Рәсүлләр 28:1—31
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Мальта: Монда грек текстында Мели́те дигән төшенчә кулланыла. Гасырлар буена бу төшенчә хәзерге Мальта утравын күрсәтә дип санала. Паул барган корабны көчле җилләр көньякка таба, Кече Азиянең көньяк-көнбатыш очында урнашкан Книттан Критка кадәр, алып киткән (Рс 27:7, 12, 13, 21). Рс 27:27 дәге хәбәрдә кораб «Әдрән диңгезендә йөзеп йөргән» диелә. Паул көннәрендә шулай дип хәзерге Әдрән диңгезеннән зуррак өлкә аталган. Ул Ионик диңгезне, шулай ук Сицилиядән көнчыгышка һәм Криттан көнбатышка таба яткан суларны, шулай итеп хәзерге Мальта янындагы суларны, үз эченә алган. (Рс 27:27 гә аңлатманы кара.) Эвракилон дип аталган давылның җилләрен исәпкә алсак (Рс 27:14), күрәсең, алар корабны көнбатышка таба алып киткән, һәм ул Сицилиядән көньякка таба урнашкан Мальта утравы янында һәлакәткә очраган. Кайбер белгечләр Изге Язмаларда искә алынган Мели́те башка утрау булган дип саный. Бер теория буенча, бу Грециянең көнбатыш яры янында, Корфу кырында урнашкан утрау булган. Башка фараз Мели́те дигән грек сүзенә нигезләнә, һәм, аның буенча, бу Мелит Иллирик булган; хәзер ул Млет буларак билгеле һәм хәзерге Әдрән диңгезендә Хорватия яры янында урнашкан. Әмма, бу юлның Изге Язмалардагы сурәтләвен исәпкә алсак, корабның, борылып, шулкадәр ерак төньякка таба, Корфу я Млетка кадәр, барганы шикле. (Ә13 кушымт. кара.)
Чит телдә сөйләшүче кешеләр: Яки «Җирле кешеләр». Изге Язмаларның кайбер борынгы тәрҗемәләрендә монда кулланылган грек сүзе ба́рбарос «Варварлар» дип бирелгән. Бу грек сүзендәге «бар бар» дигән кабатлану өзек-өзек, аңлаешсыз сөйләмне, мыгырдауны күрсәткән. Шуңа күрә греклар башта бу төшенчәне башка телдә сөйләшкән чит ил кешесенә карата кулланган. Ул вакытта бу төшенчә кимсетү сүзе булмаган; ул мәдәни яктан түбән, тупас я әдәпсез кешене аңлатмаган. Ба́рбарос сүзе бары тик грек булмаганнарны греклардан аерып күрсәткән. Кайбер яһүд язучылары, шул исәптән Иосиф Флавий да, бу сүзне үз халкына карата кулланган («Jewish Antiquities», XIV, 187 [x, 1]; «Against Apion», I, 58 [11]). Чынлыкта, римлылар, грек культурасын үзләштергәнче, үзләрен варварлар дип атаган. Шулай итеп бу төшенчә монда Мальтада яшәүчеләргә карата кулланылган; алар, күрәсең, үзләренең туган телендә, бәлки, пуник телендә сөйләшкән.
игелекле: Монда кулланылган грек сүзе филантропи́а сүзгә-сүз «кешелекне ярату» дигәнне аңлата. Андый игелек башкалар белән эчкерсез кызыксынуны, шулай ук кеше ихтыяҗларын кайгыртып һәм аңа уңайлыклар тудырып, кунакчыллык күрсәтүне аңлатырга мөмкин. Бу шигырьдән күренгәчә, кешеләр Аллаһы хуплаган бу сыйфатны, Йәһвәне белмәсә дә, күрсәтә ала. Рс 27:3 тә язылган охшаш мисалда тамырдаш сүз филантро́пос кулланыла, һәм ул гаскәр башлыгы Юлинең Паул белән үзен ничек тотканын сурәтли. Тит 3:4 тә грек сүзе филантропи́а Йәһвәнең хисләрен сурәтләр өчен кулланыла һәм «кешеләргә карата... мәхәббәт» дип тәрҗемә ителә.
бер агулы елан: Хәзерге вакытта агулы кара еланнар Мальта утравында юк. Ләкин, бу хәбәрдән күренгәнчә, беренче гасырда Мальтада андый еланнар булган. Гасырлар үткәч, бәлки, әйләнә-тирә мохитнең үзгәрүе я кешеләрнең артуы аркасында еланның андый төре аннан юкка чыккандыр.
