Рәсүлләр 9:1—43
Искәрмәләр
Шаул: Рс 7:58 гә аңлатманы кара.
баш рухани: Ягъни Каяфәс. (Рс 4:6 га аңлатманы кара.)
Дәмәшекъ: Ул хәзерге Сириядә урнашкан. Дәмәшекъ нигезе салынганнан бирле һәрвакыт кешеләр яшәп килгән иң борынгы шәһәрләрнең берсе дип санала. Ыруг башлыгы Ибраһим көньякка таба Кәнганга барганда, бәлки, шул шәһәр яныннан я аның аша үткән. Берзаман ул «Дәмәшекъ кешесе» Илгазәрне үз өенә хезмәтче итеп алган (Яр 15:2). Якынча бер мең ел үткәч, Дәмәшекъ Изге Язмалар хәбәрендә кабат искә алына. (Сүзлектән «Арам; арамлылар» кара.) Ул вакытта суриялеләр (арамлылар) Исраил белән сугыш алып барган, һәм бу ике халык дошманнар булып киткән (1Пат 11:23—25). Беренче гасырда Дәмәшекъ Рим провинциясе Суриянең өлеше булган. Ул вакытка Дәмәшекътә, бәлки, якынча 20 000 яһүд яшәгәндер, һәм күп кенә синагогалар булган. Дәмәшекъ мөһим юлларның чатларында урнашкан булган. Шаул шул шәһәрдән мәсихче тәгълиматлар тиз таралыр дип курыккандыр, шуңа күрә анда яшәгән мәсихчеләрне эзәрлекләргә җыенган. (Ә13 кушымт. кара.)
хатлар: Б. э. беренче гасырында берәр ят кешегә бәяләмә бирер өчен һәм аның кем булуын я аның хакимлеген раслар өчен хатлар язганнар, һәм андый хатларга, алар берәр ышанычлы кешедән булса, ышанганнар (Рм 16:1; 2Кр 3:1—3). Римдагы яһүдләр шундый хатлар турында әйткән (Рс 28:21). Шаул баш руханидан сораган һәм Дәмәшекътәге синагогаларга язылган бу хатлар аңа ул шәһәрдәге яһүди мәсихчеләрне эзәрлекләргә вәкаләт биргән (Рс 9:1, 2). Бу хатларда, күрәсең, Дәмәшекътәге синагогалардан Шаулга ярдәм итүләрен сорап язылган булган.
шул Юлның: Бу исем белән Рәсүлләр китабында мәсихче тормыш юлы һәм беренче мәсихче җыелышлар аталган. Ул Гайсәнең «мин — юл» дигән сүзләреннән барлыкка килгәндер (Ях 14:6). Гайсәнең шәкертләре булып киткән кешеләр турында «Юлның» тарафдарлары дип әйтелгән булган, ягъни алар Гайсәнең тормыш юлын үрнәк итеп тоткан (Рс 19:9). Аның тормышында иң мөһиме бердәнбер хак Аллаһы Йәһвәгә гыйбадәт кылу булган. Мәсихчеләр өчен андый тормыш рәвешенең тагын бер мөһим ягы Гайсә Мәсихкә иман итү булган. Б. э. 44 елыннан соң берникадәр вакыт үткәч, Суриядәге Антиохта Гайсәнең шәкертләре, «Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлаган» (Рс 11:26). Әмма, алар шулай атала башлаганнан соң да, Лүк җыелышка карата «Юл», «бу Юл» я «шул Юл» дигән исем кулланган. (Рс 19:23; 22:4; 24:22; Рс 18:25; 19:23 кә аңлатмаларны кара.)
