Саннар 24:1—25

24  Йәһвәгә Исраилне фатихалау ошый икәнен күргәч, Билья́м һәлакәт галәмәтләрен эзләргә бүтән бармады,+ ә йөзе белән чүлгә таба борылды.  Бильям күзләрен күтәреп, Исраилнең үз кабиләләре буенча корган чатырларын күргәч,+ аңа Аллаһы рухы иңде.+  Шунда ул мондый хәбәр әйтте:+ «Бигу́р улы Бильямның сүзләре,Күзләре ачык кешенең сүзләре,  Аллаһының сүзен ишеткән,Чиксез Кодрәт Иясеннән күренеш күргән,Күзләре ачык килеш бөгелеп төшкән кешенең сүзләре шундый:+  Нинди матур синең чатырларың, и Ягъкуб, Синең тору урыннарың, и Исраи́л!+  Алар үзәннәр* кебек,Елга буендагы бакчалар кебек,Йәһвә утырткан алоэ агачлары кебек,Сулар буендагы эрбет агачлары кебек җәелеп ята.+  Аның ике күн чиләгеннән су тамып тора,Аның орлыгы* күп сулар янында чәчелә.+ Аның патшасы+ да Агактан бөегрәк булыр,+Патшалыгы югары күтәрелер.+  Аллаһы аны Мисырдан алып чыга. Ул алар өчен кыр үгезенең мөгезләре кебек,Ул халыкларны, аның җәберләүчеләрен юк итәр,+Ул аларның сөякләрен кимерер, уклары белән аларны челпәрәмә китерер.  Ул җиргә сузылып ятты, арыслан кебек ятты. Ул арысландай икән, кем аны йокыдан уятырга батырчылык итәр? Сине фатихалаганнар фатихалана,Ә сине каһәрләгәннәр каһәрләнә».+ 10  Шунда Бала́к Бильямга бик каты ярсыды. Балак мыскыллап кул чапты һәм Бильямга болай диде: «Мин сине дошманнарымны ләгънәт итәргә чакырдым,+ ә син аларга инде өч тапкыр фатиха яудырдың. 11  Бар, өеңә кайтып кит. Мин сине олыларга теләгән идем,+ әмма, менә, Йәһвә сине хөрмәттән мәхрүм итте». 12  Бильям Балакка мондый җавап кайтарды: «Җибәргән кешеләреңә мин болай дип әйткән идем бит: 13  „Балак миңа үзенең көмеш һәм алтын тулы йортын бирергә булса да, мин үз ихтыярым буенча,* Йәһвәнең боерыгыннан башка, яхшыны да, яманны да эшли алмыйм. Мин Йәһвә әйткәнне генә сөйләрмен“.+ 14  Хәзер мин үз халкым янына китәм. Кил, һәм мин сиңа бу халыкның синең халкың белән киләчәктә* нәрсә эшләячәген сөйләрмен». 15  Шунда ул мондый хәбәр әйтте:+ «Бигур улы Бильямның сүзләре,Күзләре ачык кешенең сүзләре,+ 16  Аллаһының сүзен ишеткән,Аллаһы Тәгалә биргән белеме булган,Күзләре ачык килеш бөгелеп төшкәндәЧиксез Кодрәт Иясеннән күренеш күргән кешенең сүзләре мондый: 17  Мин аны күрермен, ләкин хәзер түгел,Мин аны күзәтермен, ләкин тиздән түгел. Ягъкубтан йолдыз+ чыгар,Исраилдән скипетр+ күтәрелер.+ Ул, һичшиксез, Моабның маңгаен*Һәм бөтен сугышчан улларның баш сөяген бәреп ярыр.+ 18  Исраил үз батырлыгын күрсәткәндә,Эдо́м аның биләмәсе булып китәр,+Әйе, Сәгы́йр+ үз дошманнарының биләмәсе булып китәр.+ 19  Ягъкубтан чыккан берәү яулаучы булыр,+ Һәм ул шәһәрдә исән калганнарны юк итәр». 20  Амаликны күргәч, ул хәбәрен болай дип дәвам итте: «Амали́к халыкларның беренчесе иде,+Ләкин ахырда ул юкка чыгар».+ 21  Кәйнилеләрне+ күргәч, ул үз хәбәрен дәвам итте: «Синең тору урының ышанычлы, йортың кыя өстенә салынган. 22  Ләкин берәү кәйнилеләрне* яндырып бетерәчәк. Ассирия сине әсирлеккә алып киткәнчегә кадәр күпме вакыт калган?» 23  Һәм ул үз хәбәрен дәвам итте: «Кайгы! Аллаһы моны эшләгәч, кем исән калыр? 24  Кораблар Китти́м+ ярыннан килер,Һәм алар Ассирияне+ буйсындырыр,Иберне дә буйсындырыр. Ләкин ул да, һичшиксез, юкка чыгар». 25  Аннары Бильям+ торды да үз юлы белән китте. Балак та үз юлы белән китеп барды.

Искәрмәләр

Яки «елга үзәннәре».
Яки «токымы».
Сүзгә-сүз «йөрәгемнән чыкканны».
Яки «көннәрнең ахырында».
Яки «чигәләрен».
Сүзгә-сүз «Каинне».

Искәрмәләр

Медиаматериал