Гаделлек: Монда «Гаделлек» дип грек төшенчәсе ди́кэ тәрҗемә ителгән. Бу сүз гадел үч алу алиһәсен күрсәтергә я гаделлекне аңлатырга мөмкин. Грек мифологиясендә гаделлек алиһәсенең исеме Дике булган. Ул кешеләрнең эшләрен күзәткән һәм гаделсезлекләр турында, гаепле кешеләр җәза алсыннар өчен, Зевска сөйләгән дип санала. Мальтада яшәүчеләр, бәлки, болай дип уйлагандыр: Паул кораб һәлакәтендә исән калган булса да, хәзер ул илаһлар гаделлеген татыган: елан аша җәзаланган.
Зевс уллары: Грекча Диоску́ры. Грек һәм рим мифологиясе буенча, илаһ Зевсның (Юпитер) бу уллары — Кастор һәм Поллукс исемле игезәкләр булган; аларның анасы Спарта патшабикәсе Леда булган. Зевс уллары диңгезчеләрне яклаучылар дип, аларны давыллар вакытында коткара ала дип саналган. Кораб борынында булган бу бизәкнең искә алынуы шушы вакыйгалар турында аларны үз күзләре белән күргән кешенең язганына тагын бер дәлил булып тора.
Сиракуз: Яхшы пристане булган бу шәһәр Сицилия утравының көньяк-көнчыгыш ярында урнашкан; бүген ул Сиракуза дип атала. Грек тарихчысы Фукидид шаһитлеге буенча, бу шәһәргә нигезне б. э. к. 734 елда көринтлеләр салган булган. Сиракузда борынгы вакыттагы яхшы билгеле кайбер кешеләр туган булган. Мәсәлән, ул математика белгече Архимедның туган шәһәре булган. Б. э. к. 212 елда римлылар Сиракузны яулап алган. (Ә13 кушымт. кара.)
Путеолига: Хәзер Поццуоли дип аталган бу баш порт Римнан көньяк-көнчыгышка таба яткан, ә Неапольдән көнбатыш-көньяк-көнбатышка таба якынча 10 км ераклыкта урнашкан булган. Андагы борынгы дулкынваткыч җимерекләре бүгенгә кадәр сакланып калган. Иосиф Флавий бу җирне аның Дикеархея дигән борынгы исеме белән атаган һәм анда яһүдләр яшәгән дип әйткән («Jewish Antiquities», XVII, 328, xii, 1). Паул, кайсар алдында хөкем ителү өчен Римга барганда, Путеолига якынча б. э. 59 елында килеп тукталган. Ул анда корабта Ригиумнан килгән. Ул шәһәр Путеолидан көньяк-көньяк-көнчыгышка таба якынча 320 км ераклыкта урнашкан булган. Ригиум (хәзер Реджо-ди-Калабрия дип атала) Италиянең көньяк очындагы Сицилиягә каршы порт шәһәре булган. Путеолидагы кардәшләр Паул белән аның юлдашларыннан үзләре янында калуларын үтенгән (Рс 28:14). Бу Паулның, тоткын булса да, берникадәр азатлыкка ия булганын күрсәтә. (Ә13 кушымт. кара.)
Шулай итеп без Римга якынлаша бардык: Путеоли Римнан 245 км ераклыкта урнашкан булган, һәм анда барып җитәр өчен бер атна кирәк булган. Паул һәм аның юлдашлары, күрәсең, Путеолидан Капуяга килеп җиткән, ә аннан Римга кадәр 212 км Аппи юлыннан (латинча Виа Аппия) барган. Аппи юлы Рим сәясәтчесе Аппий Клавдий Цек хөрмәтенә шулай аталган булган; ул бу юлны б. э. к. 312 елда төзи башлаган. Бу юл Римны порт шәһәре Брундизий (хәзерге Бриндизи) белән тоташтырган, ә Брундизий Көнчыгышка чыгу юлы булып торган. Бу юлның шактый өлеше зур вулканик ташлар белән түшәлгән булган. Аның киңлеге төрле булган: кайбер өлешләре 3 м таррак, ә кайберләре 6 м киңрәк булган. Бу юлдан капма-каршы юнәлештә ике арбаның бер-берсенә комачауламыйча үтә алуы төп критерий булган. Бу юлның кайбер җирләреннән Урта диңгезгә күренеш ачылган. Ул Понтин сазлыклары аша үткән. Бу сазлы урынны сурәтләгәндә, бер рим язучысы черкиләрдән һәм начар истән зарланган. Юл буйлап канал казылган булган, һәм юлны су басканда, сәяхәтчеләр ул җирне үтәр өчен көймәләрне кулланган. Бу сазлыкларның төньягында, Римнан якынча 65 км ераклыкта Аппи базары урнашкан булган, ә Римнан якынча 50 км ераклыкта ял итү урыны Өч Кунакханә булган.