тавышны ишетсәләр: Рс 22:6—11 дә Паул Дәмәшекъкә барганда нәрсә булганын үзе сөйли. Ул хәбәр буенча, Паулның юлдашлары аның белән «сөйләшүченең тавышын ишетмәгән», ә мондагы хәбәр буенча, алар «тавышны ишеткән». Бу ике хәбәрдә дә бер үк грек сүзе кулланылган, ләкин аларның грамматик формалары төрле. Грек төшенчәсе фоне́ я «ниндидер тавышны гына ишетү», я «сүзләрне ачык итеп ишетү» дигәнне аңлатырга мөмкин. Мондагы грамматик формасы буенча, ул «ниндидер тавышны гына ишетү» дигәнне аңлата. (Рс 22:9 да бу сүзнең грамматик формасы аерылып тора, һәм ул «алар сөйләүченең сүзләрен ачык итеп ишетмәгәннәр» дигәнне аңлата.) Шулай итеп, Паулның юлдашлары ниндидер тавышны ишеткән, ләкин, күрәсең, сүзләрне аңлый алмаган, чөнки алар сүзләрне аермачык ишетмәгән. Башкача әйткәндә, алар тавышны Паул ишеткәндәй ишетмәгән. (Рс 26:14; Рс 22:9 га аңлатманы кара.)
Туры дип аталган урамга: Бу — Мәсихче Грек Язмаларында исеме белән искә алынган бердәнбер урам. Ул Дәмәшекъ аша көнчыгыштан көнбатышка таба сузылган төп урам булган дип санала. Дәмәшекъ б. э. I гасырында туры почмаклы кварталлардан торган; ул «челтәр» планы буенча тезелгән булган. Бу урамның озынлыгы 1,5 км, ә киңлеге 26 м булган. Аның җәяүлеләр юллары булган, һәм аның буенда шулай ук колонналар булгандыр. Борынгы рим шәһәренең кайбер калдыклары сакланып калган, һәм кайчандыр римлыларның борынгы Виа Ректа, ягъни Туры урам, булган урында һаман да шәһәрнең төп юлы үтә.
күренеш... Күренештә: Бу сүзләр күп кенә борынгы кулъязмаларда очрый.
кулга алырга: Яки «төрмәгә утыртырга». Сүзгә-сүз «бәйләргә; богау салырга». (Кл 4:3 белән чагыштыр.)
Исраил халкына: Яки «исраиллеләргә». Сүзгә-сүз «Исраил улларына». (Сүзлектән «Исраил» кара.)
кәрзингә: Лүк монда сфири́с дигән грек сүзен куллана. Бу сүз шулай ук Маттай һәм Маркның Яхшы хәбәрләрендә очрый. Бу хәбәрләр буенча, Гайсә 4 000 ир-атны тукландыргач, калган ипи сыныкларын җиде кәрзингә җыйганнар, һәм бу кәрзиннәрне күрсәтер өчен сфири́с сүзе кулланылган. (Мт 15:37 гә аңлатманы кара.) Бу сүз зур кәрзинне я капкачлы кәрзинне аңлата. Көринт мәсихчеләренә үзенең Дәмәшекътән качуы турында сөйләгәндә, Паул баулардан я чыбыклардан «үрелгән кәрзинне» күрсәтүче сарга́не дигән грек сүзен кулланган. Бу ике грек төшенчәсе дә шундый зур кәрзинне сурәтләр өчен кулланылырга мөмкин (2Кр 11:32, 33).
иркен йөрде: Яки «үзенең көндәлек тормышын алып барды». Сүзгә-сүз «керде һәм чыкты». Бу сүзтезмә көндәлек эшләрне иркен башкару я башка кешеләр белән иркен аралашу дигәнне аңлаткан семит идиомасын белдерә. (Кн 28:6, 19; Зб 121:8 белән чагыштыр; Рс 1:21 гә аңлатманы кара.)
грекча сөйләшкән яһүдләр: Бу яһүдләр, күрәсең, еврей телендә түгел, ә грек телендә аралашкан. Алар, бәлки, Иерусалимга Рим империясенең төрле төбәкләреннән килгән булган. Рс 6:1 дә бу төшенчә мәсихчеләргә карата кулланыла, ә монда Рс 9:29 дагы контекст күрсәткәнчә, грекча сөйләшкән бу яһүдләр Мәсихнең шәкертләре булмаган. Иерусалимдагы Офел калкулыгында табылган Феодотий язуы грекча сөйләшкән күп кенә яһүдләрнең Иерусалимга килә торган булганын раслый. (Рс 6:1 гә аңлатманы кара.)
