Саннар 1:1—54

 Синай чүлендә+ исраиллеләрнең Мисыр җиреннән чыгуының икенче елында, икенче айның беренче көнендә,+ Йәһвә очрашу чатырында+ Мусага болай диде:  «Бөтен исраиллеләр җәмгыятен санап чык:+ гаиләләре буенча, нәселләре буенча, аларның бар ир-атларын исемнәре буенча берәм-берәм исемлеккә керт.  Син һәм Һарун Исраи́л гаскәрендәге хезмәткә яраклы 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге+ ир-атларны, аларның төркемнәре буенча, исемлеккә кертегез.  Үзегез белән һәр кабиләдән бер кеше алыгыз, ул үз нәселендә башлык булырга тиеш.+  Менә кем сезгә ярдәм итсен: Руби́н кабиләсеннән Шеду́р улы Илису́р,+  Шимо́н кабиләсеннән Суришадда́й улы Шәлумии́л,+  Яһүд кабиләсеннән Аминада́б улы Наһшу́н,+  Иссаха́р кабиләсеннән Суа́р улы Нитани́л,+  Зәбулу́н кабиләсеннән Хилу́н улы Илиа́б,+ 10  Йосыф улларыннан: Ифраи́м+ кабиләсеннән Амиһү́д улы Илишама́, Манашше́ кабиләсеннән Фәдхәсу́р улы Гамәлии́л, 11  Биньями́н кабиләсеннән Гыйдәни́ улы Абида́н,+ 12  Дан кабиләсеннән Амишадда́й улы Әхиязә́р,+ 13  Әши́р кабиләсеннән Өхрә́н улы Фагы́йл,+ 14  Гәд кабиләсеннән Дәи́л улы Ильяса́ф,+ 15  Нәфтәли́ кабиләсеннән Ина́н улы Ахира́.+ 16  Болар — җәмгыятьтән чакырып алынган ир-атлар. Алар — үз аталары кабиләләренең башлыклары,+ Исраил меңнәренең башлары».+ 17  Шунда Муса һәм Һарун исемләп билгеләнгән ир-атлар белән бергә 18  икенче айның беренче көнендә 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге+ ир-атларны исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча берәм-берәм исемлеккә кертү өчен бар җәмгыятьне җыйды. 19  Алар нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде. Шулай итеп ул Синай чүлендә аларны исемлеккә кертте.+ 20  Рубинның уллары — Исраилнең беренче улының токымнары+ — исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 21  Рубин кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 46 500 булды. 22  Шимон+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 23  Шимон кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 59 300 булды. 24  Гәд+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 25  Гәд кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 45 650 булды. 26  Яһүд+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 27  Яһүд кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 74 600 булды. 28  Иссахар+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 29  Иссахар кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 54 400 булды. 30  Зәбулун+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 31  Зәбулун кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 57 400 булды. 32  Йосыфның Ифраим+ аша токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 33  Ифраим кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 40 500 булды. 34  Манашше+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 35  Манашше кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 32 200 булды. 36  Биньямин+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 37  Биньямин кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 35 400 булды. 38  Дан+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 39  Дан кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 62 700 булды. 40  Әшир+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 41  Әшир кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 41 500 булды. 42  Нәфтәли+ токымнары исемнәре буенча, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелде. Гаскәри хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бөтен ир-атларны берәм-берәм санап чыктылар. 43  Нәфтәли кабиләсеннән исемлеккә кертелгән кеше саны 53 400 булды. 44  Боларны Муса, Һарун һәм Исраилнең 12 башлыгы исемлеккә кертте. Бу 12 башлыкның һәрберсе үз нәселенең вәкиле иде. 45  Исраил гаскәрендәге хезмәткә яраклы, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бар исраиллеләр нәселләре буенча исемлеккә кертелде. 46  Санап чыгарылган бар кешеләрнең саны 603 550 булды.+ 47  Ләкин ле́вилеләр+ башкалар белән бергә үз нәселләре буенча исемлеккә кертелмәде.+ 48  Йәһвә Мусага болай диде: 49  «Ле́ви кабиләсен генә исемлеккә алма һәм аларның санын башка исраиллеләр санына кертмә.+ 50  Ле́вилеләргә шаһитлек+ чатырын, аның бар кирәк-яракларын һәм аның бар нәрсәсен тапшыр.+ Алар чатырны, аның бар кирәк-яракларын күчереп йөртсен+ һәм анда хезмәт итсен,+ һәм аларның тукталу урыннары чатыр тирәли булыр.+ 51  Чатырны күчерергә кирәк булганда, ле́вилеләр аны сүтсен,+ ә чатырны җыярга кирәк булганда, ле́вилеләр аны яңадан корсын. Моңа хокукы булмаган* кеше чатырга якынлашса, ул үтерелсен.+ 52  Һәр исраилле үзенең чатырын үзенә билгеләнгән тукталу урынына, үзенең өч кабиләле төркеме белән*+ куйсын. 53  Минем Исраил җәмгыятенә көчле ачуым кабынмасын өчен, ле́вилеләр үз чатырларын шаһитлек чатыры тирәли куйсын.+ Шаһитлек чатыры турында кайгырту* өчен ле́вилеләр җаваплы булырга тиеш».+ 54  Исраил халкы Йәһвә Мусага кушканның барысын эшләде. Алар нәкъ шулай эшләде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Чит», ягъни левиле булмаган.
Яки «үз байрагы янында».
Яки «чатырын яклау; чатырында хезмәтләрен башкару».

Искәрмәләр

Медиаматериал