Саннар 9:1—23

 Исраиллеләрнең Мисыр җиреннән чыгуының икенче елында, беренче айда+ Йәһвә Синай чүлендә Мусага болай диде:  «Исраиллеләр билгеләнгән вакытта+ Паса́х корбанын+ әзерләсен.  Сез аны бу айның 14 нче көнендә кичке эңгер-меңгердә,* билгеләнгән вакытта әзерләгез. Аны бөтен кагыйдәләре һәм урнаштырылган тәртибе буенча әзерләгез».+  Муса исраиллеләргә Пасах корбанын әзерләргә кушты.  Шунда алар беренче айның 14 нче көнендә эңгер-меңгер вакытта* Синай чүлендә Пасах корбанын әзерләде. Исраиллеләр Йәһвә Мусага кушканнарның барысын эшләде.  Кайберәүләр, мәеткә кагылудан* нәҗес булганга,+ ул көнне Пасах корбанын әзерли алмады. Шуңа күрә алар ул көнне Муса һәм Һарун янына килеп,+  аңа болай диделәр: «Без мәеткә кагылганга* нәҗес. Шулай да ни өчен без башка исраиллеләр белән бергә Йәһвәгә билгеләнгән вакытта корбан китерми калырга тиеш?»+  Моңа Муса болай диде: «Шунда көтеп торыгыз, ә мин Йәһвәнең сезнең турында нәрсә әйтәсен белермен».+  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: 10  «Исраиллеләргә әйт: „Сезнең арагыздан яки булачак токымнарыгыздан берәр кеше мәеткә кагылудан* нәҗес булып китсә+ я ерак сәяхәткә киткән булса, ул барыбер Йәһвәгә Пасах корбанын әзерләргә тиеш. 11  Алар аны икенче айның+ 14 нче көнендә, эңгер-меңгер вакытта* әзерләсен. Алар аны төче икмәк һәм ачы үләннәр белән бергә ашасын.+ 12  Аның бернәрсәсен дә иртәнгә кадәр калдырмасын+ һәм бер сөяген дә сындырмасын,+ аны Пасах турындагы бар кагыйдәләр буенча әзерләсен. 13  Әмма кеше саф булса һәм юлда булмаса, ә Пасах корбанын әзерләмәсә, ул кеше* үз халкыннан юк ителергә тиеш,+ чөнки ул Йәһвәгә билгеләнгән вакытта корбан китермәде. Ул кеше үз гөнаһы өчен җавап бирсен. 14  Әгәр берәр килмешәк сезнең белән яшәсә, ул да Йәһвәгә Пасах корбанын әзерләсен.+ Ул моны Пасах кагыйдәсе һәм урнаштырылган тәртибе буенча эшләсен.+ Сезнең өчен дә, килмешәк өчен дә бер кагыйдә булсын“».+ 15  Изге чатыр урнаштырылган көнне+ аны, шаһитлек чатырын, болыт каплады, ә кичен ут сыман нәрсә пәйда булып, чатыр өстендә иртәнгә кадәр калды.+ 16  Шулай итеп, көндез аны болыт, ә кичен ут күренеше каплый торган булды.+ 17  Болыт чатырдан күтәрелү белән үк, исраиллеләр юлга кузгалды,+ ә болыт тукталган урында алар чатырларын корды.+ 18  Йәһвәнең кушуы буенча исраиллеләр юлга чыкты һәм Йәһвәнең кушуы буенча туктап, чатырларын корды.+ Болыт чатыр өстендә булганда, алар тукталу урынында калды. 19  Болыт чатыр өстендә күп көннәр торганда, исраиллеләр, Йәһвәгә буйсынып, юлга чыкмады.+ 20  Кайвакыт болыт чатыр өстендә берничә көн торды. Йәһвәнең кушуы буенча алар тукталу урынында калды, һәм Йәһвәнең кушуы буенча алар юлга кузгалды. 21  Кайчак болыт чатыр өстендә кичтән алып иртәнгә кадәр генә калды, һәм иртән болыт күтәрелгәч, алар кузгалды. Болыт кайчан гына күтәрелмәсен — көндезме я төнләме — алар юлга чыкты.+ 22  Болыт чатыр өстендә күпме торса — ике көнме, бер аймы я озагракмы — исраиллеләр шул кадәр тукталу урынында калды һәм юлга чыкмады. Ә ул күтәрелгәч, алар юлга кузгалды. 23  Йәһвәнең кушуы буенча алар туктап, чатырларын корды, һәм Йәһвәнең кушуы буенча алар юлга чыкты. Алар Йәһвәнең Муса аша биргән боерыгын үтәп, Йәһвәгә буйсынды.

Искәрмәләр

Яки «кеше җаны аркасында».
Яки «кеше җаны аркасында».
Яки «җан аркасында».
Яки «җан».

Искәрмәләр

Медиаматериал