Саннар 4:1—49

 Йәһвә Муса белән Һарунга мөрәҗәгать итеп болай диде:  «Ле́ви уллары арасыннан, гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча, Коһа́т+ улларының исәбен ал.  Очрашу чатырында эшләргә билгеләнгән 30+ яшьтән алып 50 яшькә кадәр+ булган коһатлыларның барысын санап чык.+  Коһат улларының очрашу чатырындагы хезмәте+ — аеруча изге нәрсә.  Халык тукталу урыныннан юлга чыкканда, Һарун һәм аның уллары чатырга кереп, чаршауны+ салдырсын һәм аның белән шаһитлек сандыгын+ капласын.  Аның өстенә алар тюлень тиреләреннән ясалган япманы җәйсен һәм өстенә бербөтен зәңгәр тукыманы бөркәп, аны күчереп йөртү өчен, колгаларын+ кидерсен.  Алар шулай ук багышланган икмәкләр өстәленә+ зәңгәр тукыманы җәйсен һәм аның өстенә тәлинкәләрне, касәләр, шәраб бүләге өчен табаклар һәм җамаякларны куйсын.+ Даими китерелә торган икмәк+ бүләге үз урынында калсын.  Болар өстеннән алар ачык кызыл төстәге тукыманы җәйсен, аны тюлень тиреләреннән ясалган япма белән капласын һәм өстәлне күчереп йөртү өчен, колгаларын+ кидерсен.  Аннары алар зәңгәр тукыманы алып, шәмдәлне,+ аның яктырткычларын,+ кыскычларын, ут савытларын+ һәм шәмдәл янып торсын өчен кулланылган барлык май савытларын капласын. 10  Алар аны һәм аның бар кирәк-яракларын тюлень тиреләреннән ясалган япмага урасын һәм аны күчереп йөртү җайланмасына салсын. 11  Алар алтын мәзбәх+ өстенә зәңгәр тукыманы җәйсен, аны тюлень тиреләреннән ясалган япма белән капласын һәм күчереп йөртү өчен, колгаларын+ кидерсен. 12  Аннары алар изге урында хезмәт итү өчен даими кулланыла торган барлык кирәк-яракларны+ алып, зәңгәр тукымага салсын һәм аларны тюлень тиреләреннән ясалган япма белән ябып, күчереп йөртү җайланмасына куйсын. 13  Алар мәзбәхне көлдән* чистартсын+ һәм аның өстенә кызгылт-шәмәхә төстәге йон тукыманы җәйсен. 14  Алар аның өстенә мәзбәх янында хезмәт иткәндә кулланылган бар кирәк-яракларын:+ ут савытларын, чәнечкеләрен, соскыларын, табакларын куйсын һәм өсләренә тюлень тиреләреннән ясалган япманы җәйсен һәм мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгаларын+ кидерсен. 15  Халык тукталу урыныннан юлга кузгалырга торганда, Һарун һәм аның уллары изге урынның әйберләрен һәм бар кирәк-яракларын каплап бетерергә тиеш.+ Аннары Коһат уллары кереп, аларны алып китәр,+ ләкин алар изге урынның әйберләренә кагылырга тиеш түгел, юкса үләрләр.+ Очрашу чатырындагы бу әйберләрне күчереп йөртү — Коһат улларының бурычы. 16  Һарун руханиның улы Илгаза́р+ яктырткыч мае,+ хуш исле фимиам,+ көндәлек икмәк бүләге һәм изге май*+ өчен җаваплы. Ул бөтен изге чатыр һәм анда булган барлык нәрсә: чатырның үзе һәм аның кирәк-яраклары турында кайгыртырга тиеш». 17  Йәһвә Муса белән Һарунга тагын болай диде: 18  «Ле́вилеләр арасыннан коһатлылар+ гаиләләренең юк ителүенә юл куймагыз. 19  Алар аеруча изге нәрсәләргә+ якынлашудан үлмәсеннәр өчен, шуны эшләгез: Һарун һәм аның уллары, барып, аларның һәрберсен үз хезмәтенә билгеләсен һәм алар нәрсә алып барырга тиеш икәнен күрсәтсен. 20  Алар, якынлашып, изге нәрсәләргә хәтта күз ташлап алырга да тиеш түгел, югыйсә үләчәкләр».