Саннар 30:1—16

30  Аннары Муса Исраи́л кабиләләренең башлыкларына+ әйтте: «Йәһвә болай диде:  әгәр берәр ир-ат Йәһвәгә нәзер әйтсә+ я берәр нәрсәдән тыелырга* ант итсә,+ ул үз сүзен тотарга тиеш.+ Ул нәрсә эшләргә нәзер әйткән, шуны эшләсен.+  Әгәр берәр хатын-кыз, яшь булганда һәм әтисенең йортында яшәгәндә, Йәһвәгә нәзер әйтсә я берәр нәрсәдән тыелырга ант итсә,  һәм әтисе аның нәзерен я берәр нәрсәдән тыелу* антын ишетеп, каршы килмәсә, ул бөтен нәзерләрен һәм антларын үтәргә тиеш.  Ләкин әтисе аның нәзерләр әйткәнен я берәр нәрсәдән тыелырга ант иткәнен ишетеп, аңа рөхсәт итмәсә, аларны үтәмәсен. Йәһвә аны кичерер, чөнки аның әтисе аңа каршы төште.+  Әмма ул нәзере я уйламый бирелгән вәгъдәсе була торып кияүгә чыкса  һәм аның ире бу турыда ишетеп, моны ишеткән көнне аңа каршы төшмәсә, ул үз нәзерләрен я берәр нәрсәдән тыелу антларын үтәсен.  Ләкин ире моны ишеткән көнне аңа каршы төшсә, хатыны үзенең антын я уйламыйча бирелгән вәгъдәсен үтәргә бурычлы булмас.+ Йәһвә аны кичерер.  Ләкин тол хатын я иреннән аерылган хатын нәзер әйтсә, ул әйткәннәренең барысын үтәсен. 10  Әгәр берәр хатын үз иренең өендә нәзер әйтсә я берәр нәрсәдән тыелырга ант итсә 11  һәм аның ире моны ишетеп, каршы төшмәсә я хупласа, ул бөтен нәзерләрен һәм антларын үтәсен. 12  Ләкин ире аларны ишеткән көнне аның биргән бар нәзерләрен я антларын үтәвен тыйса, аларны үтәргә кирәк булмас.+ Аның ире аларны үтәүне тыйды, һәм Йәһвә бу хатынны кичерер. 13  Хатынына һәркайсы нәзерен я үзен берәр нәрсәдән тыюга кагылышлы һәркайсы антын үтәргәме, юкмы икәнен аның ире карар итсен. 14  Әмма көннәр үтеп тә аның ире бер дә каршы төшмәсә, димәк, ул аңа бөтен нәзерләрен һәм антларын үтәргә рөхсәт итә. Ул аңа моны эшләргә рөхсәт итә, чөнки ул хатынының аларны биргәнен ишетеп, ул көнне аңа каршы төшмәде. 15  Ләкин ул соңрак, аларны ишеткән көннән соң берникадәр вакыт үткәч каршы төшсә, хатынының гаебе өчен җаваплы булыр.+ 16  Болар — ир белән аның хатынына карата һәм ата белән аның йортында яшәүче яшь кызына карата кагыйдәләр. Аларны Мусага Йәһвә бирде».

Искәрмәләр

Яки «тыелуны үз җанына бурыч итеп алырга».
Яки «тыелуны үз җанына алу».

Искәрмәләр

Медиаматериал