Сафуния 3:1—20

3  Фетнәче, нәҗес, җәберләүче шәһәргә кайгы!+  Аның һич тә тыңлыйсы килмәде,+ ул бер төзәтүне дә кабул итмәде.+ Ул Йәһвәгә таянмады,+ үз Аллаһысына якынлашмады.+  Аның мирзалары — үкерүче арысланнар.+ Хөкемчеләре — төнлә йөрүче бүреләр. Алар таңга кадәр хәтта кимерерлек бер сөяк тә калдырмый.  Аның пәйгамбәрләре — дорфа, мәкерле кешеләр.+ Руханилары изге нәрсәләрне нәҗесли.+ Алар канунны боза.+  Йәһвә гадел* һәм шул шәһәрдә яши.+ Ул һич тә явызлык кылмый. Һәр иртә ул үз хөкемнәрен билгеле итә,+Алар таң ату кебек үзгәрмәүчән. Әмма гаделсезлек кылучы оят белми.+  «Мин халыкларны һәлак иттем. Аларның почмак манаралары ташландык хәлдә. Мин аларның урамнарын буш иттем, берәү дә алар буйлап үтми. Шәһәрләре җимерек, анда кеше дә, һичнинди яшәүче дә юк.+  Мин аны бар бу гөнаһлары өчен җавапка тартканда,*Аның яшәү урыны юк ителмәсен өчен:+ „Син миннән, һичшиксез, куркып торырсың һәм төзәтүне кабул итәрсең“+,— дигән идем. Ләкин аларның барысы күпкә теләбрәк кабахәтлек кылды.+  „Шуңа күрә, мин талар өчен* күтәрелгән көнгә кадәрМине көтеп торыгыз*+,— дип әйтә Йәһвә,—Чөнки минем хөкем карарым — халыкларны җыю, патшалыкларны туплауҺәм өсләренә ярсуымны, бөтен көйдергеч ачуымны яудыру.+ Чөнки ашкынуымның ялкыны бөтен җирне йотар.+  Ул чакта мин халыкларның телен,Аларның барысы Йәһвә исемен чакырсын өченҺәм аңа иңгә-иң хезмәт итсен* өчен,+Саф телгә алмаштырырмын“. 10  Миннән ялваручылар — таралган халкым —Хәбәшстан елгалары өлкәсеннән миңа бүләк китерер.+ 11  Ул көнне син миңа каршы фетнә күтәрепБашкарган бар эшләрең аркасында оятка калмассың,+Чөнки ул чакта мин синең араңнан тәкәбберләнеп мактанучыларны алып ташлармын. Син изге тавымда бүтән беркайчан да тәкәбберләнеп тормассың.+ 12  Мин синең араңда басынкы һәм гади халыкка калырга рөхсәт итәрмен.+ Алар Йәһвә исемендә сыеныч табар. 13  Исраи́л халкыннан калган кешеләр+ гаделсезлек кылмас,+Алар ялганны сөйләмәс, мәкерле телле булмас. Алар тукланып йөрер һәм сузылып чирәмдә ятар; аларны һичкем куркытмас».+ 14  И кыз Сио́н, шатланып кычкыр! И Исраил, тантана белән аваз сал!+ И кыз Иерусалим, сөен һәм бөтен йөрәгең белән куан!+ 15  Йәһвә сиңа чыгарылган хөкемнәрне гамәлдән чыгарды.+ Дошманыңны куды.+ Исраил патшасы Йәһвә синең араңда.+ Бәла-казадан бүтән куркып тормассың.+ 16  Ул көнне Иерусалимга болай дип әйтерләр: «Курыкма, и Сион.+ Кулларың салынып төшмәсен. 17  Аллаһың Йәһвә синең араңда.+ Ул куәтле, ул коткарыр. Ул сиңа карап зур шатлык белән сөенер.+ Сиңа мәхәббәт күрсәткәндә, ул тынычлык* кичерер. Сиңа карап шатлыктан кычкырыр һәм куаныр. 18  Бәйрәмнәреңә килә алмаганга кайгырган кешеләрне бергә җыярмын.+ Алар чит илдә хурлык кичерде, шуңа күрә, и Сион, алар сиңа килә алмады.+ 19  Ул вакытта мин бар җәберләүчеләреңә каршы эш итәрмен,+Аксакларны коткарырмын,+Таралганны бергә җыярмын.+ Мин аларны хурлык кичергән бар илләрендәМактаулы, исем казанган кешеләр итәрмен. 20  Шул чакта мин сезне кире кайтарырмын,Әйе, шунда сезне бергә җыярмын. Күз алдыгызда халкыгызны әсирлектән кайтаргач,+Мин сезне җир йөзендәге бар халыклар арасында исем казанган һәм мактаулы кешеләр итәрмен»+,— ди Йәһвә.

Искәрмәләр

Яки «тәкъва».
Яки «җәза биргәндә».
Я, бәлки, «шаһит булып».
Яки «сабырлык белән көтегез».
Яки «бердәмлектә гыйбадәт кылсын».
Яки «җиңеллек; кәнагатьлек».

Искәрмәләр

Медиаматериал