Филимунга 1:1—25

1  Бу хатны мин, Мәсих Гайсә хакына төрмәдә утыручы Пау́л,+ кардәшебез Тимути́+ белән бергә язам. Хатны кадерле хезмәттәшебез Филимунга,  шулай ук апа-кардәшебез Әпфиягә, көрәштәшебез Әрхипкә+ һәм Филиму́н йортында җыела торган җыелышка юллыйм.+  Күктәге Атабыз Аллаһыдан һәм Хуҗабыз Гайсә Мәсихтән юмарт игелек һәм тынычлык сезгә.  Сине догаларымда искә алганда, Аллаһыга һәрвакыт рәхмәт укыйм,+  чөнки Хуҗабыз Гайсәгә һәм бар изгеләргә карата булган мәхәббәтең һәм иманың турында ишетеп торам.  Без Мәсих аша күп яхшы нәрсәгә ия булдык, һәм моны танырга сине башкалар белән уртаклашкан иманың этәрсен дип дога кылам.  Синең мәхәббәтең турында ишетү мине бик куандырды һәм миңа юаныч китерде, чөнки синең аша, кардәшем, изгеләрнең назлы хисләре яңарып китте.  Нәкъ шул сәбәп аркасында минем, Мәсихнең рәсүле буларак, сиңа тиешле нәрсәләрне башкарырга боерып турыдан-туры әйтергә зур хакимлегем булса да,  мин, Паул үзем, олы яшьтәге кеше, ә хәзер өстәвенә Мәсих Гайсә хакына тоткын, сиңа, мәхәббәтеңне белеп, мөрәҗәгать итәргә булдым. 10  Сүзем Ани́симус+ турында. Мин төрмәдә богауланган килеш утырганда, ул миңа үз балам кебек булды, ә мин аңа рухи әти булып киттем.+ 11  Ул элек синең өчен файдасыз иде, ә хәзер синең өчен дә, минем өчен дә файдалы. 12  Мин аны, кадерле кешемне, кире синең яныңа җибәрәм. 13  Мин яхшы хәбәр хакына төрмәдә утырганда, ул миңа синең урыныңа хезмәт итеп торсын өчен, минем аны монда калдырасым килгән иде.+ 14  Әмма синең игелекле эшең мәҗбүриләп түгел, ә үз теләгең белән булсын өчен, синең ризалыгыңнан башка берни дә эшлисем килми.+ 15  Бәлки, шуңа күрә ул сине, синең белән гомергә булыр өчен, кыска гына вакытка калдырып торгандыр да. 16  Аны инде кол гына итеп түгел,+ ә кадерле, аеруча минем өчен кадерле, кардәш итеп кабул ит.+ Ул синең өчен, кол һәм мәсихче кардәш буларак, күпкә кадерлерәк булырга тиеш. 17  Шуңа күрә, мине үз дустың дип санасаң, аны ихлас күңелдән мине кабул иткәндәй кабул ит. 18  Ә инде аның аркасында берәр төрле зыян күргән булсаң, я ул сиңа бурычлы булса, мин кайтарырга тиеш дип сана. 19  Мин, Паул, үзем түләрмен дип үз кулым белән язам. Синең миңа хәтта үз тормышың белән бурычлы булуыңны әйтеп торасы да юк. 20  Әйе, кардәшем, без икебез дә Хуҗабызның шәкерте, шуңа күрә миңа ярдәм ит һәм, Мәсих шәкерте буларак, минем назлы хисләремне яңарт. 21  Үтенечемне үтәрсең дип ышанып язам һәм синең әйткәнемнән дә күбрәкне эшләячәгеңне беләм. 22  Миңа шулай ук тукталыр өчен берәр урын әзерләп куй, чөнки мин догаларыгыз ярдәмендә сезнең өчен азат ителеп кайтырмын дип өметләнәм.+ 23  Мәсих Гайсәгә иман итүе өчен минем белән бергә төрмәдә утыручы Ипафра́с,+ 24  шулай ук хезмәттәшләрем Марк, Ариста́рх,+ Дима́с+ һәм Лүк+ сиңа сәлам тапшыралар. 25  Сезгә чагылдырган рухыгыз өчен Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең юмарт игелеге күрсәтелсен.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал