Хакимнәр 10:1—18

10  Әбумәли́к үлгәч, Исраилне коткару өчен Иссаха́р кабиләсеннән Дода́ оныгы, Пуя́ улы Тола́ күтәрелде.+ Ул Ифраимның таулы җирендә, Шамирда яши иде.  Ул Исраилне 23 ел хөкем итте. Аннары ул вафат булды, һәм аны Шамирда җирләделәр.  Аннан соң гиладлы Йәһи́р күтәрелде һәм Исраилне 22 ел хөкем итте.  Аның 30 ишәккә атланып йөргән 30 улы булды, һәм аларның Гиладта 30 шәһәре бар иде. Бу шәһәрләр бүгенгә кадәр Һабу́т-йәһир+ дип атала.  Аннары Йәһир вафат булды, һәм аны Камунда җирләделәр.  Исраиллеләр яңадан Йәһвә күзендә начар булганны эшли башлады+ һәм Багалларга,+ Ишта́р сыннарына, Ара́м* илаһларына, Сидо́н илаһларына, Моа́б илаһларына,+ амунлылар илаһларына+ һәм филистилеләр илаһларына+ хезмәт иттеләр. Алар Йәһвәне калдырды һәм аңа хезмәт итмәде.  Шунда Йәһвәнең Исраилгә ачуы кабынды, һәм ул аларны филистилеләр һәм амунлылар кулына бирде.*+  Ул елны алар исраиллеләрне тар-мар итте һәм бик каты җәберләде. Алар 18 ел буена Үрдүннең көнчыгыш ягында аморлыларның җирендә Гиладта яшәгән бөтен исраиллеләрне җәберләде.  Амунлылар Яһүд, Биньями́н һәм Ифраи́м кабиләләре белән сугышыр өчен дә Үрдүнне кичә иде. Исраи́л бик интекте. 10  Исраиллеләр Йәһвәгә: «Аллаһыбыз, без сиңа каршы гөнаһ эшләдек, чөнки без сине калдырып, Багалларга хезмәт иттек»+,— диеп, аңардан ярдәм сорады.+ 11  Әмма Йәһвә исраиллеләргә болай диде: «Мисыр,+ аморлылар,+ амунлылар, филистилеләр,+ 12  сидонлылар, Амалик һәм Мидьян сезне җәберләгәндә, мин сезне коткармадыммы? Сез мине чакыргач, мин сезне аларның кулыннан коткардым. 13  Ә сез мине калдырдыгыз һәм башка илаһларга хезмәт иттегез.+ Шуңа күрә мин сезне бүтән коткармаячакмын.+ 14  Үзегез сайлаган илаһларга барыгыз һәм алардан ярдәм сорагыз.+ Кайгы-хәсрәт кичергән чагыгызда сезне алар коткарсын».+ 15  Ләкин исраиллеләр Йәһвәгә: «Без гөнаһ кылдык. Безнең белән үзең дөрес дип тапканны эшлә. Тик безне бу көнне коткарчы»,— диделәр. 16  Шунда алар чит илаһлардан арынды һәм Йәһвәгә хезмәт итте,+ һәм аның җаны Исраилнең газапларына бүтән чыдый алмады.+ 17  Вакыт узу белән амунлылар,+ җыелып, Гиладта лагерь корып урнашты. Исраиллеләр дә бергә җыелып, Миспәдә чатырларын корды. 18  Гиладның халкы һәм мирзалары бер-берсенә әйтте: «Амунлыларга каршы сугышта безне кем җитәкләр?+ Шул кеше Гиладта яшәүчеләрнең бөтенесе өстеннән башлык булачак».

Искәрмәләр

Яки «Сурия».
Сүзгә-сүз «сатты».

Искәрмәләр

Медиаматериал