Саннар 32:1—42

32  Руби́н+ уллары һәм Гәд+ улларының мал-туары гаять күп иде, һәм алар Язе́р+ һәм Гила́д җирләренең мал-туар өчен бик яхшы булганын күрделәр.  Шуңа күрә Гәд һәм Рубин уллары Муса, Илгаза́р рухани һәм җәмгыять башлыклары янына килеп, болай диде:  «Без күрдек: Атару́т, Дибу́н, Язер, Нимра́, Хишбу́н,+ Элга́л, Сиба́м, Нәбу́+ һәм Бего́н+  Йәһвә Исраи́л җәмгыяте алдында яулап алган җир+ — мал-туар өчен бик яхшы җир, ә синең хезмәтчеләреңнең мал-туары күп».+  Алар: «Әгәр синең күзеңдә илтифат казанган булсак, бу җирне үз хезмәтчеләреңә биләмә итеп бир. Безне Үрдү́н аша алып чыкма»,— диде.  Шунда Муса Гәд уллары белән Рубин улларына болай диде: «Сезнең кардәшләрегез сугышка барганда, сез монда калырсызмы?  Нигә сез Исраил халкының рухын төшереп, Йәһвә аларга бирәчәк җиргә керергә теләкләрен сүрелдерәсез?  Сезнең аталарыгыз да, мин аларны Кады́ш-барниадан шул җирне карап чыгарга җибәргәч, шулай эшләгән иде.+  Алар, Эшкү́л үзәненә*+ барып, ул җирне күреп кайткач, Исраил халкының рухын төшереп, аларның Йәһвә үзләренә бирәчәк җиргә керергә теләкләрен сүрелдерде.+ 10  Ул көнне Йәһвәнең ачуы кабарды, һәм ул мондый ант бирде:+ 11  „Мисырдан чыккан 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәгеләрнең берсе дә мин Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка бирергә ант иткән+ җирне күрмәячәк,+ чөнки алар миңа бөтен йөрәктән буйсынмады. 12  Аны кыназлы Йәфуни́ улы Кәле́б+ һәм Нун улы Йошуа́+ гына күрәчәк, чөнки алар Йәһвәгә бөтен йөрәктән буйсынды“.+ 13  Шулай итеп Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынды, һәм ул аларны, Йәһвә алдында явызлык кылган буын үлеп беткәнче,+ чүлдә 40 ел буе йөртте.+ 14  Һәм хәзер сез, гөнаһлы кешеләр токымы, үз аталарыгыз урынына калкып чыктыгыз һәм Йәһвәнең Исраилгә кабынган ялкынлы ачуын көчәйтәсез. 15  Әгәр сез аңа буйсынмасагыз, ул аларны кабат чүлдә калдырачак, һәм сез бөтен бу халыкны һәлак итәчәксез». 16  Соңрак алар Муса янына килеп болай диде: «Әйдә, без монда мал-туарыбыз өчен таш абзарлар һәм балаларыбыз өчен шәһәрләр төзик. 17  Безнең балаларыбыз ныгытылган шәһәрләрдә бу җирнең яшәүчеләреннән курыкмыйча яшәр, ә без үзебез сугышка әзерләнеп,+ исраиллеләр алдыннан аларны үз урыннарына китергәнче барырбыз. 18  Без исраиллеләрнең һәрберсе мирас итеп үз җирен алганчы үз йортларыбызга кайтмаячакбыз.+ 19  Без алар белән Үрдүннең аръягында мирас алмабыз, чөнки үз мирасыбызны Үрдүннең көнчыгыш ягында алырбыз».