Аппи базары мәйданына: Яки «Аппи форумына». Латинча Аппии форум. Бу базар Римнан көньяк-көнчыгышка таба якынча 65 км ераклыкта урнашкан булган. Ул римлыларның атаклы Аппи юлындагы яхшы билгеле тукталу урыны булган. Бу юл Римнан Капуя аша Брундизийга (хәзерге Бриндизи) алып барган. Аппи юлы да, базар да үзләренә нигез салган Аппий Клавдий Цек (б. э. к. IV гасыр) хөрмәтенә шулай аталган булган. Сәяхәтләрен Римнан башлаган кешеләр беренче көн азагында гадәттә шул урында тукталган, шуңа күрә ул сәүдә үзәге һәм базарлы шәһәрчек булып киткән. Аппи базарының канал буенда урнашуы да аңа әһәмият өстәгән; бу канал Понтин сазлыклары аша үтүче юл буйлап сузылган булган. Кайбер хәбәрләр буенча, сәяхәтчеләрне төнлә шул канал буйлап качырлар тартып барган баржаларда алып барганнар. Рим шагыйре Гораций, бу сәяхәтнең уңайсызлыкларын сурәтләгәндә, бакалар һәм черкиләрдән зарланган, ә Аппи базары «көймәчеләр һәм саран кунакханә хуҗалары белән тулы» дип язган («Satires», I, V, 1-6). Әмма, бар бу уңайсызлыкларга карамастан, Римнан шунда килгән кардәшләр шатлык белән Паулны һәм аның юлдашларын, аларның сәяхәтләренең соңгы өлешен алар белән бергә үтәр өчен, көтеп торган. Бүген Аппи форумы урынында Аппи юлында урнашкан Борго Фаити дигән кечкенә авыл тора. (Ә13 кушымт. кара.)
Өч Кунакханәгә: Латинча Трес Табернас. Башка борынгы язуларда да искә алынган бу урын Аппи юлында урнашкан булган. Ул Римнан көньяк-көнчыгышка таба якынча 50 км ераклыкта, ә Аппи базарыннан якынча 15 км ераклыкта булган. Бүген ул урында бераз гына борынгы җимерекләр сакланып калган. (Ә13 кушымт. кара.)
кайсар: Рс 26:32 гә аңлатманы кара.
бу сектага: Рс 24:5 кә аңлатманы кара.
Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләде: Яхъя китабыннан тыш, Рәсүлләр китабы «шаһит» (ма́ртис), «шаһитлек бирергә» (мартире́о), «төпле шаһитлек бирергә» (диамарти́ромай) дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәләрен һәм тамырдаш сүзләрне Изге Язмаларның башка китапларына караганда ешрак куллана. (Ях 1:7; Рс 1:8 гә аңлатмаларны кара.) Шаһит булу һәм Аллаһының ниятләре, шул исәптән аның Патшалыгы һәм Гайсәнең мөһим роле, турында төпле шаһитлек бирү — бөтен Рәсүлләр китабы буенча үтә торган тема (Рс 2:32, 40; 3:15; 4:33; 5:32; 8:25; 10:39; 13:31; 18:5; 20:21, 24; 22:20; 23:11; 26:16).
Аллаһының коткаруы турындагы хәбәр: Монда кулланылган грек сүзе соте́рион коткаруны гына түгел, ә котылу я азатлык китерәчәк чараны да аңлатырга мөмкин (Лк 2:30; 3:6). Киң мәгънәдә ул Аллаһының кешелекне ничек коткарачагы турындагы хәбәрне үз эченә алырга мөмкин.
Кайбер соңрак язылган грек телендәге кулъязмаларда һәм башка телләргә ясалган кайбер борынгы тәрҗемәләрдә мондый сүзләр өстәлгән: «Ул шулай дигәннән соң, яһүдләр бик нык бәхәсләшә-бәхәсләшә таралыштылар». Әмма бу сүзләр иң борынгы һәм иң ышанычлы кулъязмаларда очрамый һәм, күрәсең, Рәсүлләр китабының төп нөсхәсендә булмаган. (А3 кушымт. кара.)
