Саннар 28:1—31

28  Аннары Йәһвә Мусага болай диде:  «Исраиллеләргә әмер бир: „Миңа бүләгемне — икмәгемне китерегез. Минем өчен хуш* ис буларак утта яндырыла торган корбаннарым билгеләнгән вакытларында китерелергә тиеш“.+  Аларга әйт: „Сез Йәһвәгә китерергә тиешле утта яндырыла торган корбаннар мондый: көн саен даими яндыру корбаны итеп кимчелексез бер яшьлек ике сарык тәкәсе китерегез.+  Бер сарык тәкәсен иртән китер, ә икенчесен эңгер-меңгер вакытта* китер.+  Бу корбаннарның һәрберсе белән, икмәк бүләге итеп, ефаның уннан бер өлеше күләмендә* иң яхшы онны хинның* дүрттән бер өлеше күләмендәге май белән бутап китер.+  Бу даими яндыру корбаны,+ моның турында әмер Синай тавында бирелгән иде. Аны Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш исле корбан итеп  һәр сарык тәкәсе өчен хинның дүрттән бер өлеше күләмендәге шәраб бүләге белән китерергә кирәк.+ Исерткеч эчемлекне Йәһвә өчен шәраб бүләге итеп изге урында агыз.  Икенче сарык тәкәсен эңгер-меңгер вакытта* китер. Аны иртәнгесен китергәндәге кебек икмәк бүләге белән һәм шундый ук шәраб бүләге белән Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан — хуш исле бүләк итеп китер.+  Әмма Шимбә көнне+ кимчелексез бер яшьлек ике сарык тәкәсе һәм икмәк бүләге итеп ефаның уннан ике өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап шәраб бүләге белән бергә китерергә кирәк. 10  Бу — Шимбә көнне китерелә торган яндыру корбаны. Ул даими яндыру корбаны һәм шәраб бүләге белән бергә китерелсен.+ 11  Һәр ай башында Йәһвәгә яндыру корбаны итеп ике яшь үгез, бер сарык тәкәсе һәм кимчелексез бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китер.+ 12  Һәр үгез белән бергә, икмәк бүләге+ итеп, ефаның уннан өч өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап китер. Сарык тәкәсе+ белән бергә, икмәк бүләге итеп, ефаның уннан ике өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап китер. 13  Бер яшьлек сарык тәкәләренең һәрберсе белән бергә, икмәк бүләге итеп, ефаның уннан бер өлеше күләмендә иң яхшы онны май белән бутап китер. Аларны яндыру корбаны итеп, Йәһвә өчен утта яндырыла торган хуш исле+ корбан итеп китер. 14  Шәраб бүләкләре итеп һәр үгез белән бергә ярты хин+ шәраб, сарык тәкәсе белән бергә хинның өчтән бер өлеше+ күләмендә шәраб һәм бер яшьлек сарык тәкәсе белән бергә хинның дүрттән бер өлеше+ күләмендә шәраб китер. Бу — ел буе һәр ай китерелә торган айлык яндыру корбаны. 15  Шулай ук даими яндыру корбаны һәм шәраб бүләгеннән тыш Йәһвәгә гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерелсен. 16  Беренче айның 14 нче көнендә Йәһвә хөрмәтенә Паса́х булсын.+ 17  Ә шул айның 15 нче көнендә бәйрәм булсын. Җиде көн төче икмәк ашагыз.+ 18  Беренче көнне изге җыелыш булсын. Сез бернинди авыр эш эшләргә тиеш түгел. 19  Йәһвәгә яндыру корбаны итеп ике яшь үгез, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китерегез. Хайваннар кимчелексез булырга тиеш.+ 20  Сез аларны икмәк бүләкләре белән китерегез: һәр үгез белән бергә ефаның уннан өч өлеше күләмендә, сарык тәкәсе белән бергә ефаның уннан ике өлеше күләмендә 21  һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсенең һәрберсе белән бергә ефаның уннан бер өлеше күләмендә иң яхшы онны май+ белән бутап китерегез. 22  Шулай ук үзегезне йолып алыр өчен гөнаһ йолу корбаны итеп бер кәҗә тәкәсе китерегез. 23  Боларны сез иртәнге яндыру корбанына — даими китерелә торган яндыру корбанына өстәп китерегез. 24  Шундый ук корбаннарны сез көн саен җиде көн буе ризык итеп, Йәһвәгә утта яндырыла торган хуш исле бүләк итеп китерегез. Болар даими яндыру корбаны һәм шәраб бүләге белән бергә китерелсен. 25  Җиденче көнне изге җыелыш үткәрегез.+ Бернинди авыр эш эшләмәгез.+ 26  Беренче уңыш көнендә+ Йәһвәгә яңа икмәк бүләге китергәндә,+ Атналар бәйрәмегездә, изге җыелыш үткәрегез.+ Бернинди авыр эш эшләмәгез.+ 27  Йәһвәгә хуш исле яндыру корбаны итеп ике яшь үгез, бер сарык тәкәсе һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсе китерегез.+ 28  Һәм икмәк бүләге итеп һәр үгез белән бергә ефаның уннан өч өлеше күләмендә, сарык тәкәсе белән бергә ефаның уннан ике өлеше күләмендә 29  һәм бер яшьлек җиде сарык тәкәсенең һәрберсе белән бергә ефаның уннан бер өлеше күләмендә май белән буталган иң яхшы онны китерегез. 30  Шулай ук үзегезне йолып алыр өчен гөнаһ йолу корбаны итеп бер яшь кәҗә тәкәсе китерегез.+ 31  Боларны һәм шәраб бүләкләрен даими яндыру корбаны һәм икмәк бүләгенә өстәп китерегез. Хайваннар кимчелексез булсын.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «тынычландыргыч».
Ефаның уннан бер өлеше — 2,2 л. Ә14 кушымт. к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал