Саннар 36:1—13

36  Йосыф улларының гаиләләреннән Манашше́ улы Маһи́р+ улы Гила́д токымнарының гаилә башлыклары килеп, Муса һәм исраиллеләрнең башлыклары белән сөйләшә башлады.  Алар болай диде: «Йәһвә сиңа, безнең хуҗабызга, бу җирне жирәбә салып,+ исраиллеләргә бүлеп бирергә кушты. Шулай ук Йәһвә хуҗабызга безнең туганыбыз Сәлүфхадның мирасын аның кызларына бирергә боерды.+  Әгәр алар Исраилнең башка кабиләсеннән булган ир-атларга кияүгә чыкса, бу хатыннарның мирасы да аталарыбызның мирасыннан алынып, аларның булачак ирләре кабиләсенең мирасына кушылыр, һәм шулай итеп ул безгә жирәбә салып билгеләнгән мирастан алыныр.  Һәм Исраи́л халкы өчен Азатлык елы+ килгәч, бу хатыннарның мирасы мәңгегә аларның булачак ирләре кабиләсенең мирасына кушылыр. Шулай итеп аларның мирасы аталарыбыз кабиләсенең мирасыннан алыныр».  Шунда Муса, Йәһвәнең кушуы буенча, исраиллеләргә болай дип боерды: «Йосыф улларының кабиләсе әйткән сүзләр хак.  Йәһвә Сәлүфха́д кызларына мондый әмер бирде: „Алар үзләренә ошаган кешегә кияүгә чыга ала. Әмма алар үз аталары кабиләсе гаиләсеннән берәр кешегә кияүгә чыксын.  Исраиллеләрнең бернинди мирасы бер кабиләдән икенчесенә күчмәсен, чөнки исраиллеләр үз ата-бабалары кабиләсенең мирасын сакларга тиеш.  Исраиллеләр үз ата-бабаларының мирасын саклый алсын өчен, Исраил кабиләләре арасында мираска ия булган һәр кыз үз атасы кабиләсеннән булган кешегә кияүгә чыксын.+  Бернинди мирас бер кабиләдән икенчесенә күчмәсен, чөнки Исраил кабиләләре үз мирасларын сакларга тиеш“». 10  Сәлүфхад кызлары нәкъ Йәһвә Мусага кушканча эшләде.+ 11  Шулай итеп, Сәлүфхад кызлары — Махла́, Тирсә́, Һөглә́, Милкә́ һәм Ноа+ — үз аталары туганнарының улларына кияүгә чыкты. 12  Аларның мирасы үз аталарының гаиләсендә калсын өчен, алар Йосыф улы Манашше гаиләләреннән булган ир-атларның хатыннары булып китте. 13  Болар — Йәһвә исраиллеләргә Муса аша Моа́б даласында, Үрдү́н янында, Әрихә́ каршысында биргән әмерләр һәм хөкемнәр.+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал