Саннар 18:1—32

18  Аннары Йәһвә Һарунга болай диде: «Син үзең, синең улларың һәм нәселең изге урынга каршы эшләнгән һәр гөнаһ өчен җаваплы булырсыз.+ Син үзең һәм синең белән улларың руханилык турындагы күрсәтмәләрнең бозылганы өчен җавап бирерсез.+  Шулай ук үзеңнең атаң кабиләсеннән — Ле́ви кабиләсеннән кардәшләреңне алып кил. Алар сиңа кушылсын һәм шаһитлек чатыры+ алдында сиңа һәм улларыңа хезмәт итсен.+  Алар синең алдыңдагы бурычларын һәм чатырдагы бөтен хезмәткә кагылышлы эшләрне үтәргә тиеш.+ Әмма алар, үзләре дә, сез дә үлмәсен өчен, изге урынның һәм мәзбәхнең кирәк-яракларына якынлашмасын.+  Алар сиңа кушылып, очрашу чатырына һәм чатырдагы бөтен хезмәткә кагылышлы бурычларын үтәсен. Моңа хокукы булмаган* кеше сезгә якынлашмасын.+  Моннан ары Исраи́л халкына ачуым чыкмасын өчен,+ сез изге урын+ һәм мәзбәх+ белән бәйле бурычыгызны үтәргә тиеш.  Мин үзем исраиллеләр арасыннан ле́вилеләрне — сезнең кардәшләрегезне — сезгә бүләк итеп бирдем.+ Алар, очрашу чатырындагы хезмәтне кайгырту өчен,+ Йәһвәгә бирелгән.  Син һәм синең улларың мәзбәх белән һәм чаршау артындагы хезмәт белән бәйле руханилык вазифагызны үтәр өчен җаваплы.+ Сез бу хезмәтне үтәргә тиеш.+ Мин руханилык хезмәтен сезгә бүләк итеп бирдем, һәм моңа хокукы булмаган* кеше изге урынга якынлашса, үтерелергә тиеш».+  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Һарунга болай диде: «Мин үзем сине үземә бирелгән бүләкләр өстеннән җаваплы итеп куйдым.+ Мин сиңа һәм улларыңа даими өлеш итеп исраиллеләр биргән бар изге нәрсәләрнең бер өлешен бирдем.+  Утта яндырыла торган аеруча изге бүләкләрдән болар синеке булыр: халык миңа китергән һәр бүләк, шул исәптән аларның икмәк бүләкләре,+ гөнаһ йолу корбаннары+ һәм гаеп йолу корбаннары.+ Бу — синең өчен һәм улларың өчен аеруча изге нәрсә. 10  Аны аеруча изге урында аша.+ Һәр ир-ат аны ашый ала. Бу синең өчен изге нәрсә булсын.+ 11  Исраиллеләрнең бөтен селкетү бүләкләре+ белән бергә бирелгән бүләкләре+ дә синеке. Мин аларны сиңа, синең улларыңа һәм кызларыңа даими өлеш итеп бирдем.+ Йортыңдагы һәр чиста кеше аны ашый ала.+ 12  Алар Йәһвәгә биргән беренче җимешләрнең:+ майның, яңа шәрабның һәм икмәкнең иң яхшысын мин сиңа бирәм.+ 13  Үз җирләрендәге бар нәрсәнең беренче булып өлгергән уңышын алар Йәһвәгә алып килер, бу синеке булыр.+ Йортыңдагы һәр чиста кеше аны ашый ала. 14  Исраилдәге багышланган һәрнәрсә* синеке булсын.+ 15  Йәһвәгә китереләчәк бөтен тереклекнең беренче булып туган һәр баласы+ — кешеме ул я хайванмы — синеке булсын. Әмма син кешеләрнең һәм чиста булмаган хайваннарның беренче балаларын, һичшиксез, йолып ал.+ 16  Син аны, ул бер айлык я олырак булганда, йолым бәясе буенча йолып ал. Бу билгеләнгән бәя — изге урынның шәкыле* белән биш шәкыл* көмеш.+ Бер шәкыл 20 герага* тиң. 17  Беренче булып туган үгез, сарык тәкәсе һәм кәҗә тәкәсен генә йолып алма.