Паул... йортта ике ел буе яшәде: Бу ике ел дәвамында Паул Эфеслеләргә (Эф 4:1; 6:20), Филипиялеләргә (Фп 1:7, 12—14), Көләсәйлеләргә (Кл 4:18), Филимунга (Флм 9) һәм, күрәсең, Еврейләргә хатларын язган. Аның өйдә сак астында утыруы якынча б. э. 61 елында тәмамланган булган. Шул елны ул, күрәсең, император Нерон я аның вәкилләренең берсе алдында хөкем ителеп, гаепсез дип табылган. Азат ителгәч тә, Паул, үзенә хас булганча, актив булып калган. Шул вакытта ул, элек планлаштырганча, Испаниягә баргандыр (Рм 15:28). Якынча б. э. 95 елында Рим Клименты язганча, Паул Рим империясенең «иң к[өнбатыш] чигенә кадәр» сәяхәт иткән. Паулның азат ителгәннән соң язылган хатлары (1 һәм 2 Тимутигә һәм Титуска) аның, бәлки, Критка, Эфескә, Македониягә, Милетка, Никопольга һәм Троаска килеп киткәнен ачыклый (1Тм 1:3; 2Тм 4:13; Тит 1:5; 3:12). Кайберәүләр уйлаганча, Паул Никопольда (Греция) кабат кулга алынган һәм якынча б. э. 65 елында Римда төрмәгә утыртылган булган. Әмма бу юлы, күрәсең, Нерон аңа шәфкать күрсәтмәгән. Бер ел элек янгын Римга зур зыян китергән булган, һәм, Рим тарихчысы Тацит сүзләре буенча, Нерон нахакка бу бәладә мәсихчеләрне гаепләгән. Шуннан соң Нерон аларны аяусыз эзәрлекли башлаган. Тимутигә үзенең икенче, соңгы хатын язганда, Паул үзенең тиздән җәзалап үтереләчәген көткән. Шуңа күрә Тимути белән Марктан тизрәк килүләрен сораган. Шул вакыт дәвамында Лүк һәм Онисифор, зур кыюлык күрсәтеп һәм тормышларын куркыныч астына куеп, Паул янына килеп, аны юаткан (2Тм 1:16, 17; 4:6—9, 11). Күрәсең, якынча б. э. 65 елында Паул җәзалап үтерелгән булган. Паул үзенең тормышы һәм үлеме белән «Гайсәнең башкарган бар эшләре һәм бар өйрәткәннәре» турында төпле шаһитлек биргән (Рс 1:1).
зур кыюлык белән: Яки «зур сөйләү иреге белән». Монда кулланылган грек сүзе парреси́а «кыюлык» дип тә тәрҗемә ителгән (Рс 4:13). Еш кына «кыюлык белән сөйләү» дип бирелгән бу исем һәм тамырдаш фигыль парресиа́зомай Рәсүлләр китабында күп мәртәбә очрый. Лүк хәбәрендә башыннан алып ахырына кадәр беренче мәсихчеләрнең кыюлык белән вәгазьләгәннәре сурәтләнә (Рс 4:29, 31; 9:27, 28; 13:46; 14:3; 18:26; 19:8; 26:26).
бернинди каршылыксыз... өйрәтте: Яки «ачык итеп... өйрәтте». Рәсүлләр китабы шушы уңай фикер белән тәмамлана. Паул, өйдә сак астында утырса да, ачык итеп вәгазьләвен һәм өйрәтүен дәвам иткән. Патшалык хакындагы хәбәрнең Римда таралуын бернәрсә дә туктата алмаган. Бу йомгаклау Рәсүлләр китабына туры килә. Рәсүлләр китабында изге рухның ничек итеп беренче гасыр мәсихчеләренә тарихтагы иң бөек вәгазь эшен башларга һәм Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне «җир читенә кадәр» таратырга булышканы сурәтләнә (Рс 1:8).
вәгазьләде: Монда кулланылган грек сүзе башлыча «хәбәрче буларак игълан итү» дигәнне аңлата. Ул игълан итүнең рәвешенә басым ясый: бу гадәттә берәр төркемгә вәгазьләү түгел, ә ачык итеп халык алдында сөйләү. Бу вәгазьнең темасы Аллаһы Патшалыгы булган. Рәсүлләр китабында «Аллаһы Патшалыгы» сүзтезмәсе алты тапкыр очрый. Беренче очракта, Рс 1:3 тә Гайсәнең 40 көн дәвамында — үледән терелтелүеннән соң күккә күтәрелүенә кадәр — шул Патшалык турында сөйләгәне сурәтләнә. Аллаһы Патшалыгы рәсүлләр вәгазенең төп темасы булуын дәвам иткән (Рс 8:12; 14:22; 19:8; 28:23).
