Саннар 8:1—26

 Йәһвә Мусага болай диде:  «Һарунга әйт: „Син шәмдәлнең яктырткычларын яндырганда, бу җиде яктырткыч аның алдындагы урынны яктыртсын“».+  Һарун шулай эшләде дә: ул, нәкъ Йәһвә Мусага әмер биргәнчә, шәмдәлнең яктырткычларын шәмдәл+ алдындагы урынны яктыртсыннар өчен яндырды.  Шәмдәл болай эшләнгән иде: ул алтыннан чүкеп ясалган, кәүсәсеннән алып чәчәкләренә кадәр чүкеп ясалган иде.+ Шәмдәл Йәһвәнең Мусага күрсәткән күренеше буенча эшләнгән иде.+  Йәһвә Мусага кабат болай дип әйтте:  «Исраиллеләр арасыннан ле́вилеләрне алып, аларны чистарт.+  Аларны болай итеп чистарт: аларга гөнаһтан чистартучы су бөрке, һәм алар тәннәрендәге бөтен чәч-йонын кырырга, киемнәрен юарга һәм чистарынырга тиеш.+  Аннары алар яшь үгез+ һәм аның белән бергә икмәк бүләге+ — май кушылган иң яхшы он алсын, ә син гөнаһ йолу корбаны+ итеп икенче яшь үгезне ал.  Ле́вилеләрне очрашу чатыры алдына алып кил һәм исраиллеләрнең бөтен җәмгыятен җый.+ 10  Син ле́вилеләрне Йәһвә алдына китергәч, исраиллеләр алар өстенә кулларын куйсын.+ 11  Һәм Һарун Йәһвә алдында ле́вилеләрне исраиллеләрнең селкетү бүләге+ итеп китерергә* тиеш, һәм алар Йәһвәгә хезмәтләрен үтәсеннәр.+ 12  Аннары ле́вилеләр кулларын үгезләрнең башларына куйсын+ һәм, үзләрен йолып алыр өчен,+ берсен гөнаһ йолу корбаны итеп, ә икенчесен яндыру корбаны итеп Йәһвәгә китерсен. 13  Аннары ле́вилеләрне Һарун белән аның уллары алдына бастыр һәм аларны Йәһвәгә селкетү бүләге итеп китер. 14  Син ле́вилеләрне исраиллеләрдән аерып куярга тиеш, ле́вилеләр минеке булсын.+ 15  Шуннан соң ле́вилеләр очрашу чатыры янында хезмәт итә башласын. Менә шулай итеп син аларны чистартырга һәм селкетү бүләге итеп китерергә тиеш. 16  Чөнки алар исраиллеләр арасыннан миңа бирелә. Мин аларны үземә исраиллеләрнең бөтен беренче балалары урынына алам.+ 17  Чөнки исраиллеләрнең һәр беренче баласы — кеше баласы да, хайванныкы да — минеке.+ Мин аларны үземә Мисыр җирендә һәр беренче баланы үтергән көнне изгеләндердем.+ 18  Мин ле́вилеләрне исраиллеләрнең бөтен беренче балалары урынына алам. 19  Мин исраиллеләр арасыннан ле́вилеләрне Һарун белән аның улларына бирәм. Исраиллеләр изге урынга якынлашып гөнаһ кылмасын өчен һәм шулай итеп берәр бәлагә дучар булмасын өчен,+ ле́вилеләр очрашу чатыры янында исраиллеләр хакына хезмәтләрен үтәсен+ һәм аларны йолып алсын». 20  Муса, Һарун һәм исраиллеләрнең бөтен җәмгыяте ле́вилеләр белән шулай эшләде дә. Йәһвә Мусага ле́вилеләр белән нәрсә эшләргә кушкан булса, исраиллеләр алар белән шуны эшләде. 21  Ле́вилеләр үзләрен сафландырып, киемнәрен юганнан соң,+ Һарун аларны Йәһвә алдында селкетү бүләге итеп китерде.+ Аннары ул аларны, чистартыр өчен, йолып алды.+ 22  Шуннан соң ле́вилеләр очрашу чатыры янында Һарун һәм аның уллары алдында үз хезмәтләрен үти башлады. Йәһвә Мусага ле́вилеләр турында ни кушкан булса, алар шуны эшләде. 23  Йәһвә Мусага болай диде: 24  «Ле́вилеләр турында күрсәтмә мондый: 25 яшь һәм аннан олырак яшьтәге ле́виле очрашу чатырында хезмәт итүчеләр белән бергә хезмәт итсен. 25  Ләкин 50 яшь тулгач, ул хезмәт итүдән туктасын һәм бүтән хезмәт итмәсен. 26  Ул очрашу чатырында үз бурычларын үтәгән кардәшләренә ярдәм итә ала, ләкин анда хезмәт үтәмәсен. Менә шулай итеп син ле́вилеләрне һәм аларның хезмәтләрен оештырырга тиеш».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «селкетергә», ягъни алга-артка хәрәкәт иттерергә.

Искәрмәләр

Медиаматериал