Саннар 10:1—36

10  Аннары Йәһвә Мусага болай диде:  «Үзеңә ике быргы+ яса. Алар көмештән чүкеп ясалган булсын. Быргыларны җәмгыятьне җыярга һәм чатырларны сүтәргә кирәк булганда кычкырт.  Алар икесе дә кычкыртылганда, бөтен җәмгыять синең яныңа очрашу чатырының керү урыны янына җыелсын.+  Ә берсе генә кычкыртылса, башлыклар гына — Исраи́л меңнәренең башлары гына — синең янга җыелсын.+  Быргы өзек-өзек кычкыртылганда, изге чатырның көнчыгыш ягында тукталган кабиләләр+ юлга чыксын.  Быргы икенче мәртәбә өзек-өзек кычкыртылганда, көньякта тукталган кабиләләр+ юлга чыксын. Төркемнәрнең һәрберсе юлга чыгарга тиеш булганда, быргы шулай итеп кычкыртылсын.  Җыелыш җыйганда да, быргылар кычкыртыгыз,+ ләкин өзек-өзек итеп түгел.  Быргыларны Һарунның уллары — руханилар кычкыртсын.+ Бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә.  Үзегезнең җирегездә сезне йончытып бетергән җәберләүчегә каршы сугышка чыгарга җыенсагыз, халыкны сугышка чакырып быргы кычкыртыгыз,+ һәм Аллаһыгыз Йәһвә, үзе сезне искә төшереп, дошманнарыгыздан коткарыр. 10  Шулай ук шатлыклы көннәрегездә+ — бәйрәмнәрегездә+ һәм ай башларында — яндыру корбаннарыгыз+ һәм татулык корбаннарыгыз+ янында быргы кычкыртыгыз. Бу — Аллаһыгызга сезнең турында искә төшереп торачак. Мин — сезнең Аллаһыгыз Йәһвә».+ 11  Икенче елда, икенче айның 20 нче көнендә+ болыт шаһитлек чатыры өстеннән күтәрелде.+ 12  Шунда исраиллеләр, үзләре өчен урнаштырылган тәртип буенча,+ Синай чүленнән киттеләр һәм болыт Пара́н чүлендә+ тукталганчы бардылар. 13  Шулай итеп алар Йәһвә Муса аша биргән тәртип буенча беренче мәртәбә юлга чыкты.+ 14  Беренче булып үз гаскәрләре белән Яһүд улларының өч кабиләдән торган төркеме юлга чыкты. Бу төркемнең башында Аминада́б улы Наһшу́н+ булды. 15  Иссаха́р кабиләсенең гаскәре башында Суа́р улы Нитани́л+ булды. 16  Зәбулу́н кабиләсенең гаскәре башында Хилу́н улы Илиа́б+ булды. 17  Изге чатыр сүтелеп беткәч,+ аны күчереп йөрткән Гирсә́н уллары+ һәм Мерари́ уллары+ юлга чыкты. 18  Аннары үз гаскәрләре белән Рубинның өч кабиләдән торган төркеме юлга чыкты. Бу төркемнең башында Шеду́р улы Илису́р+ булды. 19  Шимо́н кабиләсенең гаскәре башында Суришадда́й улы Шәлумии́л+ булды. 20  Гәд кабиләсенең гаскәре башында Дәи́л улы Ильяса́ф+ булды. 21  Аннан соң изге урынның әйберләрен күчереп йөрткән коһатлылар+ юлга чыкты. Аларның килеп җитүенә изге чатыр инде корып куелырга тиеш иде. 22  Шуннан соң үз гаскәрләре белән Ифраимның өч кабиләдән торган төркеме юлга чыкты. Бу төркемнең башында Амиһү́д улы Илишама+ булды. 23  Манашше́ кабиләсенең гаскәре башында Фәдхәсу́р улы Гамәлии́л+ булды. 24  Биньями́н кабиләсенең гаскәре башында Гыйдәни́ улы Абида́н+ булды. 25  Аннары үз гаскәрләре белән Данның өч кабиләдән торган төркеме юлга чыкты. Бу төркемнең башында Амишадда́й улы Әхиязә́р+ булды. 26  Әши́р кабиләсенең гаскәре башында Өхрә́н улы Фагы́йл+ булды. 27  Нәфтәли́ кабиләсенең гаскәре башында Ина́н улы Ахира+ булды. 28  Исраиллеләр һәм аларның гаскәрләре, юлга чыкканда, менә шундый тәртип буенча кузгалды.+ 29  Муса үзенең каенатасына — мидьянлы Руилнең*+ улы Хобабка болай диде: «Йәһвә: „Мин сезгә җир бирәм“,— диде.+ Без, шул җиргә барырга дип, юлга чыгабыз. Әйдә безнең белән,+ без сиңа игелекле булырбыз, чөнки Йәһвә Исраилне фатихаларга вәгъдә итте».+ 30  Ләкин каенатасы аңа: «Юк, бармыйм. Мин үз илемә һәм үз туганнарым янына кайтам»,— дип әйтте. 31  Моңа Муса болай диде: «Безне ташлама инде, чөнки син чүлдә кайда тукталырга икәнен беләсең, син безгә юл күрсәтерсең.* 32  Син безнең белән барсаң,+ Йәһвә безгә кылган һәр яхшылыкны без, һичшиксез, сиңа да кылырбыз». 33  Алар Йәһвәнең тавы+ яныннан китеп, өч көнлек юлга чыкты, һәм Йәһвәнең килешүе сандыгы,+ аларга тукталу урыны эзләп, алар алдында өч көн барды.+ 34  Алар тукталу урыныннан киткәч, Йәһвәнең болыты+ көне буе алар өстендә булды. 35  Ле́вилеләр килешү сандыгын күтәреп, юлга чыккан саен, Муса: «И Йәһвә, күтәрел!+ Синең дошманнарың таралсын һәм сине нәфрәт итүчеләр алдыңнан качсын»,— дип әйтә иде. 36  Һәм килешү сандыгы тукталганда, ул: «И Йәһвә, Исраилнең бихисап меңнәренә+ кайт»,— дип әйтә торган булды.

Искәрмәләр

Ягъни Ятәрнең.
Яки «безнең күзләребез булырсың».

Искәрмәләр

Медиаматериал