Медиаматериал
Киң җәелгән Рим юллары беренче мәсихчеләргә яхшы хәбәрне империя буйлап таратырга ярдәм иткән. Рәсүл Паул, һичшиксез, бу юллар буйлап күп километрлар үткән (Кл 1:23). Рәсемдә таш түшәлгән Рим юлының гадәти төзелеше күрсәтелгән. Башта булачак юлны билгеләп чыкканнар. Аннары төзүчеләр юл өчен киң канау казыган һәм аны юлның нигезе булып торачак таш, цемент һәм ком катламнары белән тутырган. Эшчеләр юлны зур таш плитәләр белән түшәгән һәм, юл бозылмасын өчен, бордюр ташлары урнаштырган. Кулланылган материаллар һәм юлның кабарынкы булуы аркасында су юл өстеннән агып төшкән. Бордюр буйлап берникадәр ара саен калдырылган тишекләр аша су юл кырыеннан ясалган канауларга эләккән. Төзүчеләр шулкадәр яхшы юллар салган ки, юлларның кайберләре бүгенгә кадәр сакланып калган. Әмма Рим империясендәге күпчелек юлларның төзелеше андый катлаулы булмаган. Гадәттә, юллар тыгызлап салынган гравийдан гына торган.
Рим империясенең башкаласы Рим Тибр елгасы ярларында урнашкан һәм җиде калкулыклы төбәктә салынган булган. Империя үсә барган саен, бу шәһәр дә киңәя барган. Б. э. I гасырының урталарына Римда, бәлки, бер миллион кеше, шул исәптән зур яһүд җәмгыяте, яшәгән. Римда яшәгән яһүдләр һәм прозелитлар, б. э. 33 елында Илленче көн бәйрәменә Иерусалимга барып һәм рәсүл Петер белән башка шәкертләрнең вәгазьләвен ишетеп, күрәсең, мәсихчеләр булып киткән. Бу яңа шәкертләр үзләре белән яхшы хәбәрне Римга алып кайткан (Рс 2:10). Якынча б. э. 56 елында римлыларга язган хатында рәсүл Паул Римдагы шәкертләрнең иманы «хакында бөтен дөньяда сөйлиләр» дип әйткән (Рм 1:7, 8). Бу видеороликта рәссамның Римдагы кайбер төп үзенчәлекләрне күзаллавы, аларның Паул көннәрендә нинди була алганы күрсәтелә.
1. Аппи юлы
2. Зур цирк
3. Палатин калкулыгы һәм кайсар сарае
4. Кайсар гыйбадәтханәсе
5. Театрлар
6. Пантеон
7. Тибр елгасы
Бу фоторәсемдә Аппи юлының, ягъни Виа аппианың, бер өлеше күрсәтелгән. Аны Италиядә һаман да табып була. Бу юл турыдан-туры Изге Язмаларда искә алынмаса да, күрәсең, Паул Римга бу зур юлдан барган. Бу юлның иң беренче өлеше б. э. к. 312 елда салынган булган. Әмма төзелеш дәвам ителгән, һәм якынча б. э. к. 244 елга Аппи юлы Римнан Брундизигә сузылган. (Картаны кара.) Рим кардәшләре, Паулны каршы алыр өчен, көньякка таба Өч Кунакханәгә һәм Аппи базары мәйданына тикле барган; боларның икесе дә Аппи юлы буенда урнашкан булган (Рс 28:15). Аппи базары мәйданы Римнан якынча 65 км, ә Өч Кунакханә якынча 50 км ераклыкта урнашкан булган.
1. Рим
2. Өч Кунакханә
3. Аппи базары
4. Аппи юлы
5. Брундизи (хәзер Бриндизи дип атала)
Якынча б. э. 56—57 елларында сугылган бу алтын тәңкәдә Нерон бюсты төшерелгән. Ул Рим империясе белән б. э. 54—68 елларында идарә иткән. Паул, Иерусалимда гаделсез кулга алынып, якынча б. э. 56—58 елларында Кайсариядә төрмәдә утырганнан соң, кайсар алдында — нәкъ шул Нерон алдында хөкем ителергә теләген белдергән. Паул, күрәсең, якынча б. э. 59 елында Римда беренче тапкыр төрмәгә утыртылганнан соң гаепсез дип игълан ителгән һәм якынча б. э. 61 елында азат ителгән булган. Әмма б. э. 64 елында Римда чыккан янгын аның дүртенче өлешен юкка чыгарган, һәм кайберәүләр янгында император Неронны гаепләгән. Шикне үзеннән читкә җибәрү өчен, Нерон бу бәладә мәсихчеләрне гаепләгән. Шуңа күрә мәсихчеләр эзәрлекләүләргә дучар булган. Күрәсең, шул вакытларда (б. э. 65 елы) Паул икенче мәртәбә Римда төрмәгә утыртылган һәм соңыннан үтерелгән булган.