+ Алар изге. Аларның канын мәзбәхкә бөрке+ һәм аларның маен Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш* исле корбан итеп төтәт.+ 18  Ә аларның ите, уң бот кебек һәм селкетү бүләге итеп китерелгән түш кебек, синеке булсын.+ 19  Исраиллеләр Йәһвәгә бирәчәк бөтен изге бүләкләрне+ мин сиңа, улларыңа һәм кызларыңа даими өлеш итеп бирәм.+ Бу — Йәһвә белән синең һәм синең токымнарың арасында гасырларга төзелгән тоз килешүе».* 20  Аннары Йәһвә Һарунга болай диде: «Аларның җирендә синең мирасың булмаячак, һәм алар арасындагы бернинди җир сиңа бирелмәячәк.+ Исраиллеләр арасында мин синең өлешең һәм мирасың булам.+ 21  Менә, мин Ле́ви улларына үтәгән хезмәтләре өчен, очрашу чатырындагы хезмәтләре өчен, Исраилдәге бар нәрсәнең уннан бер өлешен+ мирас итеп бирдем. 22  Исраил халкы очрашу чатыры янына бүтән якынлашмасын, юкса алар гөнаһта гаепле булып үләр. 23  Ле́вилеләр очрашу чатырындагы хезмәтне үзләре үтәргә тиеш, һәм алар халыкның гөнаһлары өчен җавап бирер.+ Алар исраиллеләр арасында мирас алмасын.+ Бу — сезгә һәм токымнарыгызга гасырларга бирелгән кагыйдә. 24  Мин ле́вилеләргә мирас итеп Исраил халкының һәрнәрсәсенең уннан бер өлешен бирдем, аны исраиллеләр Йәһвәгә китерер. Шуңа күрә мин: „Исраиллеләр арасында алар мирас алмасын“+,— дидем дә». 25  Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 26  «Ле́вилеләргә болай дип әйт: „Сез исраиллеләрдән аларның һәрнәрсәсенең уннан бер өлешен алырсыз,+ мин моны сезгә мирас итеп бирдем. Шул уннан бер өлешнең уннан бер өлешен Йәһвәгә бүләк итеп бирегез.+ 27  Бу сезнең ындыр табагыннан бирелгән икмәк бүләгегез+ итеп яки йөзем изгечтән бирелгән шәраб я зәйтүн изгечтән бирелгән май бүләгегез итеп исәпләнер. 28  Шулай итеп сез дә исраиллеләрдән алган барлык уннан бер өлешләрдән Йәһвәгә бүләк бирерсез. Сез Йәһвәгә дигән бу бүләкне Һарун руханига бирергә тиеш. 29  Йәһвәгә изге нәрсә итеп һәртөрле бүләкләр бирегез, алар үзегезгә бирелгән барлык бүләкләрнең иң яхшылары+ булсын“. 30  Шулай ук ле́вилеләргә болай дип тә әйт: „Сез бүләкләрнең иң яхшысын биргәндә, бу сезнең ындыр табагыннан бирелгән икмәк бүләге итеп һәм йөзем изгечтән бирелгән шәраб я зәйтүн изгечтән бирелгән май бүләге итеп исәпләнер. 31  Сез һәм өйдәгеләрегез моны һәр җирдә ашый аласыз, чөнки бу — сезгә очрашу чатырындагы хезмәтегез өчен әҗер.+ 32  Үзегезгә бирелгәннең иң яхшысын бүләк итегез, шулай эшләп гөнаһта гаепле булмассыз. Сез исраиллеләрнең изге нәрсәләрен хур итәргә тиеш түгел, юкса үләрсез“».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Ягъни Аллаһыга бөтенләйгә һәм йолып алынмаслык итеп багышлап, Аллаһы өчен изге ителгән бар нәрсә.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер гера — 0,57 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Ягъни даими һәм үзгәрмәс килешү.

Искәрмәләр

Медиаматериал