+ 21  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 22  «Нәселләре буенча һәм гаиләләре буенча, Гирсә́н+ улларының исәбен ал. 23  Очрашу чатырында хезмәт итәргә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге гирсәнлеләрнең барысын исемлеккә керт. 24  Гирсәнлеләр гаиләләре менә нәрсәне кайгыртырга һәм күчереп йөртергә билгеләнә:+ 25  алар изге чатыр тукымаларын,+ очрашу чатырын, аның япмасын һәм аның өстендәге тюлень тиреләреннән ясалган япманы,+ очрашу чатырының керү урынындагы пәрдәне+ күчереп йөртсен, 26  шулай ук ишегалды пәрдәләрен,+ чатыр һәм мәзбәх тирәли булган ишегалдының керү урынындагы ишек пәрдәсен,+ бауларын һәм аларның барлык кирәк-яракларын һәм чатырны кайгыртыр өчен кулланылган бар нәрсәне алып барсын. Бу — аларның йөкләмәсе. 27  Гирсәнлеләрнең+ бар хезмәтен һәм күчереп йөртәчәк йөкләрен Һарун белән аның уллары күзәтсен. Бар бу йөкләрне аларга билгеләгез, бу аларның бурычлары булыр. 28  Бу — гирсәнлеләр гаиләләренең очрашу чатырында үтәячәк хезмәтләре+ һәм Һарун руханиның улы Итама́р+ җитәкчелегендә башкарачак бурычлары. 29  Мерари́+ улларын гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча исемлеккә керт. 30  Очрашу чатырында хезмәткә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган мерарилыларның барысын санап чык. 31  Алар очрашу чатырындагы хезмәтләре буенча күчереп йөртергә тиеш нәрсәләр шул:+ изге чатырның рамнары,+ аның колгалары,+ баганалары,+ ырмаулы нигезләре,+ 32  ишегалды әйләнәсендәге баганалар,+ аларның ырмаулы нигезләре,+ казыклары,+ баулары, аларның бар җиһазлары һәм болар белән бәйле хезмәткә кагылышлы бар нәрсәләр. Алар күчереп йөртергә тиеш әйберләрне аларга исемләп билгеләгез. 33  Бу — Мерари+ уллары гаиләләренең очрашу чатырындагы Һарун руханиның улы Итамарның җитәкчелегендә башкарачак хезмәте».+ 34  Аннары Муса белән Һарун һәм җәмгыять башлыклары+ коһатлыларны,+ аларның гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча, исемлеккә керттеләр. 35  Алар очрашу чатырында хезмәткә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге коһатлыларның барысын санап чыктылар.+ 36  Гаиләләре буенча исемлеккә кертелгәннәрнең тулы саны 2 750 булды.+ 37  Болар очрашу чатырында хезмәт иткән коһатлылар булды. Муса һәм Һарун аларны Йәһвәнең Муса аша биргән боерыгы буенча санап чыктылар.+ 38  Алар гаиләләре һәм нәселләре буенча Гирсән+ улларын санап чыктылар. 39  Алар очрашу чатырында хезмәткә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган гирсәнлеләрнең барысын исемлеккә керттеләр. 40  Гаиләләре һәм нәселләре буенча исемлеккә кертелгәннәрнең тулы саны 2 630 булды.+ 41  Болар очрашу чатырында хезмәт иткән Гирсән уллары булды. Муса белән Һарун аларны Йәһвә боерыгы буенча санап чыктылар.+ 42  Алар Мерари улларын аларның гаиләләре һәм нәселләре буенча санап чыктылар. 43  Алар очрашу чатырында хезмәткә билгеләнгән 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге мерарилыларның барысын исемлеккә керттеләр.+ 44  Гаиләләре буенча исемлеккә кертелгәннәрнең тулы саны 3 200 булды.+ 45  Болар очрашу чатырында хезмәт иткән Мерари уллары булды. Муса һәм Һарун аларны Йәһвәнең Муса аша биргән боерыгы буенча санап чыктылар.+ 46  Муса белән Һарун һәм Исраи́л башлыклары барлык шушы ле́вилеләрне, аларның гаиләләре буенча һәм нәселләре буенча, исемлеккә керттеләр. 47  Алар 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге ир-атлар иде, һәм барысы очрашу чатыры белән бәйле хезмәткә һәм йөкләр күчереп йөртергә билгеләнгән иде.+ 48  Аларның исемлеккә кертелгән тулы саны 8 580 булды.+ 49  Алар һәрберсе билгеләнгән хезмәте һәм йөге буенча, Йәһвә Муса аша кушканча, исемлеккә кертелде. Аларны, Йәһвә Мусага боерганча, санап чыктылар.

Искәрмәләр

Яки «майлы көлдән», ягъни корбаннарның мае сеңгән көлдән.
Ягъни берәр кешене хезмәткә билгеләгәндә кулланылган май.

Искәрмәләр

Медиаматериал