Саннар 7:1—89

 Муса изге чатырны корып бетергән көнне+ аны һәм аның барлык җиһазларын, мәзбәхне һәм аның бөтен кирәк-яракларын майлап+ изгеләндерде.+ Ул бу нәрсәләрне майлап изгеләндергәч,+  Исраилнең башлыклары+ — үз нәселләренең башлары бүләк китерде. Халык исәбен алу белән җитәкчелек иткән бу кабилә башлыклары  Йәһвә алдына үз бүләкләрен: каплаулы 6 арба һәм 12 үгез (2 башлыктан 1 арба һәм һәрберсеннән берәр үгез) алып килде. Алар боларны изге чатыр алдына китерде.  Йәһвә Мусага болай диде:  «Алардан бу нәрсәләрне кабул ит, чөнки болар очрашу чатырындагы хезмәттә кулланылыр, һәм син аларны ле́вилеләргә бир, һәрберсенә вазифасына карап тапшыр».  Шунда Муса арбаларны һәм үгезләрне алып, ле́вилеләргә бирде.  2 арбаны һәм 4 үгезне ул Гирсә́н улларына бирде. Аларга, үз вазифаларын үтәр өчен,+ шул хәтле кирәк иде.  4 арбаны һәм 8 үгезне ул Мерари́ улларына бирде. Аларга рухани Һарунның улы Итама́р җитәкчелегендә үз вазифаларын үтәр өчен шул хәтле кирәк иде.+  Ләкин Коһа́т улларына ул бернәрсә бирмәде, чөнки аларның вазифалары изге урында+ кулланылган әйберләрне үз җилкәләрендә күчереп йөртү иде.+ 10  Мәзбәх багышланганда,+ аны майлаган көнне башлыклар үз бүләкләрен алып килде. Башлыклар үз бүләкләрен мәзбәх алдына китергәч, 11  Йәһвә Мусага болай диде: «Мәзбәх багышланган вакытта көн саен бер башлык үз бүләген китерсен». 12  Беренче көнне үз бүләген Яһүд кабиләсеннән Аминада́б улы Наһшу́н+ китерде. 13  Аның бүләге мондый булды: изге урынның шәкыле*+ белән 130 шәкыл* авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 14  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 15  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 16  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 17  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Аминадаб улы Наһшунның+ бүләге булды. 18  Икенче көнне үз бүләген Иссаха́р кабиләсенең башлыгы Суа́р улы Нитани́л+ китерде. 19  Аның бүләге мондый булды: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 20  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 21  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 22  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 23  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Суар улы Нитанилнең бүләге булды. 24  Өченче көнне Зәбулу́н улларының башлыгы Хилу́н улы Илиа́б+ 25  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 26  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 27  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 28  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 29  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Хилун улы Илиабның+ бүләге булды. 30  Дүртенче көнне Руби́н улларының башлыгы Шеду́р улы Илису́р+ 31  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 32  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 33  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 34  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 35  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Шедур улы Илисурның+ бүләге булды. 36  Бишенче көнне Шимо́н улларының башлыгы Суришадда́й улы Шәлумии́л+ 37  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 38  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 39  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 40  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 41  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Суришаддай улы Шәлумиилнең+ бүләге булды. 42  Алтынчы көнне Гәд улларының башлыгы Дәи́л улы Ильяса́ф+ 43  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 44  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 45  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 46  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 47  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Дәил улы Ильясафның+ бүләге булды. 48  Җиденче көнне Ифраи́м улларының башлыгы Амиһү́д улы Илишама́+ 49  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 50  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 51  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 52  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 53  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Амиһүд улы Илишаманың+ бүләге булды. 54  Сигезенче көнне Манашше́ улларының башлыгы Фәдхәсу́р улы Гамәлии́л+ 55  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 56  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 57  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 58  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 59  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Фәдхәсур улы Гамәлиилнең+ бүләге булды. 60  Тугызынчы көнне Биньями́н улларының башлыгы+ Гыйдәни́ улы Абида́н+ 61  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 62  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 63  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 64  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 65  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Гыйдәни улы Абиданның+ бүләге булды. 66  Унынчы көнне Дан улларының башлыгы Амишадда́й улы Әхиязә́р+ 67  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 68  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 69  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 70  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 71  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Амишаддай улы Әхиязәрнең+ бүләге булды. 72  Унберенче көнне Әши́р улларының башлыгы Өхрә́н улы Фагы́йл+ 73  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 74  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 75  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 76  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 77  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Өхрән улы Фагыйлның+ бүләге булды. 78  Уникенче көнне Нәфтәли́ улларының башлыгы Ина́н улы Ахира́+ 79  үз бүләген китерде: изге урынның шәкыле+ белән 130 шәкыл авырлыгында 1 зур көмеш тәлинкә һәм 70 шәкыл авырлыгында 1 көмеш табак, аларга икмәк бүләге китерү өчен май кушылган иң яхшы он тутырылган иде;+ 80  тутырып фимиам салынган 10 шәкыл авырлыгында 1 алтын касә; 81  яндыру корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь үгез, 1 сарык тәкәсе һәм бер яшьлек сарык тәкәсе; 82  гөнаһ йолу корбаны+ итеп китереләсе 1 яшь кәҗә 83  һәм татулык корбаны+ итеп китереләсе 2 үгез, 5 сарык тәкәсе, 5 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 5 сарык тәкәсе. Болар Инан улы Ахираның+ бүләге булды. 84  Мәзбәх багышланганда,+ ул майланган вакытта, Исраи́л башлыклары китергән бүләкләр мондый булды: 12 зур көмеш тәлинкә, 12 көмеш табак, 12 алтын касә;+ 85  һәр зур көмеш тәлинкәнең авырлыгы 130 шәкыл һәм һәр көмеш табакның авырлыгы 70 шәкыл иде, бу көмеш савытларның авырлыгы изге урынның шәкыле+ белән 2 400 шәкыл булды; 86  фимиам тулы 12 алтын касәнең һәрберсе изге урынның шәкыле белән 10 шәкыл иде, бу алтын касәләрнең авырлыгы 120 шәкыл булды. 87  Яндыру корбаны китерер өчен 12 үгез, 12 сарык тәкәсе, бер яшьлек 12 сарык тәкәсе һәм алар белән бергә икмәк бүләкләре, шулай ук гөнаһ йолу корбаны китерер өчен 12 яшь кәҗә булды; 88  татулык корбаны итеп китереләсе хайваннар: 24 үгез, 60 сарык тәкәсе, 60 кәҗә тәкәсе һәм бер яшьлек 60 сарык тәкәсе. Болар — мәзбәх багышланганда,+ ул майланганнан соң+ китерелгән бүләкләр. 89  Муса, очрашу чатырына Аллаһы* белән сөйләшергә кергәндә,+ шаһитлек сандыгының капкачы өстеннән,+ ике керубим арасыннан,+ үзенә эндәшүче тавышны ишетә иде. Һәм Аллаһы аның белән сөйләшә иде.

Искәрмәләр

Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «аның».

Искәрмәләр

Медиаматериал