Хакимнәр 1:1—36

1  Йошуа́ үлгәннән соң+ исраиллеләр Йәһвәдән: «Кайсыбыз беренче булып кәнганлыларга каршы сугышырга барсын?» — дип сорады.+  Йәһвә: «Яһүд кабиләсе барсын!+ Менә мин җирне алар кулына бирәм»*,— дип җавап бирде.  Шунда Яһүд үз абыйсы Шимонга: «Әйдә минем белән миңа билгеләнгән җиргә барып,+ кәнганлыларга каршы сугышыйк. Аннары мин синең билгеләнгән җиреңә сиңа ярдәмгә килермен»,— диде. Шунда Шимо́н аның белән китте.  Яһүд кабиләсе сугышка киткәч, Йәһвә кәнганлыларны һәм пәризлеләрне аларның кулына бирде,+ һәм алар Бәзектә 10 000 кешене юк итте.  Алар Бәзектә Адонибәзе́к белән очрашып, шунда аның белән сугышты һәм кәнганлылар+ белән пәризлеләрне+ җиңде.  Адонибәзек качкач, алар аны куа китте һәм аны тотып алып, кул-аякларының баш бармакларын чабып өзде.  Шунда Адонибәзек болай диде: «Кул-аякларының баш бармаклары чабып алынган 70 патша минем өстәл астында ризык чүпли. Үзем ничек эшләгән булсам, Аллаһы миңа нәкъ шулай кайтарды». Шуннан соң аны Иерусалимга китерделәр,+ һәм ул шунда үлде.  Моннан тыш, Яһүд кешеләре Иерусалимга+ каршы сугышып, аны яулап алды. Алар аны кылычтан кичерде һәм шәһәрне яндырды.  Аннары Яһүд кешеләре таулы җирдә, Нәгебтә һәм Шәфелдә яшәгән кәнганлыларга каршы сугышырга төште.+ 10  Һәм Яһүд Хебрунда (Хебру́н элек Кырья́т-арба́ дип атала иде) яшәгән кәнганлыларга каршы чыкты һәм Шишә́й, Ахима́н һәм Талмайны юк итте.+ 11  Алар аннан Дәбирдә яшәүчеләргә каршы сугышырга китте.+ (Дәби́р элек Кырьят-сефе́р дип атала иде.)+ 12  Шунда Кәле́б:+ «Кырьят-сеферне җиңеп, аны басып алган кешегә мин кызым Әхсәне хатынлыкка бирәм»,— диде.+ 13  Аны Кәлебнең энесе Кына́з+ улы Өтнәи́л+ яулап алды. Шуңа күрә ул кызы Әхсәне аңа хатынлыкка бирде. 14  Иренең өенә киткәндә, Әхсә́ үз ирен атасыннан кыр сорарга өндәде. Аннары Әхсә ишәгеннән төште,* һәм Кәлеб аңардан: «Син нәрсә телисең?» — дип сорады. 15  Ул: «Миңа фатихаңны бирче. Син миңа көньякта* җир бирдең, миңа шулай ук Гөлләтмаимны* да бир»,— диде. Шулай итеп Кәлеб аңа Түбән Гөлләтне һәм Югары Гөлләтне бирде. 16  Муса каенатасының+ — кәйниленең токымнары+ Яһүд халкы белән финик пальмалары шәһәреннән+ Яһүд чүленә, Арадның+ көньягына килде. Алар анда барып, халык арасында яши башлады.+ 17  Ә Яһүд үз абыйсы Шимон белән китте, һәм алар кәнганлылар яшәгән Зефатка һөҗүм итеп, аны юк итте.+ Шуңа күрә алар шәһәрне Хорма́*+ дип атады. 