Саннар 3:1—51

 Йәһвә Муса белән Синай тавында+ сөйләшкән вакытта Һарун белән Мусаның токымнары мондый иде.  Һарун улларының исемнәре: беренчесе Нада́б, шулай ук Абиһу́,+ Илгаза́р+ һәм Итама́р.+  Болар Һарунның руханилар булып хезмәт итәргә билгеләнгән улларының — майланган руханиларның исемнәре.+  Әмма Надаб белән Абиһу, Синай чүлендә Йәһвә каршында тиешсез ут китергәндә, Йәһвә алдында үлделәр,+ аларның уллары юк иде. Ә Илгазар+ һәм Итамар+ үз аталары Һарун белән руханилар булып хезмәт итүләрен дәвам иттеләр.  Йәһвә Мусага болай диде:  «Үзең белән Ле́ви+ кабиләсен алып килеп, аларны Һарун рухани янына бастыр. Алар аңа ярдәм итсеннәр.+  Алар очрашу чатыры янында, бу чатыр белән бәйле хезмәтләрен башкарып, Һарун алдындагы һәм бөтен җәмгыять алдындагы бурычларын үтәсеннәр.  Алар очрашу чатырының бар кирәк-яракларын кайгыртсын+ һәм чатыр белән бәйле хезмәтләрен башкарып, исраиллеләр алдындагы бурычларын үтәсен.+  Һарун белән аның улларына ле́вилеләрне бир. Алар исраиллеләр арасыннан Һарунга хезмәт итәр өчен бирелгән.+ 10  Һарун белән аның улларын руханилык вазифаларын үтәргә билгелә.+ Моңа хокукы булмаган* берәр кеше изге урынга якынлашса, үтерелсен».+ 11  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 12  «Менә, мин исраиллеләр арасыннан аларның бөтен беренче балалары урынына ле́вилеләрне алам,+ һәм алар минеке булыр. 13  Чөнки һәр беренче бала минеке.+ Мисыр җирендә һәр беренче баланы һәлак иткән+ көнне мин Исраилдәге кешеләрнең һәм хайваннарның һәр беренче баласын үзем өчен изгеләндердем.+ Алар минеке булырга тиеш. Мин Йәһвә». 14  Йәһвә Синай чүлендә+ Мусага тагын болай дип әйтте: 15  «Ле́ви улларын аларның нәселләре һәм гаиләләре буенча исемлеккә керт. Бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге һәр ир затын санап чык».+ 16  Шунда Муса Йәһвәнең боерыгы буенча, нәкъ үзенә кушылганча, аларны исемлеккә кертте. 17  Ле́ви улларының исемнәре Гирсә́н, Коһа́т һәм Мерари́+ иде. 18  Гирсәннең уллары: Либни́ һәм Шимгы́й+ иде. Алардан барлыкка килгән гаиләләр аларның исемнәрен йөртә. 19  Коһатның уллары Амра́м, Исһа́р, Хебру́н һәм Узии́л+ иде. Алардан барлыкка килгән гаиләләр аларның исемнәрен йөртә. 20  Мерариның уллары Маһли́+ һәм Муши́+ иде. Алардан барлыкка килгән гаиләләр аларның исемнәрен йөртә. Бу ле́вилеләрнең үз нәселләре буенча гаиләләре булды. 21  Гирсәннән либнилеләр+ гаиләсе һәм шимгыйлылар гаиләсе барлыкка килгән. Болар — гирсәнлеләр гаиләләре. 22  Аларның исемлеккә кертелгән бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 7 500 булды.+ 23  Гирсәнлеләр гаиләләре изге чатыр артында, аның көнбатыш ягында, чатырларын кордылар.+ 24  Гирсәнлеләрнең нәсел башлыгы — Ләи́л улы Ильяса́ф. 25  Очрашу чатырында Гирсән+ уллары кайгыртырга тиеш нәрсәләр шул: чатыр,+ аның төрле япмалары,+ очрашу чатырының керү урынының пәрдәсе,+ 26  ишегалды пәрдәләре,+ чатыр һәм мәзбәх* тирәли булган ишегалдының керү урынындагы ишек пәрдәсе,+ баулар һәм болар белән бәйле бар хезмәт. 27  Коһаттан амрамлылар гаиләсе, исһарлылар гаиләсе, хебрунлылар гаиләсе һәм узииллеләр гаиләсе барлыкка килгән. Болар — коһатлылар+ гаиләләре. 28  Аларның бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 8 600 булды. Алар изге урынны кайгырту өчен җаваплы.