Йәһвәдән куркып: «Йәһвәдән курку» дигән бу сүзтезмә «курку» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак, Еврей Язмаларында күп тапкыр очрый. Менә кайбер мисаллар: «Йәһвәдән курку» (2Ел 19:7, 9); «Йәһвәгә карата тирән хөрмәт» (Зб 19:9; 111:10); «Йәһвәгә карата курку-хөрмәт» (Гс 2:5; 8:13; 9:10; 10:27; 19:23; Иш 11:2, 3). Ләкин Еврей Язмаларында «Раббыдан курку» дигән сүзтезмә бер дә кулланылмый. Күпчелек грек кулъязмаларында Рс 9:31 дә «Раббыдан куркып» дип әйтелсә дә, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә ни өчен «Йәһвәдән куркып» дип әйтелгәне Б1 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 9:31 аңлатыла.
Тәбифә: Арамей исеме Тәбифә «газәл» дигәнне аңлата һәм, күрәсең, цевийа́ (мәгънәсе «ана газәл») дигән еврей сүзенә туры килә (Җр 4:5; 7:3). Грек исеме Дөркәс тә «газәл» дигәнне аңлата. Диңгез ярындагы Яфа исемле порт шәһәрендә яһүдләр дә, башка халык кешеләре дә яшәгән. Тәбифә, бәлки, ике исеме белән дә билгеле булгандыр. Кешеләр аны, нинди телдә сөйләшкәннәр, шул телдәге исем белән атаганнар. Яки Лүк, бәлки, бу исемне башка халык кешеләреннән булган укучылар өчен тәрҗемә иткәндер.
киемнәрне: Яки «өске киемнәрне». Грек сүзе хима́тион, күрәсең, иркен чапанны аңлаткан, ләкин ешрак ул турыпочмаклы тукыма кисәге булган.
Тәбифә, тор!: Петер Гайсәнең Яһир кызын үледән терелткәндәге үрнәге буенча эш иткән (Мк 5:38—42; Лк 8:51—55). Бу рәсүлләрнең берсе башкарган Изге Язмаларда сурәтләнгән беренче терелтү булган. Нәтиҗәдә, Яфа шәһәрендә күпләр Гайсәгә иман итә башлаган (Рс 9:39—42).
Шимун исемле күнче: Рс 10:6 га аңлатманы кара.
Медиаматериал
Б. э. беренче гасырында Дәмәшекъ шәһәренең планы, күрәсең, монда күрсәтелгән рәсемдәге кебек булган. Ул мөһим сәүдә үзәге булган, ә якындагы Барада елгасыннан (2Пат 5:12 дә Абәнә дип атала) алынган су ярдәмендә шәһәр тирәли җирләр оазис булып киткән. Дәмәшекътә берничә синагога булган. Шаул бу шәһәргә «Юлның һәркайсы тарафдарын» кулга алырга дип барган (Рс 9:2; 19:9, 23; 22:4; 24:22). Ул вакытта «Юл» сүзен Гайсәнең шәкертләренә карата кулланганнар. Әмма Дәмәшекъкә барганда, Шаулга данланган Гайсә күренгән. Шуннан соң берникадәр вакыт Шаул Дәмәшекътә Туры дип аталган урамда Яһүд исемле кешедә яшәгән (Рс 9:11). Гайсә күренештә Һанани исемле шәкертенә Яһүд йортына барып, Шаулның күзләрен ачарга кушкан. Соңрак Шаул суга чумдырылган. Шулай итеп яһүди мәсихчеләрне кулга алыр урынына Шаул аларның берсе булып киткән. Ул Дәмәшекътәге синагогаларда яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган. Гарәбстанга барып, Дәмәшекъкә әйләнеп кайтканнан соң, Шаул, күрәсең, якынча б. э. 36 елында кире Иерусалимга кайткан (Рс 9:1—6, 19—22; Гл 1:16, 17).
А. Дәмәшекъ
1. Иерусалимга алып баручы юл
2. Туры дип аталган урам
3. Агора
4. Юпитер гыйбадәтханәсе
5. Театр
6. Музыкаль театр (?)
