Саннар 13:1—33

13  Йәһвә Мусага болай диде:  «Мин исраиллеләргә бирәчәк Кәнга́н җирен карап* кайтыр өчен кешеләр җибәр. Һәр кабиләдән берәр кеше җибәр, аларның һәрберсе үз кабиләсендә башлык+ булсын».+  Шунда Муса, Йәһвәнең боерыгы буенча, аларны Пара́н чүленнән+ озатты. Барлык бу кешеләр исраиллеләрнең башлыклары иде.  Менә аларның исемнәре: Руби́н кабиләсеннән Заку́р улы Шаммуа́,  Шимо́н кабиләсеннән Хори́ улы Шафа́т,  Яһүд кабиләсеннән Йәфуни́ улы Кәле́б,+  Иссаха́р кабиләсеннән Йосыф улы Игә́л,  Ифраи́м кабиләсеннән Нун улы Һоша́й,+  Биньями́н кабиләсеннән Рафу́ улы Палты́й, 10  Зәбулу́н кабиләсеннән Сады́й улы Гәддие́л, 11  Йосыф+ кабиләсеннән Манашше́+ кабиләсе өчен Суса́й улы Гәдди́, 12  Дан кабиләсеннән Гыймалның улы Амаи́л, 13  Әши́р кабиләсеннән Микаи́л улы Ситу́р, 14  Нәфтәли́ кабиләсеннән Вуфси́ улы Нахби́, 15  Гәд кабиләсеннән Махи́ улы Гәве́л. 16  Болар — Муса ул җирне карап чыгарга җибәргән кешеләр. Шунда Муса Нун улы Һошайга Йошуа́*+ дигән исем кушты. 17  Муса, аларны Кәнган җирен карап чыгарга җибәргәндә, болай диде: «Нәгебкә барыгыз, ә аннары таулы җиргә менегез.+ 18  Ул җирнең нинди икәнен, анда яшәгән халыкның көчлеме, юкмы, азмы я күпме икәнен карап кайтыгыз.+ 19  Шулай ук ул җирнең яхшымы, начармы, алар яшәгән шәһәрләрнең диварсызмы я ныгытылганмы икәнен ачыклагыз. 20  Шулай ук ул җирнең уңдырышлымы, юкмы,+ анда агачлар үсәме, юкмы икәнен белегез. Кыю булыгыз+ һәм ул җирнең кайбер җимешләрен алып кайтыгыз». Ул чакта йөзем өлгерә башлаган иде.+ 21  Шунда алар китеп, ул җирне Сыйн чүленнән+ алып Лебо́-хамат*+ янындагы Рәхубка+ кадәр карап чыкты. 22  Алар, Нәгебне үткәч, Ахима́н, Шишә́й һәм Талма́й+ — анаклылар+ яшәгән Хебрунга+ килделәр. Хебру́н Мисырдагы Суа́н шәһәреннән җиде ел элегрәк төзелгән булган. 23  Эшкү́л үзәненә*+ килгәч, алар анда ботагы белән бер тәлгәш йөземне кисеп алды. Аны таякка элеп, ике ир-атка күтәреп барырга туры килде. Алар шулай ук анарлар белән инҗирләрне дә алды.+ 24  Бу урын, исраиллеләр анда йөзем тәлгәше кисеп алганга, Эшкүл* үзәне*+ дип аталды. 25  Алар җирне карап, 40 көннән+ соң әйләнеп кайтты. 26  Шулай итеп, алар Муса, Һарун һәм исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте янына Паран чүленә, Кадышка+ кире кайтты. Алар бөтен җәмгыятькә ул җир турында хәбәр китерде һәм аларга аннан алып кайткан җимешләрне күрсәтте. 27  Алар Мусага мондый хәбәр китерде: «Без син җибәргән җиргә бардык, анда чыннан да сөт белән бал ага+ һәм менә аның җимешләре.+ 28  Әмма ул җирдә яшәүче халык көчле, һәм андагы ныгытылган шәһәрләр бик зур. Без шулай ук анда анаклыларны да күрдек.+ 29  Нәгебтә+ амаликлылар+ яши, таулы җирдә хитлеләр, йәвүслеләр,+ аморлылар,+ ә диңгез кырыенда+ һәм Үрдүн буйлап кәнганлылар+ яши». 30  Шунда Кәлеб Муса алдында торган халыкны тынычландырырга тырышып: «Хәзер үк барыйк, без, һичшиксез, аңа ия булырбыз, чөнки без аны яулый алачакбыз»,— диде.+ 31  Ләкин аның белән барган кешеләр: «Без ул халыкка каршы бара алмыйбыз, чөнки алар бездән көчлерәк»+,— диде. 32  Һәм алар исраиллеләргә үзләре карап кайткан җир турында начарны сөйләде.+ Алар болай диде: «Без карап кайткан җир — үзендә яшәүчеләрне йота торган җир. Без анда күргән бөтен кешеләр бик зур.+ 33  Анда без әзмәверләрне* — Ана́к улларын+ — әзмәверләр токымнарын күрдек. Алар белән чагыштырганда без үзебезне чикерткә кебек кенә хис иттек, аларга да без шулай кечкенә булып күрендек».

Искәрмәләр

Яки «шымчылап».
Яки «Йәһошуа́», мәгъ. «Йәһвә — Коткаручы».
Яки «Хаматның керү урыны».
Яки «елгасы үзәненә».
Мәгъ. «йөзем тәлгәше».
Яки «елгасы үзәне».
Евр. нефили́м. Яр 6:4 тәге искәрмәне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал