Саннар 33:1—56

33  Менә Исраи́л халкының Муса һәм Һарун җитәкчелегендә+ үз гаскәрләре белән+ Мисырдан чыккач+ йөргән юллары.  Йәһвәнең боерыгы буенча, Муса аларның сәфәрләре вакытында кайсы җирдән чыгып, кайсы җиргә юл тотканнарын язып барды. Аларның бер җирдән икенчесенә күчеп йөргән урыннары мондый:+  алар беренче айның 15 нче көнендә+ Рамсестан+ юлга чыкты. Нәкъ шул көнне Пасахтан+ соң исраиллеләр кыюлык белән мисырлыларның күз алдында чыгып китте.  Ә мисырлылар Йәһвә һәлак иткән беренче улларын+ җирли иде, чөнки Йәһвә аларның илаһларына чыгарган хөкемен үтәде.+  Шулай итеп исраиллеләр Рамсестан китеп, Сохкәттә+ чатырларын корды.  Аннары алар Сохкәттән китеп, чүл кырыендагы Итамда+ чатырларын корды.  Аннан соң алар Итамнан юлга чыкты һәм Багалсәфу́н алдындагы Пиһахирутка+ таба борылды һәм Мигдо́л+ каршында чатырларын корды.  Шуннан соң алар Пиһахируттан китеп, диңгез аша+ чүлгә үтте+ һәм өч көн Ита́м чүленнән+ барып, Марада+ чатырларын корды.  Аннары алар Марадан юлга чыкты һәм Элимга килде. Элимда 12 чишмә һәм 70 финик пальмасы бар иде. Шуңа күрә алар анда чатырларын корды.+ 10  Шуннан соң алар Элимны калдырып, Кызыл диңгез янында чатырларын корды. 11  Аннары алар Кызыл диңгездән китеп, Син чүлендә+ чатырларын корды. 12  Аннан соң алар Син чүленнән юлга чыкты һәм Дуфкада чатырларын корды. 13  Соңыннан Дуфкадан китеп, Алушта чатырларын корып урнашты. 14  Аннары алар Алуштан китеп, Рефидимдә+ чатырларын корды. Анда халыкка эчәргә су юк иде. 15  Алар Рефидимнән китте һәм Синай чүлендә+ чатырларын корды. 16  Алар Синай чүленнән китеп, Кыйбру́т-һатавада+ чатырларын корды. 17  Аннары алар Кыйбрут-һатаваны калдырып, Хасирутта+ чатырларын корды. 18  Аннан соң алар Хасируттан китеп, Ритмада чатырларын корды. 19  Шуннан соң алар Ритмадан китте һәм Римму́н-фәрестә чатырларын корды. 20  Соңыннан Риммун-фәрестән китеп, алар Либнада чатырларын корды. 21  Алар Либнаны калдырып, Риссада чатырларын корды. 22  Аннары алар Риссадан китеп, Кыһилатта чатырларын корды. 23  Кыһилаттан китеп, алар Шефе́р тавы янында чатырларын корды. 24  Шефер тавыннан юлга чыгып, алар Харадада чатырларын корды. 25  Аннары алар Харададан китеп, Макилутта чатырларын корды. 26  Аннан соң алар Макилутны калдырып,+ Тахатта чатырларын корды. 27  Тахаттан китеп, Тирахта чатырларын корды. 28  Тирахтан китеп, Миткаһта чатырларын корды. 29  Миткаһтан киткәч, Хашмонада чатырларын корды. 30  Аннары алар Хашмонадан китеп, Мусирәттә чатырларын корды. 31  Шуннан Мусирәтне калдырып, Бәнә́-ягаканда+ чатырларын корды. 32  Бәнә-ягаканнан китеп, Хор-һагидгәдтә чатырларын корды. 33  Хор-һагидгәдтән китеп, Йотбатада+ чатырларын корды. 34  Йотбатадан китеп, Абронада чатырларын корды. 35  Абронадан китеп, Исиу́н-гәбирдә+ чатырларын корды. 36  Исиун-гәбирдән китеп, Сыйн чүлендә,+ Кадышта, чатырларын корды. 37  Соңыннан алар Кадыштан китеп, Һор тавы+ янында, Эдо́м җире чигендә чатырларын корды. 38  Шунда рухани Һарун Йәһвә боерыгы буенча Һор тавына менеп үлде. Бу исраиллеләр Мисыр җирен калдырып киткәннән соң кырыгынчы елны, бишенче айның беренче көнендә булды.+ 39  Һор тавында үлгәндә, Һарунга 123 яшь иде. 40  Шунда Кәнга́н җирендә Нәгебтә яшәгән кәнганлы — Ара́д патшасы+ — исраиллеләрнең килүе турында ишетте. 41  Вакыт узу белән алар Һор тавыннан+ китеп, Салмонада чатырларын корды. 42  Аннан соң Салмонаны калдырып, Пунонда чатырларын корды. 43  Пуноннан китеп, Оботта+ чатырларын корды. 44  Оботтан китеп, Иеһәбәримдә Моа́б+ чигендә чатырларын корды. 45  Соңыннан алар Иеимнән* китеп, Дибунгадта+ чатырларын корды. 46  Дибунгадтан китеп, Алму́н-диблатаимда чатырларын корды. 47  Алмун-диблатаимнан китеп, Нәбу́+ алдында Әбари́м+ тауларында чатырларын корды. 48  Ахыр чиктә алар Әбарим тауларыннан китеп, Моаб даласында, Үрдү́н янында, Әрихә́+ каршысында чатырларын корды. 49  Алар Үрдүн янында, Бәйтишимуттан алып Әбелшиттимгә+ кадәр, Моаб даласында чатырларда яшәүләрен дәвам итте. 50  Йәһвә Моаб даласында, Үрдүн янында, Әрихә каршысында Мусага болай диде: 51  «Исраиллеләргә әйт: „Сез Үрдүнне кичеп, Кәнган җиренә керәсез.+ 52  Сез бу җирдә яшәүче бөтен халыкларны куып җибәрергә һәм аларның таш сыннарын,+ бөтен коелма* потларын+ юк итәргә һәм аларның бөтен изге биеклекләрен җимерергә тиеш.+ 53  Һәм бу җиргә ия булып анда яшәгез, чөнки мин, һичшиксез, бу җирне сезгә биләмә итеп бирәм.+ 54  Бу җирне, жирәбә салып,+ гаиләләрегез арасында бүлегез. Зуррак төркемгә мирасын зурайтыгыз, ә кечерәк төркемгә мирасын кечерәйтегез.+ Һәр төркемнең мирасы жирәбә буенча билгеләнсен. Үз биләмәләрегезне мирас итеп аталарыгызның кабиләләре буенча алыгыз.+ 55  Ләкин ул җирнең яшәүчеләрен куып җибәрмәсәгез,+ үзегез калдырган кешеләр күзләрегезгә кергән чүп кебек һәм кабыргаларыгызга чәнчелгән чәнечкеләр кебек булыр, һәм алар сезне яшәячәк җирегездә йончытып бетерер.+ 56  Һәм мин аларга нәрсә эшләргә ниятләгән булсам, шуны сезгә эшләрмен“».+

Искәрмәләр

Күрәсең, Иеһәбәримнең кыска формасы.
Яки «металл».

Искәрмәләр

Медиаматериал