Ә. Иерусалим
Шаул, Дәмәшекъкә якынлашып килгәндә, яктылыктан сукыраеп җиргә егыла. Ул: «Шаул, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең?» — дигән тавыш ишетә (Рс 9:3, 4; 22:6—8; 26:13, 14). Шаул Дәмәшекътә Гайсәнең шәкертләрен кулга алырга һәм аларны бәйләп Иерусалимга алып килергә ниятли, ләкин Гайсә аңа комачаулый. Шаулның Иерусалимнан Дәмәшекъкә кадәрге якынча 240 километрлык сәяхәте ул көткәнчә түгел, ә гел башкача тәмамлана. Гайсәнең хәбәре аркасында Шаул (соңрак Паул дигән рим исеме белән билгеле булган) мәсихчеләрне каты эзәрлекләүчедән мәсихчеләр диненең иң кыю яклаучыларының берсе булып китә. Паулның ашкынучан хезмәте җентекләп Рәсүлләр китабында сурәтләнә.
Тарс — Шаулның (рәсүл Паулның) туган шәһәре — Киликия өлкәсенең төп шәһәре булып торган (Рс 9:11; 22:3). Киликия өлкәсе (хәзерге Төркиянең өлеше) Кече Азиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан булган. Тарс гөрләп алга баручы зур сәүдә шәһәре булган. Ул бик уңайлы урында — көнчыгыштан көнбатышка алып барган төп сәүдә юлларының берсендә урнашкан булган. Бу юл Тавр таулары һәм Киликия капкалары (юлы булган тарлавык) аша үткән. Шәһәрнең шулай ук Кидн елгасын Урта диңгез белән бәйләгән гаване дә булган. Тарс грек культурасының үзәге булып торган, һәм анда күп кенә яһүдләр яшәгән. Бу фоторәсемдә шул ук исем йөрткән бүгенге шәһәрдә сакланган кайбер борынгы җимерекләр күрсәтелгән. Бу шәһәр Кидн елгасы Урта диңгезгә кушылган урыннан якынча 16 км ераклыкта урнашкан. Тарс шәһәренә күп кенә билгеле кешеләр, шул исәптән Марк Антоний, Клеопатра һәм Юлий Цезарь, шулай ук берничә император килеп киткән булган. Римның дәүләт эшлеклесе һәм язучысы Цицерон б. э. к. 51—50 елларда бу шәһәр белән идарә иткән. Б. э. беренче гасырында Тарс аң-белем бирү үзәге буларак та билгеле булган. Һәм, грек географы Страбон сүзләре буенча, ул хәтта Афина белән Искәндәрияне бу яктан өстен чыккан. Шуңа күрә Паул Тарсны «шактый гына танылган... шәһәр» дип атаган да (Рс 21:39).
Киң җәелгән Рим юллары беренче мәсихчеләргә яхшы хәбәрне империя буйлап таратырга ярдәм иткән. Рәсүл Паул, һичшиксез, бу юллар буйлап күп километрлар үткән (Кл 1:23). Рәсемдә таш түшәлгән Рим юлының гадәти төзелеше күрсәтелгән. Башта булачак юлны билгеләп чыкканнар. Аннары төзүчеләр юл өчен киң канау казыган һәм аны юлның нигезе булып торачак таш, цемент һәм ком катламнары белән тутырган. Эшчеләр юлны зур таш плитәләр белән түшәгән һәм, юл бозылмасын өчен, бордюр ташлары урнаштырган. Кулланылган материаллар һәм юлның кабарынкы булуы аркасында су юл өстеннән агып төшкән. Бордюр буйлап берникадәр ара саен калдырылган тишекләр аша су юл кырыеннан ясалган канауларга эләккән. Төзүчеләр шулкадәр яхшы юллар салган ки, юлларның кайберләре бүгенгә кадәр сакланып калган. Әмма Рим империясендәге күпчелек юлларның төзелеше андый катлаулы булмаган. Гадәттә, юллар тыгызлап салынган гравийдан гына торган.
