, 8)
12. Искәндәриядән килгән һәм Мальтада кышлаган корабка утырып, Паул Сиракузга китә, ә аннан Ригиумга юл тота (Рс 28:11—13а)
13. Паул Путеолига килеп җитә; анда кардәшләр аны җылы кабул итә (Рс 28:13ә, 14)
14. Римдагы кардәшләр Паулны Өч Кунакханә һәм Аппи базары мәйданында каршы ала (Рс 28:15)
15. Паул Римга барып җитә; аңа гаскәри сагы астында бер йортта яшәргә рөхсәт итәләр (Рс 28:16)
16. Паул Римдагы яһүдләр белән сөйләшә; ике ел буе үзе янына килүчеләрнең барысына кыюлык белән вәгазьли (Рс 28:17, 18, 21—31)
Б. э. беренче гасырында күптөрле сәүдә кораблары Урта диңгез суларын гизеп йөргән. Аларның кайберләре яр буйлап кына йөзгән. Мәсәлән, шундый корабта — Адрамитин корабында — Паул, тоткын буларак, Кайсариядән Мирага барган (Рс 27:2—5). Әмма Паул Мирада утырган сәүдә корабы, монда күрсәтелгән кораб кебек, зур судно булган. Анда бодай төялгән һәм тулаем алганда 276 кеше: команда һәм пассажирлар булган (Рс 27:37, 38). Бу кораб, күрәсең, төп һәм алгы җилкәннәр белән җиһазланган һәм койрыгындагы ике зур ишкәк ярдәмендә идарә ителгән булган. Андый корабларның борынында еш кына берәр илаһ я алиһә сурәтләүче бизәкләр булган.
1. Сәүдә корабы
2. Гәлиләядә кулланылган балык тоту көймәсе
1. Шток
2. Орчык
3. Оч
4. Ыргак
5. Кыса
Паулның Римга барган сәяхәте турындагы хәбәрдә якорь берничә мәртәбә искә алына (Рс 27:13, 29, 30, 40). Борынгы заманнарда беренче якорьлар итеп, күрәсең, ташларны һәм башка гади җайланмаларны кулланганнар. Әмма Паулның сәяхәтләре вакытына якорьлар инде алдынгырак булып киткән. Бу рәсемдәге ыргаклы якорь римлылар вакытында киң кулланылган булган. Андый якорь гадәттә металлдан һәм агачтан ясалган булган. Якорьның еш кына кара кургаштан ясалган авыр штогы аны аска тарткан, һәм аның бер ыргагы диңгез төбенә кадалган. Зур корабларның еш кына берничә якоре булган (Рс 27:29, 30). Африка ярында Кирини янында бер якорь табылган; аның авырлыгы якынча 545 кг. Бу Паулның «шул өмет җаныбыз өчен якорь сыман» дигән сүзләренә өстәмә мәгънә бирә (Ев 6:19).
Мондый батыргычлар (1) билгеле булган иң борынгы диңгез кораллары арасында булган. Батыргычларның формасы һәм зурлыгы төрле булган. Аларны бауга такканнар һәм корабтан диңгезгә ыргытканнар. Батыргыч диңгез төбенә төшеп җиткәч, моряклар бау ярдәмендә кораб корпусы астындагы суның тирәнлеген үлчәгән (2). Кайбер батыргычларның аскы өлешендә май катламы булган, һәм бу йомшак матдәгә диңгез төбендәге нәрсәләр, мәсәлән диңгез чуерташы һәм ком ябышкан. Батыргычны өскә күтәргәч, бу нәрсәләрне моряклар тикшерә алган. Тирәнлек үлчәү батыргычлары төрле материалдан ясалган булса да, гадәттә аларны кургаштан ясаганнар. Шуңа күрә Рс 27:28 дә «тирәнлекне үлчәү» һәм «үлчәү» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле сүзгә-сүз «кургаш күтәрү» дигәнне аңлата.
1. Тирәнлек үлчәү батыргычы
2. Бау