18  Аннары Яһүд Га́за+ белән аның җирен, Ашкело́н+ белән аның җирен һәм Әкру́н+ белән аның җирен яулап алды. 19  Йәһвә Яһүд белән булды, һәм алар таулы җирне биләп алды, ләкин алар тигезлектә яшәүчеләрне куып чыгара алмады, чөнки тегеләрнең тимер чалгылы хәрби арбалары+ бар иде. 20  Алар Кәлебкә, Муса вәгъдә иткәнчә,+ Хебрунны бирде, һәм ул аннан Анакның өч улын куып чыгарды.+ 21  Ләкин биньяминлылар Иерусалимда яшәгән йәвүслеләрне куып чыгармады, шуңа күрә йәвүслеләр биньяминлылар белән Иерусалимда бүгенгә кадәр яши.+ 22  Ул арада Йосыф йорты+ Бәйтелгә каршы чыкты, һәм Йәһвә алар белән булды.+ 23  Йосыф йорты Бәйтелне күзәтә башлады (элек бу шәһәр Луз дип атала иде),+ 24  һәм күзәтүчеләр шәһәрдән чыккан кешене күреп алды. Алар аңа: «Безгә шәһәргә керү юлын күрсәтче, һәм без дә сиңа игелек* күрсәтербез»,— диде. 25  Шунда ул кеше аларга шәһәргә керү юлын күрсәтте, һәм алар шәһәрне кылычтан кичерделәр, ә ул кешене бөтен гаиләсе белән чыгарып җибәрделәр.+ 26  Ул кеше хитлеләр җиренә китеп, шунда шәһәр төзеде һәм аны Луз дип атады. Ул бүгенгә кадәр шулай атала. 27  Манашше́ Бәйтшеа́н белән Таганакны+ һәм аларга бәйле* шәһәрләрне, шулай ук халыклары һәм бәйле шәһәрләре белән бергә Дорны, Иблиямне һәм Мегиддоны биләп алмады.+ Кәнганлылар ул җирдә яшәүләрен дәвам итте. 28  Исраи́л көчәеп киткәч, алар кәнганлыларны мәҗбүри хезмәткә тартты,+ ләкин тулысынча куып чыгармады.+ 29  Ифраи́м да Газәрдә яшәгән кәнганлыларны куып чыгармады. Кәнганлылар Газәрдә алар арасында яшәвен дәвам итте.+ 30  Зәбулу́н Китрунда һәм Нәһәләлдә+ яшәүчеләрне куып чыгармады. Кәнганлылар мәҗбүри хезмәт башкарып, алар арасында яшәвен дәвам итте.+ 31  Әши́р Аккода яшәүчеләрне һәм Сидо́н,+ Ахла́б, Акзи́б,+ Хелба́, Афи́к+ һәм Рәхубта+ яшәүчеләрне куып чыгармады. 32  Шуңа күрә әширлеләр шул җирдә яшәүче кәнганлылар арасында яшәвен дәвам итте, чөнки аларны куып чыгармады. 33  Нәфтәли́ Бәйтшеме́ш һәм Бәйтанатта+ яшәүчеләрне куып чыгармады, ә шул җирдә яшәүче кәнганлылар арасында яшәвен дәвам итте.+ Бәйтшемеш һәм Бәйтанатта яшәүчеләр аларга мәҗбүри хезмәт итте. 34  Данлыларны исә аморлылар таулы җиргә кысрыклады, аларны тигезлеккә төшермәде.+ 35  Шуңа күрә аморлылар Һәри́ш тавында, Айало́н+ һәм Шагалбимда+ яши бирде. Ләкин Йосыф йортының көче арткач, аморлылар авыр хезмәткә тартылды. 36  Аморлылар җиренең чиге Акрабби́м битләвеннән+ һәм Силәдән өскә барды.

Искәрмәләр

Яки «бирдем».
Я, бәлки, «ишәккә атланган килеш кул чапты».
Яки «Нәгебтә».
Мәгъ. «сулыклар».
Мәгъ. «юк итү».
Сүзгә-сүз «тугры мәхәббәт».
Яки «аларның тирә-якларындагы».

Искәрмәләр

Медиаматериал