Монда күрсәтелгән язу известьташ плитага уеп язылган. Аның озынлыгы 72 см, киңлеге 42 см. Бу язма «Феодотий язуы» буларак билгеле. Ул XX гасырның башында Иерусалимдагы Офел калкулыгында табылган булган. Грек телендә язылган бу язуда Феодотий исемле рухани турында әйтелә; ул «Канунны укыр өчен һәм әмерләрне өйрәтер өчен синагога төзегән булган». Бу язманы Иерусалимның б. э. 70 елындагы җимерелүенә кадәрге вакытка караталар. Ул б. э. беренче гасырында Иерусалимда грек телендә сөйләшүче яһүдләрнең булуын раслый (Рс 6:1). Кайберәүләр уйлавынча, шул синагога «Иреклеләр синагогасы» булган (Рс 6:9). Шушы язмада шулай ук Феодотий, аның атасы һәм бабасы да архисина́гогос («синагога башлыгы») титулы йөрткән икәне искә алына. Бу титул Мәсихче Грек Язмаларында берничә тапкыр кулланыла (Мк 5:35; Лк 8:49; Рс 13:15; 18:8, 17). Бу язуда Феодотийның чит илләрдән килүче кешеләр өчен бүлмәләр төзегәне турында да әйтелә. Шул торакларда, күрәсең, Иерусалимга килгән яһүдләр, аеруча еллык бәйрәмнәргә килүчеләр, яшәгән (Рс 2:5).
Бу видеороликта портлы шәһәр Яффа күрсәтелә. Ул Урта диңгез ярында Кармил тавы белән Газа уртасында диярлек урнашкан. Яффа 1950 елда Тель-Авив шәһәре белән берләшкән. Хәзер Тель-Авив-Яффа шәһәре борынгы Яфа шәһәренең урынын биләп тора. Яфа якынча 35 м күтәрелеп торган кыялы калкулыкта урнашкан булган, ә аның гаване якынча 100 м диңгезгә кереп торган биек булмаган кыялы борын ярдәмендә барлыкка килгән. Тирлылар Ливан урманнарында киселгән агачларны, саллар ясап, диңгез буйлап Яфага китергән (2Ел 2:16). Һәм бу агачларны Сөләйман гыйбадәтханәсен төзер өчен кулланганнар. Соңрак, Юныс пәйгамбәр, үз йөкләмәсен үтәмәс өчен, Яфага килеп, Таршишка баручы корабка утырган (Юн 1:3). Б. э. беренче гасырында Яфада мәсихче җыелыш булган. Шул җыелышта Дөркәс (Тәбифә) хезмәт иткән; аны Петер үледән терелткән булган (Рс 9:36—42). Петер нәкъ Яфада, Шимун исемле күнче йортында яшәгәндә, бер күренеш күргән, һәм бу аны яһүд булмаган Көрнилигә вәгазьләр өчен әзерләгән (Рс 9:43; 10:6, 9—17).
Исраилдә кайбер йортларның өске каты булган. Бу бүлмәгә эчтә сөялгән баскычтан я агачтан салынган баскычтан яки тышта таштан салынган я сөялгән баскычтан менгәннәр. Зур өске бер бүлмәдә (ул монда күрсәтелгән бүлмәгә охшаш булгандыр) Гайсә үз шәкертләре белән соңгы Пасах бәйрәмен уздырган һәм Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә керткән (Лк 22:12, 19, 20). Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме вакытында якынча 120 шәкерткә Аллаһы рухы иңгәндә, алар, күрәсең, Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә булган (Рс 1:15; 2:1—4).
Изге Язмалар язылган вакытта киемнәр кешенең иң мөһим әйберләренең өлеше дип саналган. Дөркәс юмарт булган һәм тол хатыннарга «киемнәр» теккән булган (Рс 9:39). Бу шигырьдә «киемнәр» дигән сүз урынында грек текстында хито́н һәм хима́тион дигән ике сүз тора. Хито́н сүзе күлмәкнең бер төрен аңлата; аны «эчке күлмәк» дип тә тәрҗемә итеп булыр иде (1). Грекларның һәм римлыларның культурасы буенча, ир-атлар, гадәттә, кыска күлмәк, ә хатын-кызлар, гадәттә, тубыкка кадәрге күлмәк кигәннәр. Хима́тион сүзен «өске кием» дип тә тәрҗемә итеп булыр иде, (2) һәм ул, гадәттә, эчке күлмәк өстеннән киелгән киемне аңлата.