Саннар 27:1—23

27  Аннары Йосыфның улы Манашшеның гаиләсеннән булган Сәлүфха́д кызлары+ килде. Сәлүфхад Хәфәрнең, Хәфә́р Гиладның, Гила́д Маһирның, Маһи́р Манашшеның улы иде. Сәлүфхад кызларының исемнәре Махла́, Ноа́, Һөглә́, Милкә́ һәм Тирсә́ иде.  Алар очрашу чатырының керү урыны янында Муса, Илгаза́р рухани, башлыклар+ һәм бөтен җәмгыять алдына басып, болай диде:  «Безнең әтиебез чүлдә вафат булды, ләкин ул Йәһвәгә каршы берләшкән төркем — Кора́х яклы кешеләр+ арасында булмады, ә үзенең гөнаһы өчен вафат булды, аның уллары юк иде.  Ни өчен соң әтиебезнең исеме, улы булмаганга гына, үзенең гаиләсеннән юк ителергә тиеш? Безгә әтиебезнең бертуганнары арасында биләмә бир».  Шунда Муса аларның үтенечен Йәһвәгә җиткерде.+  Йәһвә Мусага болай диде:  «Сәлүфхад кызлары хаклы. Аларга, һичшиксез, аталарының бертуганнары арасында мирас итеп биләмә бир һәм аталарының мирасын аларга тапшыр.+  Исраиллеләргә әйт: „Әгәр берәр кеше үлсә һәм аның улы булмаса, аның мирасын кызына бирегез.  Ә кызы булмаса, мирасын абый-энеләренә бирегез. 10  Абый-энеләре булмаса, мирасын аның атасының абый-энеләренә бирегез. 11  Әгәр аның атасының абый-энеләре булмаса, аның мирасын гаиләсендәге иң якын кан кардәшенә бирегез, һәм ул аңа ия булыр. Йәһвә Мусага әмер биргәнчә, бу хөкем карары исраиллеләр өчен кагыйдә булып торыр“». 12  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Әбаримдагы бу тауга мен+ дә мин исраиллеләргә бирәчәк җиргә күз сал.+ 13  Аны күргәч, син дә, абыең Һарун кебек,+ үз халкыңа кушылырсың,*+ 14  чөнки җәмгыять Сыйн чүлендә минем белән талашканда, сез минем боерыгыма каршы күтәрелдегез һәм, мин су биргәндә, мине халык алдында изгеләндермәдегез.+ Бу — Сыйн чүлендә+ Кады́ш+ янындагы Мәрибә́ сулары».+ 15  Шунда Муса Йәһвәгә болай диде: 16  «Бөтен кешеләргә тормыш бирүче Аллаһы Йәһвә җәмгыять өстеннән берәр кешене билгеләсен иде. 17  Йәһвәнең җәмгыяте көтүчесез сарыклар кебек булып китмәсен өчен, ул алар алдында чыгачак һәм керәчәк, аларны алып чыгачак һәм алып киләчәк». 18  Шунда Йәһвә Мусага әйтте: «Нун улы Йошуаны — сәләтле* кешене ал да өстенә кулыңны куй.+ 19  Аннары аны Илгазар рухани һәм бөтен җәмгыять алдына бастыр, һәм аны аларның күз алдында җитәкче итеп билгелә.+ 20  Исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте аны тыңласын өчен,+ аңа хакимлегеңнең* бер өлешен бир.+ 21  Ул Илгазар рухани алдында торыр. Илгазар исә ури́м+ ярдәмендә аның өчен Йәһвәнең карарын белер. Бу боерык буенча алар, ул үзе һәм бөтен исраиллеләр, бөтен җәмгыять, аның белән чыгачак һәм бу боерык буенча керәчәк». 22  Шунда Муса Йәһвә боерганча эшләде. Ул Йошуаны алып, аны Илгазар рухани һәм бөтен җәмгыять алдына бастырды 23  һәм кулларын аның өстенә куеп, аны җитәкче итеп билгеләде.+ Муса нәкъ Йәһвә үзенә әйткәнчә эшләде.+

Искәрмәләр

Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Сүзгә-сүз «рухка ия булган».
Яки «дәрәҗәңнең».

Искәрмәләр

Медиаматериал