+ 29  Коһат улларының гаиләләре изге чатырның көньяк ягында чатырларын кордылар.+ 30  Коһатлылар гаиләләренең нәсел башлыгы — Узии́л+ улы Илисафа́н. 31  Алар килешү сандыгы,+ өстәл,+ шәмдәл,+ мәзбәхләр,+ изге урында хезмәт итәр өчен кирәк-яраклар,+ чаршауны+ кайгыртырга һәм болар белән бәйле бар хезмәтне үтәргә тиеш.+ 32  Ле́вилеләрнең өлкән башлыгы — Һарун руханиның улы Илгазар.+ Ул изге урынны кайгырту өчен җаваплы кешеләрне күзәтте. 33  Мераридан маһлилеләр гаиләсе һәм мушилылар гаиләсе барлыкка килгән. Болар — Мерари+ гаиләләре. 34  Аларның исемлеккә кертелгән бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 6 200 булды.+ 35  Мерари гаиләләренең нәсел башлыгы — Абиһаи́л улы Сурие́л. Алар изге чатырның төньяк ягында чатырларын кордылар.+ 36  Мерари уллары кайгыртырга тиеш нәрсәләр шул: изге чатырның рамнары,+ аның колгалары,+ баганалары,+ ырмаулы нигезләре, бар кирәк-яраклары+ һәм болар белән бәйле бар хезмәт,+ 37  шулай ук ишегалды әйләнәсендәге баганалар, аларның ырмаулы нигезләре,+ казыклары һәм баулары. 38  Изге чатыр алдында, аның көнчыгыш ягында — очрашу чатыры алдында, кояш чыга торган якта — Муса, Һарун һәм Һарунның уллары үз чатырларын кордылар. Алар исраиллеләр хакына үз бурычларын үтәп, изге урын турында кайгыртырга тиеш. Моңа хокукы булмаган* берәр кеше изге урынга якынлашса, ул үтерелсен.+ 39  Гаиләләре буенча исемлеккә кертелгән ле́вилеләрнең бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык ир затларының саны 22 000 булды. Муса һәм Һарун аларны Йәһвә кушканча санап чыкты. 40  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Исраиллеләрнең бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык беренче булып туган улларының исәбен ал,+ аларны сана һәм аларның исемлеген төзе. 41  Син минем өчен исраиллеләрнең бөтен беренче балалары урынына ле́вилеләрне алырга+ һәм исраиллеләр малларының беренче булып туган барлык балалары урынына ле́вилеләрнең малларын алырга тиеш.+ Мин Йәһвә». 42  Шунда Муса, нәкъ Йәһвә кушканча, исраиллеләрнең бөтен беренче балаларын исемлеккә кертте. 43  Исраиллеләрнең исемлеккә кертелгән бер айлык һәм аннан олырак яшьтәге барлык беренче улларының саны 22 273 булды. 44  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага әйтте: 45  «Исраиллеләрнең бөтен беренче балалары урынына ле́вилеләрне ал һәм аларның маллары урынына ле́вилеләрнең малларын ал. Ле́вилеләр минеке булырга тиеш. Мин Йәһвә. 46  Исраиллеләрнең беренче балалары ле́вилеләрдән 273 кешегә күбрәк булды.+ Аларны йолып алу максаты белән+ 47  һәрберсе өчен изге урынның шәкыле* белән биш шәкыл* ал.+ Бер шәкыл 20 герага* тиң.+ 48  Ле́вилеләрдән артыграк булган кешеләр саны өчен йолым итеп алынган акчаны Һарун белән аның улларына бир». 49  Шунда Муса ле́вилеләрнең саныннан артыграк булганнарны йолып алу өчен бирелгән йолым акчасын җыеп алды. 50  Ул исраиллеләрнең беренче балалары өчен изге урын шәкыле белән 1 365 шәкыл акча алды. 51  Аннары Муса, Йәһвәнең сүзе буенча, нәкъ Йәһвә үзенә кушканча, йолым итеп бирелгән акчаларны Һарунга һәм аның улларына бирде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «Чит», ягъни левиле булмаган.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер гера — 0,57 г. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал