Саннар 17:1—13

17  Йәһвә Мусага болай диде:  «Исраиллеләргә әйтеп, алардан һәр нәсел өчен, һәр нәселнең башлыгыннан+ бер таяк ал, барлыгы 12 таяк. Һәр таякка хуҗасының исемен яз.  Һарунның исемен Ле́винең таягына яз. Һәр нәселнең башы өчен бер таяк булырга тиеш.  Таякларны очрашу чатырындагы шаһитлек сандыгы+ алдына — мин сезгә күренә торган урынга куй.+  Мин сайлаган+ кешенең таягы чәчәк атачак, шулчак миннән+ һәм сездән+ зарланган исраиллеләрнең зарлануын мин туктатырмын».  Шунда Муса исраиллеләр белән сөйләшеп алды, һәм аларның бөтен башлыклары аңа үз таякларын — һәр нәселнең башлыгы өчен бер таяк — барлыгы 12 таяк бирде. Һарунның таягы да анда иде.  Аннары Муса бу таякларны шаһитлек чатырына Йәһвә алдына куйды.  Икенче көнне Муса шаһитлек чатырына кергәч, ни күрсен, Һарунның Ле́ви кабиләсе өчен бирелгән таягы чәчәк аткан: бөреләре чыккан, чәчәкләре ачылган һәм бадәме өлгергән.  Шунда Муса барлык бу таякларны Йәһвә алдыннан Исраилнең бөтен халкы янына чыгарды. Алар таякларны карап чыкты, һәм һәркем үз таягын алды. 10  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Һарунның таягын+ кире шаһитлек сандыгы алдына куй, һәм бу таяк фетнәче угылларга,+ миннән зарлануларын туктатсыннар һәм үлмәсеннәр өчен, билге булып торыр».+ 11  Муса шунда ук Йәһвә кушканча эшләде. Ул нәкъ шулай эшләде. 12  Шунда исраиллеләр Мусага болай диде: «Хәзер без үләчәкбез, без, һичшиксез, һәлак булырбыз, без барыбыз һәлак булачакбыз! 13  Йәһвәнең чатырына якынлашкан һәркем үләчәк!+ Без барыбыз да шулай үләрбезме?»+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал