Саннар 26:1—65

26  Шул кырылудан соң+ Йәһвә Мусага һәм Һарун руханиның улы Илгазарга болай диде:  «Бөтен исраиллеләр җәмгыятеннән Исраи́л гаскәрендә хезмәт итә алган 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге бар исраиллеләрне нәселләре буенча санап чык».+  Шунда Муса һәм Илгаза́р+ рухани Моа́б даласында,+ Үрдү́н янында, Әрихә́+ каршысында халыкка болай диде:  «Йәһвә Мусага кушканча, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәгеләрнең санын исәпләп чыгыгыз».+ Мисыр җиреннән чыккан Исраил уллары менә болар иде:  Исраилнең беренче улы — Руби́н.+ Рубин уллары:+ Хану́х, аңардан ханухлылар гаиләсе; Паллу́, аңардан паллулылар гаиләсе;  Хисру́н, аңардан хисрунлылар гаиләсе; Кәрми́, аңардан кәрмилеләр гаиләсе барлыкка килгән.  Болар рубинлылар гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 43 730 иде.+  Паллуның улы Илиа́б иде.  Илиабның уллары: Нимуи́л, Дата́н һәм Абира́м иде. Датан һәм Абирам җәмгыятьнең сайланган кешеләре иде. Алар Йәһвәгә каршы чыккан+ Кора́х төркеме белән бергә+ Мусага һәм Һарунга каршы күтәрелде.+ 10  Шунда җир ачылып, аларны йотты. Корах исә үзе яклы 250 кеше белән үзләрен ут йотканда үлде.+ Бу вакыйгалар сабак булып китте.+ 11  Әмма Корах уллары үлмәде.+ 12  Гаиләләре буенча Шимонның+ уллары: Нимуил, аңардан нимуиллеләр гаиләсе; Ями́н, аңардан яминлеләр гаиләсе; Яхи́н, аңардан яхинлеләр гаиләсе; 13  Зирә́х, аңардан зирәхлеләр гаиләсе; Шабу́л, аңардан шабуллылар гаиләсе барлыкка килгән. 14  Болар шимонлылар гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 22 200 иде.+ 15  Гаиләләре буенча Гәднең+ уллары: Сәфу́н, аңардан сәфунлылар гаиләсе; Хәгги́, аңардан хәггилеләр гаиләсе; Шуни́, аңардан шунилеләр гаиләсе; 16  Өзнә́й, аңардан өзнәйлеләр гаиләсе; Ири́, аңардан ирилеләр гаиләсе; 17  Ару́д, аңардан арудлылар гаиләсе; Әрили́, аңардан әрилилеләр гаиләсе барлыкка килгән. 18  Болар Гәд улларының гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 40 500 иде.+ 19  Яһүднең+ уллары Ер һәм Она́н+ иде, әмма Ер һәм Онан Кәнга́н җирендә үлде.+ 20  Гаиләләре буенча Яһүднең уллары: Шела́,+ аңардан шелалылар гаиләсе; Фәре́с,+ аңардан фәреслеләр гаиләсе; Зирәх,+ аңардан зирәхлеләр гаиләсе; 21  Фәреснең уллары Хисруннан+ хисрунлылар гаиләсе һәм Хамулдан+ хамуллылар гаиләсе барлыкка килгән. 22  Болар Яһүд гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 76 500 иде.+ 23  Гаиләләре буенча Иссахарның+ уллары: Тола́,+ аңардан толалылар гаиләсе; Пуа́һ аңардан пуаһлылар гаиләсе; 24  Йашу́б, аңардан йашублылар гаиләсе; Шимру́н, аңардан шимрунлылар гаиләсе барлыкка килгән. 25  Болар Иссаха́р гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 64 300 иде.+ 26  Гаиләләре буенча Зәбулунның+ уллары: Сәри́д, аңардан сәридлеләр гаиләсе; Илу́н, аңардан илунлылар гаиләсе; Яхлии́л, аңардан яхлииллеләр гаиләсе барлыкка килгән. 27  Болар зәбулунлылар гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 60 500 иде.+ 28  Гаиләләре буенча Йосыфның+ уллары Манашше́ һәм Ифраи́м+ иде. 29  Манашше+ уллары: Маһи́р,+ аңардан маһирлылар гаиләсе; Маһир улы Гиладтан+ гиладлылар гаиләсе; 30  Гила́д уллары: Йәзәрдән йәзәрлеләр гаиләсе; Хилектән хилеклеләр гаиләсе; 31  Асриилдән асрииллеләр гаиләсе; Шехемнән шехемлеләр гаиләсе; 32  Шәмидтән шәмидлеләр гаиләсе; Хәфәрдән хәфәрлеләр гаиләсе барлыкка килгән. 33  Ә Хәфә́р улы Сәлүфхадның уллары булмаган, кызлары гына булган.+ Сәлүфха́д кызларының исемнәре+ Махла́, Ноа́, Һөглә́, Милкә́ һәм Тирсә́ иде. 34  Болар Манашше гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 52 700 иде.