Саннар 35:1—34

35  Аннары Йәһвә Моа́б даласында, Үрдү́н янында,+ Әрихә́ каршысында Мусага болай диде:  «Исраиллеләргә үзләре ия булачак мирасларыннан ле́вилеләргә яшәр өчен шәһәрләр+ һәм шул шәһәрләр тирәли көтүлекләр бирергә куш.+  Алар бу шәһәрләрдә яшәрләр, ә көтүлекләр аларның мал-туары, хуҗалыклары һәм башка бар хайваннары өчен булыр.  Сез ле́вилеләргә бирәчәк шәһәрләр тирәли булачак көтүлекләр шәһәрнең диварыннан 1 000 терсәккә* сузылсын.  Шәһәрнең көнчыгыш ягында 2 000 терсәк,* көньяк ягында 2 000 терсәк, көнбатыш ягында 2 000 терсәк һәм төньяк ягында 2 000 терсәк үлчәгез. Ә шәһәр уртада булсын. Бу аларның шәһәрләре тирәли көтүлекләр булыр.  Сез ле́вилеләргә кеше үтерүче качсын өчен+ 6 сыену шәһәре,+ шулай ук башка 42 шәһәр бирерсез.  Сез ле́вилеләргә тулаем 48 шәһәр һәм алар тирәли булган көтүлекләр бирерсез.+  Аларга биреләчәк шәһәрләр исраиллеләрнең биләмәләреннән булыр.+ Зуррак төркемнән күп, ә кечерәк төркемнән аз алырсыз.+ Һәр төркем ле́вилеләргә үзе алган мирасына карап шәһәрләр бирер».  Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 10  «Исраиллеләргә әйт: „Сез Үрдүнне кичеп, Кәнга́н җиренә керәсез.+ 11  Үзегез өчен уңайлы шәһәрләр — сыену шәһәрләре булып хезмәт итәчәк шәһәрләр сайлагыз. Анда берәрсен* ялгыш үтергән кеше качсын.+ 12  Бу шәһәрләрдә сез кан өчен үч алучыдан сыену урыны табарсыз,+ шулай итеп кеше үтерүче җәмгыять хөкеме алдына килеп басканчы үтерелмәс.+ 13  Сез бүлеп бирәчәк 6 сыену шәһәре шул максат өчен булыр. 14  Сыену шәһәрләре итеп Үрдүннең бу ягында 3 шәһәр+ һәм Кәнган җирендә 3 шәһәр бирегез.+ 15  Бу 6 шәһәр исраиллеләр өчен, килмешәк өчен+ һәм араларындагы чит ил кешесе өчен сыену урыны булсын. Анда берәрсен* ялгыш үтергән кеше качсын.+ 16  Ләкин берәү башка кешегә тимер әйбер белән суккан булса һәм тегесе үлсә, ул — кеше үтерүче. Кеше үтерүче, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ 17  Әгәр ул аңа кеше үтерерлек таш белән суккан булса һәм тегесе үлсә, ул — кеше үтерүче. Кеше үтерүче, һичшиксез, үтерелергә тиеш. 18  Әгәр ул аңа кеше үтерерлек агач әйбер белән суккан булса һәм тегесе үлсә, ул — кеше үтерүче. Кеше үтерүче, һичшиксез, үтерелергә тиеш. 19  Кеше үтерүчене кан өчен үч алучы үтерсен. Ул аны, очраткач, үтерсен. 20  Әгәр берәү нәфрәтләнеп башка кешене этеп җибәрсә я аңа явыз ният белән* берәр нәрсә ыргытса һәм тегесе үлсә,+ 21  я ул нәфрәтләнеп аңа кулы белән сукса һәм тегесе үлсә, аңа суккан кеше, һичшиксез, үтерелергә тиеш. Ул — кеше үтерүче. Кан өчен үч алучы аны, очраткач, үтерсен. 22  Ләкин ул ялгыш, нәфрәтләнмичә аны эткән я явыз нияте булмый торып* аңа берәр нәрсә ыргыткан булса,+ 23  я ул аны күрмичә аңа таш төшергән булса (ә ул аңа дошман булмаган һәм аны зарарларга теләмәгән булса), һәм теге кеше үлсә, 24  җәмгыять, бу күрсәтмәләр буенча, аңа суккан кеше һәм кан өчен үч алучы арасында туган хәлне карап чыксын.+ 25  Һәм җәмгыять кеше үтерүчене кан өчен үч алучыдан коткарсын һәм аны ул качып киткән сыену шәһәренә кайтарсын. Ул анда изге май белән майланган баш рухани+ үлгәнче яшәргә тиеш. 26  Ләкин бу кеше үтерүче үзе качкан сыену шәһәренең чигеннән чыкса, 27  һәм кан өчен үч алучы аны сыену шәһәренең чигеннән читтә очратса һәм аны үтерсә, ул кан коюда гаепле булмас. 28  Чөнки кеше үтерүче сыену шәһәрендә баш руханиның үлеменә кадәр яшәргә тиеш. Ләкин баш рухани үлгәннән соң, ул үз биләмәсенә кайта ала.+ 29  Буыннан-буынга барлык яшәгән җирләрегездә шушы күрсәтмәләр буенча хөкем итегез. 30  Берәрсен* үтергән кеше, шаһитләрнең сүзе буенча,+ кеше үтерүче буларак үтерелергә тиеш.+ Ләкин бер шаһитнең генә сүзе буенча беркем* дә үтерелмәсен. 31  Сез үләргә тиешле кеше үтерүченең җаны өчен йолым алырга тиеш түгел, чөнки ул, һичшиксез, үтерелергә тиеш.+ 32  Шулай ук сез сыену шәһәренә качкан кеше өчен дә йолым алырга һәм шулай итеп аңа баш руханиның үлеменә кадәр үз җиренә кайтып, анда яшәргә юл куярга тиеш түгел. 33  Сез үзегез яшәгән җирне пычратырга тиеш түгел, чөнки кан җирне пычрата+ һәм җиргә түгелгән кан өчен аны түккән кешенең каныннан башка бернинди йолым юк.+ 34  Сез үзегез яшәгән җирне, мин яшәгән җирне нәҗесләргә тиеш түгел, чөнки мин, Йәһвә, Исраи́л халкы арасында яшим“».+

Искәрмәләр

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Күрәсең, шәһәрнең озынлыгын исәпкә алмыйча, периметр буенча бер почмактан икенче почмакка кадәрге озынлык.
Яки «берәр җанны».
Яки «берәр җанны».
Сүзгә-сүз «сагалап ятып».
Сүзгә-сүз «сагалап ятмыйча».
Яки «Берәр җанны».
Яки «бер җан».

Искәрмәләр

Медиаматериал