Хабакук 3:1—19

3  Хабаку́к пәйгамбәрнең көенеп җырлаган догасы:  «И Йәһвә, мин синең турында хәбәр ишеттем. И Йәһвә, эшләрең миндә курку-хөрмәт уята. Шушы еллар эчендә* аларны җанландырып җибәр! Шушы еллар эчендә* аларны билгеле ит. Шау-шу чыкканда шәфкать күрсәтергә оныта күрмә.+  Аллаһы — Теманнан,Изге Аллаһы Пара́н тавыннан килде.+ (Села)* Аның мәһабәтлеге күкләрне каплады,+Аның даны җир йөзе буйлап җәелде.  Ул кояштай балкып торды.+ Аның кулыннан ике нур чәчелде;Кулында аның кодрәте яшерелгән иде.  Аның алдында — үләт,+Ә артыннан бизгәк бара иде.  Ул тукталды һәм җирне тетрәтте.+ Карашыннан халыклар сискәнеп китте.+ Какшамас таулар җимерелеп төште,Борынгы калкулыклар җиргә кадәр иелде.+ Элек-электән аның сукмаклары шундый.  Мин Куша́н чатырларындагы бәла-казаны күрдем. Мидья́н җирендә чатырларның тукымасы калтырап торды.+  И Йәһвә, ачуың елгаларга каршымы,Елгаларга каршымы янып тора? Я ярсуың диңгезгә каршымы?+ Чөнки син атларыңа атландың.+ Сугыш арбаларың җиңүләргә китерде.+  Син җәяңне чыгардың һәм әзерләдең. Таякларны* ант биреп билгеләдең.* (Села) Җирне елгалар белән бүлдең. 10  Таулар сине күргәч авыртудан бөгелде,+Коеп яңгыр явып үтте. Тирәндәге сулар үкереп җибәрде,+Үз кулларын югары күтәрде. 11  Кояш белән ай биектәге яшәү урыннарында торып калды.+ Очкан укларың яктылык кебек.+ Сөңгең яшендәй ялтырап торды. 12  Син ачу белән җир йөзе буйлап үттең,Ярсып халыкларны таптадың.* 13  Син үз халкыңны азат итәр өчен, үз майланган затыңны коткарыр өчен чыктың,Явызның йортындагы башлыкны тар-мар иттең. Йорты нигезеннән түбәсенә кадәр фаш ителде. (Села) 14  Мине таратыр өчен һөҗүм иткән аның сугышчыларының башларынСин үз кораллары белән чәнчедең. Алар яшерен урыннан мескенгә ташланып, аны йотарга шат булды. 15  Син диңгезне, котырынкы зур суларныАтларың белән таптап үттең. 16  Мин ишеттем, һәм күңелем дулкынланып китте. Бу хәбәрдән иреннәрем дерелди башлады,Сөякләремә черек керде.+ Аякларым калтырый башлады. Әмма мин кайгы-хәсрәт көнен тыныч кына көтәрмен,+Чөнки ул үзебезгә һөҗүм итүче халыкка ябырылыр. 17  Хәтта инҗир агачы чәчәк атмаса даҺәм йөзем ботакларында җимешләр булмаса да,Хәтта зәйтүн агачлары уңыш бирмәсә дәҺәм кырлар ризык булдырмаса да,Хәтта вак терлек утарда калмаса даҺәм эре терлек киртә абзарларда булмаса да, 18  Мин барыбер Йәһвәдә сөенеч табармын,Мин Коткаручы Аллаһымда шатланырмын.+ 19  Аллаһы Тәгалә Йәһвә — минем кодрәтем.+ Ул аякларымны боланныкы шикелле җитез итәрҺәм мине биек урыннарда йөртер».+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Безнең көннәрдә».
Я, бәлки, «Безнең көннәрдә».
Я, бәлки, «Укларны».
Я, бәлки, «Кабиләләр антлары әйтелде».
Сүзгә-сүз «ашлык суккандай суктың».

Искәрмәләр

Медиаматериал