+ 20  Муса аларга мондый җавап бирде: «Әгәр сез Йәһвә алдында сугышка кораллансагыз+ 21  һәм сезнең барыгыз коралланып Йәһвә алдында Үрдүнне кичсә һәм, ул үзе алдыннан дошманнарын куганда,+ 22  сез җирне Йәһвә алдында буйсындырганчы+ сугышсагыз, сез монда кайта алырсыз+ һәм Йәһвә белән Исраил алдында гаепсез булырсыз. Шунда бу җир Йәһвә алдында сезнең биләмәгез булып китәр.+ 23  Ләкин алай эшләмәсәгез, сез Йәһвәгә каршы гөнаһ кылырсыз. Шул чак белегез: сез гөнаһыгыз өчен җавап бирерсез. 24  Шулай итеп, балаларыгыз өчен шәһәрләр һәм көтүләрегез өчен абзарлар төзегез,+ ләкин биргән вәгъдәгезне үтәгез». 25  Гәд уллары һәм Рубин уллары Мусага болай диде: «Хезмәтчеләрең барысын хуҗабыз әйткәнчә эшләр. 26  Безнең балаларыбыз, хатыннарыбыз, бөтен мал-туарыбыз монда, Гилад шәһәрләрендә калыр,+ 27  ә хезмәтчеләрең — коралланган һәр ир-ат — нәкъ хуҗабыз әйткәнчә, Йәһвә алдында сугыш алып барыр өчен Үрдүннең икенче ягына чыгар».+ 28  Шунда Муса алар турында Илгазар рухани, Нун улы Йошуа һәм Исраил кабиләләренең нәсел башлыкларына әмер бирде. 29  Муса аларга болай диде: «Гәд уллары һәм Рубин уллары — Йәһвә алдында сугышыр өчен коралланган һәр ир-ат — сезнең белән Үрдүнне кичсә һәм сез җирне буйсындырсагыз, Гилад җирен аларга биләмә итеп бирерсез.+ 30  Ләкин алар коралланып сезнең белән Үрдүнне кичмәсә, алар Кәнга́н җирендә сезнең арагызда урнашыр». 31  Шулчак Гәд уллары һәм Рубин уллары болай диде: «Йәһвә синең хезмәтчеләреңә нәрсә әйткән булса, шуны эшләрбез. 32  Без коралланып Йәһвә алдында Үрдүнне кичеп, Кәнган җиренә барырбыз,+ ләкин мирас итеп алачак биләмәбез Үрдүннең бу ягында булыр». 33  Шунда Муса аларга — Гәд улларына, Рубин улларына+ һәм Йосыф улы Манашше́ кабиләсенең яртысына+ — шәһәрләре һәм әйләнә-тирәдәге җирләре белән аморлылар патшасы Сихонның патшалыгын+ һәм Баша́н патшасы Огның патшалыгын+ бирде. 34  Һәм Гәд уллары Дибун,+ Атарут,+ Аругырны,+ 35  Атру́т-шофанны, Язерне,+ Йокбоһаны,+ 36  Бәйтнимраны,+ Бәйтхаранны+ — ныгытылган шәһәрләр төзеде* һәм көтүләре өчен таш абзарлар салды. 37  Рубин уллары Хишбун,+ Элгал,+ Кырьятаимны,+ 38  Нәбу,+ Багалмигу́н+ (аларның исемнәре үзгәртелгән) һәм Сибманы төзеде, һәм алар яңадан салган шәһәрләргә яңа исемнәр бирделәр. 39  Манашше улы Маһирның+ уллары Гиладка каршы сугышып, аны яулап алды һәм анда булган аморлыларны куып җибәрде. 40  Шунда Муса Гиладны Манашше улы Маһирга бирде, һәм ул анда яши башлады.+ 41  Манашше улы Йәһи́р Гилад җирендәге кечкенә шәһәрләргә каршы сугышып, аларны яулап алды һәм аларны Һабу́т-йәһи́р* дип атады.+ 42  Ноба́х Кынатка каршы сугышып, аны һәм аңа бәйле* шәһәрләрне яулап алды һәм аны үз исеме белән — Нобах дип атый башлады.

Искәрмәләр

Яки «елгасы үзәненә».
Яки «яңадан торгызды».
Мәгъ. «Йәһирнең чатырлы авыллары».
Яки «аның тирә-ягындагы».

Искәрмәләр

Медиаматериал