Сафуния 1:1—18

1  Амо́н+ улы Йошиянең+ — Яһүд патшасының көннәрендә Йәһвәнең Куши́ улы Сафуниягә* (Куши Гәдалинең, Гәдали́ Әмәринең, Әмәри́ Һизәкыянең улы иде) җиткергән сүзе.  «Мин җир йөзеннән бар нәрсәне тулысынча себереп ташлармын»,— дип игълан итә Йәһвә.+  «Мин кешене дә, хайванны да себереп ташлармын. Мин күкләрдәге кошларны һәм диңгездәге балыкларны,+Абыну ташларын*+ һәм явызларны себереп ташлармын. Мин җир йөзеннән кешеләрне юк итәрмен»,— дип игълан итә Йәһвә.  «Мин кулымны Яһүд җиренә каршыҺәм Иерусалимдагы бар яшәүчеләргә каршы сузармын. Мин бу урында Багалның эзен дә калдырмам,+Каһиннәрнең* исемнәрен руханилар белән бергә юкка чыгарырмын.+  Түбәләрдә күкләр гаскәренә сәҗдә кылучыларны,+Йәһвәгә тугры булырга ант иткән+Һәм шул ук вакыт Мәлкамгә дә тугры булырга ант биргән+ сәҗдә кылучыларны һәлак итәрмен.  Шулай ук Йәһвәдән читкә киткәннәрне,+Йәһвәне эзләмәгән һәм аңа мөрәҗәгать итмәгән кешеләрне юк итәрмен».+  Аллаһы Тәгалә Йәһвә алдында дәшмәгез, чөнки Йәһвә көне якын.+ Йәһвә корбан әзерләде. Ул үзе чакырганнарны изгеләндерде.  «Мин, Йәһвә, үзем корбан китергән көнне мирзаларны,Патша улларын+ һәм чит халык киемнәрен киеп йөргән һәркемне җавапка тартырмын.  Шул көнне мин басмага* менгән һәркемне,Хуҗасының йортын җәбер-золым һәм ялган белән тутырган кешене җавапка тартырмын. 10  Шул көнне,— дип игълан итә Йәһвә,—Балык капкасыннан+ — ачы тавыш,Шәһәрнең яңа өлешеннән+ — елау тавышыҺәм калкулыклардан дөбердәгән каты тавыш ишетелер. 11  Мәктештә* яшәүчеләр, үкереп елагыз,Чөнки бар сәүдәгәрләр юк ителде. Көмеш үлчәп бирүчеләрнең барысы һәлак ителде. 12  Ул вакытта мин Иерусалимны яктырткычлар белән җентекләп тикшереп чыгармын,Һәм үз күңелләреннән: „Йәһвә яхшылык та, яманлык та кылмас“,— дип әйтүчеҮз-үзләреннән канәгать кешеләрне* җавапка тартырмын.+ 13  Аларның байлыгы таланыр, йортлары буш калыр.+ Йортлар төзесәләр дә, аларда яшәмәсләр. Йөзем бакчалары утыртсалар да, шәрабын эчмәсләр.+ 14  Йәһвәнең бөек көне якын!+ Ул якын һәм зур тизлек белән якынлаша!+ Йәһвә көненең тавышы ачы.+ Шунда гаскәри дә өметсезлектән кычкырыр.+ 15  Бу көн — ярсу көне,+Газап һәм кайгы-хәсрәт көне,+Давыл һәм тар-мар итү көне,Караңгылык һәм куе караңгылык көне,+Болытлар һәм дөм караңгылык көне,+ 16  Ныгытылган шәһәрләргә һәм биек почмак манараларына каршы+Сугышка чакыру тавышы һәм быргы тавышы көне.+ 17  Мин кешеләрне газапка дучар итәрмен,Алар сукырлар кебек йөрер,+Чөнки Йәһвәгә каршы гөнаһ кылдылар.+ Аларның каны — аяк астындагы тузан шикелле,Ә гәүдәләре* тизәк сыман булыр.+ 18  Йәһвәнең ярсу көнендә аларны көмеш тә, алтын да коткара алмас.+ Аның ашкынуының ялкыны бөтен җирне йотар бит,+Чөнки ул җир йөзендә яшәүче бар кешене юк итәр, һәм бу коточкыч булыр».+

Искәрмәләр

Мәгъ. «Йәһвә яшерде (саклап калды)».
Күрәсең, потларга табыну белән бәйле әйберләр яки эшләр.
Каһин — мәҗүсиләрдә рухани, жрец.
Күрәсең, патша тәхете торган күтәренке урын.
Күрәсең, Иерусалимның Балык капкасы янындагы бер өлеше.
Сүзгә-сүз «Үз утырмаларына кереп баткан кешеләрне», ягъни шәраб мичкәсендәге утырма.
Сүзгә-сүз «эчәкләре».

Искәрмәләр

Медиаматериал