+ 35  Гаиләләре буенча Ифраимның+ уллары: Шутила́х,+ аңардан шутилахлылар гаиләсе; Бәхе́р, аңардан бәхерлеләр гаиләсе; Таха́н, аңардан таханлылар гаиләсе; 36  Шутилах улы Эраннан эранлылар гаиләсе барлыкка килгән. 37  Болар Ифраим улларының гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 32 500 иде.+ Болар гаиләләре буенча Йосыфның уллары. 38  Гаиләләре буенча Биньяминның+ уллары: Бела́,+ аңардан белалылар гаиләсе; Әшби́л, аңардан әшбиллеләр гаиләсе; Ахира́м, аңардан ахирамлылар гаиләсе; 39  Шәфуфа́м, аңардан шуфимлылар гаиләсе; Хуфа́м, аңардан хуфамлылар гаиләсе; 40  Беланың уллары Әрдтән әрдлеләр гаиләсе һәм Ногманнан+ ногманлылар гаиләсе барлыкка килгән. 41  Болар гаиләләре буенча Биньяминның уллары, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 45 600 иде.+ 42  Гаиләләре буенча Данның+ токымнары: Шуха́м, аңардан шухамлылар гаиләсе барлыкка килгән. Болар гаиләләре буенча Даннан килеп чыккан гаиләләр. 43  Шухамлыларның бөтен гаиләләреннән исемлеккә кертелгән кеше саны 64 400 иде.+ 44  Гаиләләре буенча Әширнең+ уллары: Имна́й, аңардан имнайлылар гаиләсе; Ишби́, аңардан ишбилеләр гаиләсе; Бәрия́х, аңардан бәрияхлеләр гаиләсе; 45  Бәриях уллары: Хәбирдән — хәбирлеләр гаиләсе, Малкиилдән малкииллеләр гаиләсе барлыкка килгән. 46  Әши́р кызының исеме Сира́х иде. 47  Болар Әшир улларының гаиләләре, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 53 400 иде.+ 48  Гаиләләре буенча Нәфтәлинең+ уллары: Ягъзии́л, аңардан ягъзииллеләр гаиләсе; Гүни́, аңардан гүнилеләр гаиләсе; 49  Йәзи́р, аңардан йәзирлеләр гаиләсе; Шилле́м, аңардан шиллемлеләр гаиләсе барлыкка килгән. 50  Болар гаиләләре буенча Нәфтәлидән килеп чыккан гаиләләр, һәм алардан исемлеккә кертелгән кеше саны 45 400 иде.+ 51  Исраиллеләрнең исемлеккә кертелгән тулы саны 601 730 иде.+ 52  Шуннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 53  «Аларга бу исемнәр исемлеге буенча* җирне мирас итеп бүлеп бир.+ 54  Зуррак төркемнәргә мирасларын зурайт, ә кечерәк төркемнәргә мирасларын кечерәйт.+ Һәр төркемнең мирасы исемлеккә кертелгән кешеләрнең санына карап бирелергә тиеш. 55  Әмма җир жирәбә салып бүленергә тиеш.+ Алар мирасларын үз аталары кабиләләренең исемнәре буенча алсын. 56  Зуррак төркемнәр өчен дә, кечерәк төркемнәр өчен дә һәр мирас жирәбә салып билгеләнсен». 57  Үз гаиләләре буенча исемлеккә кертелгән ле́вилеләр:+ Гирсә́н, аңардан гирсәнлеләр гаиләсе; Коһа́т,+ аңардан коһатлылар гаиләсе; Мерари́, аңардан мерарилылар гаиләсе барлыкка килгән. 58  Ле́вилеләр гаиләләре: либнилеләр+ гаиләсе, хебрунлылар+ гаиләсе, маһлилеләр+ гаиләсе, мушилылар+ гаиләсе һәм корахлылар+ гаиләсе. Коһатның улы Амра́м+ иде. 59  Амрам хатынының исеме — Йәһәбә́д.+ Ул Ле́винең Мисырда туган кызы иде. Ул Амрамга Һарун белән Мусаны һәм аларның апасы Мириамны тудырды.+ 60  Аннары Һарунның уллары — Нада́б, Абиһу́, Илгазар һәм Итама́р туды.+ 61  Ләкин Надаб белән Абиһу Йәһвә каршында тиешсез ут китергәннәре өчен үлде.+ 62  Исемлеккә кертелгән ле́вилеләрнең бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 23 000 булды.+ Алар исраиллеләр белән бергә исемлеккә кертелмәде,+ чөнки аларга исраиллеләр арасында мирас бирелмәде.+ 63  Болар — Муса һәм Илгазар рухани исраиллеләрне Моаб даласында, Үрдүн янында, Әрихә каршысында санап чыкканда исемлеккә кертелгән кешеләр. 64  Ләкин алар арасында Муса һәм Һарун рухани Синай чүлендә санап чыккан исраиллеләрнең берсе дә булмады.+ 65  Чөнки Йәһвә алар турында: «Алар, һичшиксез, чүлдә үләчәк»+,— дип әйткән иде. Шуңа күрә Йәфуни́ улы Кәлебтән һәм Нун улы Йошуадан башка аларның берсе дә калмады.+

Искәрмәләр

Яки «исемлеккә кертелгән исемнәр санына карап».

Искәрмәләр

Медиаматериал